Журнал «Безнең мирас»

Корбан гаете көнендә нәрсәләр эшләргә?

1 сентябрьдә Татарстанның барлык мәчетләрендә дә гает намазы үтәчәк. Гает көнне тагын нинди саваплы гамәлләр үтәргә мөмкин соң? Беренчедән, гает намазына сәхәрдән соң уразадагы кебек ашамыйча-эчмичә бару — бик күркәм эштер. Гает намазы укып кайткач (беренче корбанның каны җиргә таму белән, ризык кабу бик тә саваплы. Шулай ук корбан шулпасы белән авыз итәргә дә мөмкин.
Җомга иртәсендә "Яңа Гасыр" телеканалы Корбан гаете намазыннан турыдан-туры трансляция алып барырга әзерләнә. Бәйрәм намазы Казан шәһәренең Галиев мәчетеннәнтрансляцияләнә.
"Гает намазы — вәҗеб, иртәнге намаз — фарыз. Шуңа күрә без халыкны иртәнге намазга да мәчеткә җыю яклы. Аны җәмәгать белән уку — ялгыз гына укуга караганда егерме җиде мәртәбә саваплырак", — ди Җ.Фазлыев.
Гает көнне тагын нинди саваплы гамәлләр үтәргә мөмкин соң? Беренчедән, гает намазына сәхәрдән соң уразадагы кебек ашамыйча-эчмичә бару — бик күркәм эштер. Гает намазы укып кайткач (беренче корбанның каны җиргә таму белән, ризык кабу бик тә саваплы. Шулай ук корбан шулпасы белән авыз итәргә дә мөмкин.
Гает — ул сөенеч көне, догаларның кабул була торган вакыты. Ә дога кабул булсын өчен без ул көнне Аллаһ риза булырлык итеп үткәрергә тиешбез. Намазларны укыгач, гает сәдакасы бирергә, зиратка барып каберләрне зиярәт кылырга, Коръән укырга киңәш итәбез. Авыру-сырхауларның, туганнарыңның хәлен белү — Аллаһы Тәгалә канәгать була торган гамәлләрдән булыр.
Байлыгы көмеш нисабы белән 595 граммга җиткән кешегә (быел бу якынча 20 мең сумга туры килә) корбан чалу вәҗеб була. Корбан чалулар бәйрәм намазыннан соң махсус урыннарда башкарыла һәм 3 көн дәвам итә.
Нисабка «тере» акча гына түгел, өеңдә булган барлык «роскошь» — алтын-көмеш эшләнмәләре дә керә. Әҗәте булган кешегә корбан чалу вәҗеб түгел. Әҗәткә кермичә генә корбанлыгын булдыра алган кешегә корбан вәҗеб хөкемендә. Әҗәтенең түләве дә кот очарлык булмаган кеше, сарык суеп, аны гаиләсе өчен тота ала.
Уйлап кына карыйк: бүгенге көндә әҗәтле кеше дә «әҗәтем бар», дип, ашамыйча-эчмичә тормый бит инде, продукциясен сатып ала. Урта хәлле һәм мохтаҗлыгы булган кеше итне үз гаиләсе өчен кулланса да дөрес була. Итне өчкә бүлү — ул бай кешеләр өчен. Аның берсе — үзе, икенчесе — туганнары, калганы — авыру-сырхаулар өлеше. «Кабатлап әйтәм: кешенең гаиләсе урта хәллеләрдән түбәнрәк икән, корбан итен гаиләсе өчен кулланса да, үзе ашаса да, Аллаһы Тәгаләгә якын булыр. Бу гамәлне үтәүченең кальбе чистара. Итне өләшеп бетерергә дигән сүз түгел», — диде Җ.Фазлыев.
«Дога-теләкләребез кабул булсын дисәк, мөмкинлеге булган һәр кешегә корбан чалырга кирәк», — ди Җәлил хәзрәт. Корбан чалмый икән, нинди генә теләк теләсә дә, аның кабул булуы шикле. Чөнки ул ваҗеб гамәлне үтәмәгән була. Шуңа күрә бәйрәм көннәрендә хәер сәдакалары бирергә, туганнарыңның хәлен белергә, ятимнәргә барырга, аларны сөендерергә кирәк.
– Зур бәйрәм табыны әзерләсәк, хәерле булыр. Безнең гает табыны ул бөтен табыннардан да матуррак булырга тиеш, чөнки бу бәйрәм барлык дөньяви бәйрәмнәрдән дә өстенрәк бит. Бу көннәрдә без бер-беребезгә бүләкләр бирешергә, хәлләребезне белешергә, котларга тиешбез. Менә бу әлегә халыкта гадәткә кереп бетә алмый, — дип ассызыклый ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые.
Мөбарәк Корбан бәйрәме көннәрендә тәкәбберлекләребезне ташлап, ата-анабызга, туган-тумачаларыбызга һәм дә барча җан ияләренә ихтирамлы булып, аларның бәхиллекләрен сорап, хәер-догаларын алырга тырышсак иде.
http://www.tatar-islam.com/publ/kh_b_rl_r/vazhno/korban_gaete_k_nend_n_rs_l_r_ehshl_rg/18-1-0-18827

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру