Журнал «Безнең мирас»

Милли мәгариф концепциясе 4 төп юнәлешне үз эченә ала

Бүген “Мәгариф” журналында Милли мәгариф концепциясен тормышка ашыруга багышланган түгәрәк өстәл утырышы үткәрелде. Әлеге җыелышның максаты – концепциянең төп мәсьәләләрен, максатларын ачу, аларны мәгълүмат чараларында чагылдыру. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов Татарстандагы Милли мәгариф үстерү концепциясенең төп 4 юнәлештә алып барылачагын белдерде.


“Мәгариф” журналы баш мөхәррире Сөмбел Таишева аңлатуынча, беренче тапкыр бу документ 1991 елда кабул ителгән. "Ниһаять, 25 ел узгач, 2016 елның август аенда Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары нигезендә 2030 елга кадәр милли мәгарифне үстерү концепциясе кабул ителде. Декабрь башына бу концепцияне тормышка ашыру өчен юл картасы да әзер булырга тиеш", - диде ул.


ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов әйтүенчә, чыннан да, туксанынчы елларда концепция эшләнгән була. “Ул вакытта бу концепция суверенитет дулкыны белән суверен мәгариф системасы концепциясе буларак әзерләнгән, ягъни ул мөстәкыйль мәгариф системасы концепциясе булган (1996 елда ул яңартылган). 1998 елда шулай ук Тарих институты тарафыннан доктрина әзерләнгән, ләкин алар билгеле бер күләмдә генә тормышка ашырылган”, - диде ул.


clipboard38


Илдар Мөхәммәтов аңлатуында бу 2000 елда Татарстан Республикасының төбәк канун системасы Федераль канун базасына туры китерелеп, үзгәртелү, яраклаштырылу белән бәйле булган. 2016 елда расланган яңа милли мәгариф үстерү концепциясе Федераль кануннарны һәм милли мәгариф системасы традицияләрен, булган тәҗрибәне исәпкә алып төзелгән.


ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары әйтүенчә, Татарстанда милли мәгариф концепциясе 4 төп юнәлешкә нигезләнеп тормышка ашырылачак.


Беренче юнәлеш мәгариф белән идарә итүне камилләштерү. “Монда берничә юнәлешне аерым атарга мөмкин. Беренчедән, без булган бөтен вазгыятьне белеп торырга, бик төзек мониторинг системасы булдырырга тиеш. Хәзер Дәүләт программасы кысаларында Фәннәр академиясе белән берлектә бу өлкәдә эш алып барыла. Безнең максат гомум системаны күзаллап, төгәл мәгълүматка ия булып, дөрес карарлар кабул итәрлек мәгълүматка ия булу. Икенче юнәшлеш шушы Милли мәгарифне тормышка ашыру өчен юл карталарын эчтәлекле итеп һәрбер районда булдыру. Без Республика дәрәҗәсендә документ кабул итеп тә, әгәр дә ул урыннарда тормышка ашырылмаса, район җитәкчелеге дәрәҗәсендә җәваплылык каралмаса, минемчә, аның әллә ни нәтиҗәсе дә булмас”, - диде Илдар Мөхәммәтов.


Икенче юнәлеш бүгенге көндә мәгариф оешмалары челтәрен, беренчедән, саклау, икенчедән, үстерү. “Милли мәктәпләр бетте инде ул дип безне халык бүгенге көндә никадәр тәнкыйтьләсә дә, алай дияргә ярамый. Без аны бетте дип йөреп кенә берни дә үзгәрмәячәк. Ә бит ул һаман да эшли, яши бирә. Мәсәлән, безнең 830 татар балалар бакчасы һәм 742 татар мәктәбе бар. Җәмәгатьчелекне аның эчтәлеге канәгатьләндерүе – ул башка мәсьәлә. Камиллекнең чиге юк. Беренчедән, безнең максат аларның саклап яшәтү, нәтиҗәлелеген, сыйфатын арттыру, эчтәлеген баету, икенче яктан, һичшиксез безнең инновацион һәм электрон мөмкинлекләр белән шушы мәктәпләрнең үзара элемтәсен тудырып, аларны камилләштерү”, - дип аңлатты Илдар Мөхәммәтов.


Өченче юнәлеш мәгариф системасының эчтәлеген баету. “Бүгенге көндә Россия күләмендә төрле концепцияләр эшләнә. Без бүген башлангыч мәктәпне тулысы белән яңа стандартларга күчердек. Төп мәктәпне күчерә барабыз (бүгенге көндә алтынчы сыйныфлар, киләсе елга җиденче сыйныфлар). Бүген стандартларга үзгәреш кертү турында сүз алып барыла. Ни рәвешле? Мәсәлән, математика, рус теле һәм рус әдәбияты буенча яңа концепция эшләнде һәм тормышка ашырыла. Нәкъ шул эшне без татар теле буенча да алып барырга тиеш”, - диде Илдар Мөхәммәтов.


Аның аңлатуынча, ТР Мәгариф министрлыгына татар теле укыту программалары грамматикага бик бай, шуңа күрә авыр дигән мөрәҗәгатьләр күп килеп ирешә. “Бу рус телле балалар өчен чыннан да шулай. Шуңа күрә татар телен укытуны яңа концепциягә салу – ул укыту программаларын яңадан күздән кичерергә кирәк дигән сүз. Бүгенге көндә татар теленнән үрнәк программалар эшләнгән. Алар сайтка эленде һәм киләчәктә Федераль реестрга да керер дигән өмет бар”, - диде Илдар Мөхәммәтов.


Аның әйтүенчә, бу иң әһәмиятле өч юнәлешләрнең берсе, чөнки ул укыту планнарына да бәйле. “Бары тик Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының җаваплы оешмалары белән бик нәтиҗәле һәм конструктив эш алып баруның нәтиҗәсендә генә мәктәпләрдә татар теленнән сәгатьләр санын һәм укыту планнарын саклап калырга мөмкин. Узган елларны төп мәктәп өчен Мәскәү тарафыннан мәктәп программалары эшләнде. Ул программаларда укыту планнары да каралган. Ни кызганыч, килгән беренче вариантта күп мәктәп өчен яраклы укыту планы юк иде. Без махсус Мәскәүгә барып, Татарстан Республикасында телләр законы бар, рус һәм татар теле тигез булырга тиеш дигән позицияне яклап, яраклы укыту планын булдыра алдык”, - дип сөйләде Илдар Мөхәммәтов.


Дүртенче юнәлеш ресурс тәэмин ителеш белән бәйле булачак. “Милли мәгарифнең күп кешесе – ул укытучы. Әгәр милли мәктәпкә чын педагоглар әзерләнмәсә, татар теле укытучылары дәресендә заманасына туры килердәй һәм нәтиҗәле технологияләр белән тәэмин ителмәсә, безнең эштән бернинди нәтиҗә булмаячак. Кадрлар мәсьәләсе безнең өчен әһәмиятле”, - диде ул.


Мәктәпләрне дәреслекләре белән тәэмин ителеш мәсьәләсендә килгәндә, Илдар Мөхәммәтов федераль исемлектә Татарстан Республикасыннан 64 дәреслек теркәлүен әйтте. “Бу барлык мәктәпләр (шул исәптән башка төбәкләр дә) бу дәреслекләрне үз укыту системасында аларны иркен куллана ала дигән сүз. Россияда башка бер халыкның да моның кадәр дәреслекләре юк. Бу бик зур тырышлык сорый торган эш. Киләсе елда февраль аенда бу исемлек үзгәрәчәк. Шушы безнең максат - исемлектә шушы 64 дәреслекне саклап калып, аңа тагын иллеләп-алтмышлап өстәмә дәреслек өстәү. Минемчә, киләсе елда федераль исемлеккә 120ләп безнең дәреслек керергә мөмкин”, - диде Илдар Мөхәммәтов.


Шулай ук ул югары уку йортлары, фәнни оешмалар һәм җәмәгатьчелек бу планны тормышка ашыруда үз өлешен кертер дигән өметтә булуын ассызыклады. “Безнең телебез, тарихыбыз тел һәм фән дәресләрендә генә сакланып калмый. Милли мәгарифне үстерә торган барлык чаралар безнең өчен бик әһәмиятле, чөнки бары тик шунда татар телен сакларга, үстерергә мөмкин”, - диде Илдар Мөхәммәтов.


“Татар-информ”

Теги: Гөлүзә Гыймадиева

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру