Журнал «Безнең мирас»

Разил Вәлиев: “Кичә Яңа Татар бистәсе зиратында булдым. Анда кабер өстендә кабер!"

Казанда яңа татар зираты барлыкка киләчәк. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәьәләләр комитетының күчмә утырышында мәгълүм булды.


Комитет җитәкчесе Разил Вәлиев: “Мин кичә Яңа Татар бистәсе зиратында булдым. Анда кабер өстендә кабер, йөрерлек түгел. Джунглидагы төсле, бернинди тәртип юк. Ул зиратны киңәйтеп булмыймы? Нинди яңа зиратлар ачарга планлаштырыла?”- дигән сорауны Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллинга юллады.


“Әлегә кайда, нинди зират ачылачагын төгәл генә әйтә алмыйм, чөнки моның өчен җир мәйданнары эзләү бара. Буш җирләр табу кыен, хәзер Казанга якын территорияләрдәге җирләр карала”, - диде Гыйниятуллин.


Бөтендөнья татар конгрессы рәисе, депутат Ринат Закиров Яңа Татар бистәсе зиратын киңәйтү өчен җирләрне читтән эзләргә кирәкмәгәнлеген, аның янында буш урыннар булуын ассызыклады. “Әлеге зират янында гына бистә бар, кешеләр шунда йортлар сала. Бистәне күчереп, зиратны шулай киңәйтергә кирәк. Мондый мемориаль зираттан китәргә ярамый, анда танылган кешеләр җирләнгән. Бу зират кешечә эшләсен өчен, шәһәр хакимияте аны карарга тиеш”, - диде ул.


“Татар-информ”

Теги: Лилия Локманова

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру