Журнал «Безнең мирас»

Разил Вәлиев татар музыкасының шәрыкъкә йөз тотарга тиешлеген әйтте

Татар музыкасы көнбатышка йөз тота, шәрыкъкә күз атсак яхшырак булачак дигән фикердә халык шагыйре Разил Вәлиев. Бу хакта ул Рәшит Ваһапов мәдәниятне үстерү фондының 2018 елны йомгаклау матбугат конференциясендә әйтте.
"ХХ гасыр башында безнең музыкабыз шәрыкъкә йөз тоткан. Тукайларыбыз шушы музыкада тәрбияләнгән. Бүген музыка юнәлешендә ялгышрак юнәлеш алдык", - ди Разил Вәлиев.
Разил Вәлиев "Үзгәреш җиле" фестиваленең дә көнбатыш үрнәгендә булганлыгын искәртеп үтте.
"Япония, кытай, корея, монгол музыкасының алга китүен күрәбез. Әмма бездә бу мәдәниятләрнең концертлары оештырылмый", - ди шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе.
Разил Вәлиев музыкаль мирасыбызны саклау юнәлешендә дәүләт югарылыгында эш баруын, милли музыка өлкәсендә концепция эшләнүен әйтте. Сыйфатлы эстрада музыкасы өлкәсендә зур эш башкарган Ваһапов фестивален оештыручыларга рәхмәтен җиткерде.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/20/177460/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру