Журнал «Безнең мирас»

Патриотик рухтагы әсәрләрнең миллилегенә дә игътибар итәргә кирәк - Айдар Фәйзрахманов

Патриотик темага багышланган музыкаль әсәрләргә республикакүләм конкурсына йомгак ясалды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте. Конкурска 46 әсәр тәкъдим ителгән. Комиссия алар арасыннан алты әсәрне сайлап алган.
«Патриотик эчтәлекле лирик җыр» номинациясендә III урында – С.Е.Мольковның «Казань, моя Казань» («Сюрприз») һәм А.Х. Салихованың «Изге җирем бөек Болгарым» («classic76») әсәрләре. «Патриотик эчтәлекле героик җыр» номинациясендә I урында – С.У Вәлидинең «Мәңгелек ут» («Шери»); II урында – А.Б. Софийскаяның «Тартар кошы сайрый» («Сингулярность»); III урында – Р.Я. Сәләховның «Гасырлар үткән Казан» («САЯР+») әсәрләре. «Маршлар (төрле башкаручылар, шул исәптән хәрби-тынлы оркестрлар өчен)» номинациясендә II урында – Я.В. Ореховның «Молодежь Татарстана» («Банда») әсәре. «Симфония әсәрләре» һәм «Бакыйлакка күчкән татар композиторларының патриотик темадагы җырларына заманча аранжировка» номинацияләре буенча призлы урыннар билгеләмәгән.


g231


Комиссия составында Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләре комитеты рәисе халык язучысы Разил Вәлиев, Татарстан Республика Министрлар Кабинетының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Вадим Дулат-Алеев, Татарстан Республика дәүләт җыр һәм бию ансамбленың сәнгать җитәкче Айрат Хәмитов, ансамбльнең баш хормейстеры Нияз Гәрәев, Татарстанның һәм Россиянең композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов һәм башкалар булган.


“Мондый бәйгеләрнең булуы бик әйбәт, - диде Айдар Фәйзрахманов “Татар-информ” хәбәрчесенә. - Комиссия әгъзаларыннан әсәрләрнең профессиональлегенә дә, миллилегенә дә игътибар ителүе соралуы да бик яхшы. Әлбәттә, аларның сәнгати дәрәҗәсен, никадәр камил булуын аңлау өчен сәхнәдән башкарылуын оештырасы иде. Әлегә сайлап алу гына булды. Арада Казанга багышланган әсәрләр дә, Тукай әсәрләре буенча да марш бар иде. Без аларның авторларын белмичә генә бәяләдек. Әсәрләрнең профессиональ дәрәҗәсенә карап фикер йөртсәк, Казан консерваториясендә белем алучы яшьләр актив катнашкандыр дип уйлыйм. Мондый бәйгеләрне бик хуплыйм”.


“Мондый конкурсның булуы шатлыклы хәл. Бүгенге көндә ул бик кирәк. Совет заманында пионер-комсомол чорында алар бар иде, үзгәртеп кору башлангач, бүтән яккарак китеп бардык. Безгә Россиянең, Татарстаныбызның көчле ил булуын күрсәткән патриотик рухтагы әсәрләр кирәк. Әлбәттә, бәйге булгач, кем ота, кемдер читтә кала. Иң мөһиме – халкыбыз, милләтебез өчен мондый әсәрләр кирәк”, диде Татарстанның халык артисты, Җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов.


“Татар-информ”

Теги: Рузилә Мөхәммәтова

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру