Журнал «Безнең мирас»

Косметолог: Татар халкында сөлек белән дәвалану электән булган


(Казан, 21 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Яшь косметолог, табиб Ясминә Усманова сөлекләр белән дәвалану татар халкыннан таралган, дигән фикерен әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ”га биргән әңгәмәсендәсөйләде.
“Безнең әби-бабаларыбыз да сөлекләр белән дәваланган. Гомумән, сөлек белән дәвалану – татарлардан килгән гадәт. Бездә аны Совет чорында юкка чыгарып бетергәннәр. Шул ук Кытай, Япониядә ул сакланып калган, тик аның төп чыгышы бездә. Элек сөлек белән дәвалану татарларда киң таралыш алган булган”, - диде ул.
Ясминә Усманова һәр авылда сөлек куйдыра торган әбиләр булуын әйтте. “Алар бер үк сөлекне берничә тапкыр куллана торган булган: канын гына чыгарган һәм яңадан куйган”, - диде ул.
Белгеч сүзләренчә, хәзер сөлекләрне микроорганизмнардан саклану максаты белән бары бер тапкыр гына кулланалар, аны берничә тапкыр куллану ярамый. “Ул – дәлилләнмәгән медицина, сөлекләр белән бик мавыга алмыйбыз. Фән бу өлкәне дә өйрәнсен иде дигән теләктә калам”, - диде ул.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/21/186662/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру