Журнал «Безнең мирас»

Мәскәүдә татар телен саклауга багышланган "түгәрәк өстәл" узачак

Иртәгә 21 декабрь көнне Мәскәүнең “Татар Штабы” клубы 18:30 сәгатьтә “Уртак фикер” проекты кысаларында уза торган “түгәрәк өстәлгә” чакыра. “Түгәрәк өстәл” татар телен саклау методлары һәм формаларына багышлана. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Мәскәү татарларының “Штаб”ы координаторы, меценат Рөстәм Ямалиев хәбәр итте.
“Без татар теле янында туган вазгыятькә бик борчылабыз, уйланабыз. Монда барган әңгәмәдән соң спикерлар белән уртак фикергә киләчәкбез. Беренче чиратта, татар студентларына ничек итеп татар телен кызыклы итеп ясарга, аңа ничек мәхәббәт уятырга икәнлеге турында фикер алышачакбыз. Татар егет-кызлары бер-берсенә карап, татарча сөйләшергә тиеш. Ана сөте белән кермәгәнне “Штаб” сөте белән кертергә җыенабыз”, - диде Рөстәм Ямалиев.
“Түгәрәк өстәл”нең спикеры сәясәт белгече Илшат Сәетов Мәскәү татарларының бергәләшеп аралашуын мөһим дип саный.
“Минемчә, Мәскәү татарларының даими рәвештә күрешеп торулары бик мөһим, чөнки мондагы татарлар ничә гасыр яшәсәләр дә, барыбер диаспора сыман. Мәскәүдә әле татарлыкны саклау механизмнары уйлап табылмаган дип саныйм", - диде ул.
“Мондый түгәрәк өстәлләрне уздыруга Татарстандагы татар теле вазгыяте дә тәэсир итә. Татарстанда татар теле мәҗбүри булганда өметләре бар иде, ул аларга киләчәктә Татарстанга кайтырга терәк булып тора иде. Татар теле дәресләре ихтыяри булып калгач, кешеләр бераз оешты. Аларга Татарстаннан күп ярдәм көтмәскә, үзебезгә дә эшләргә кирәк дигән уй килде. Соңгы арада балалар һәм яшьләр өчен яңа проектлар чынга ашырыла башлады”, - диде сәясәт белгече Илшат Сәетов.
“Түгәрәк өстәл”дә журналистлар, язучылар, сәясәт белгечләре, Мәскәүдәге татар мохтариятенең актив вәкилләре һәм студентлар катнашыр дип көтелә. Кичәнең төп спикерлары: сәясәт белгече Илшат Сәетов, танылган шагыйрь Шамил Идиатуллин, “Звезда Поволжья” газетасының баш редакторы Рәшит Әхмәтов, язучы Рауль Мир-Хәйдәров, Мәскәүнең татар мәктәбе директоры Роза Хәбибуллина. Шулай ук кичәдә Ensemble Suffiks төркеме чыгыш ясаячак.
"Уртак фикер"дә "түгәрәк өстәл" инде дүртенче тапкыр уздырыла. Оештыручылар бу чарада 70 кә якын кеше катнашыр дип өметләнә.
Мәскәүдә “Татар Штабы” проектының 20 еллык тарихы бар, ул татар мәдәниятен хөрмәт иткән 1,5 меңләп кешене берләштерә, биредә татар яшьләре таныша. Көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышу, очрашулар Таганка урамындагы фатирда оештырылып тора.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/20/154688/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру