Журнал «Безнең мирас»

Коми Республикасының Ухта шәһәрендә "Мин – үз халкымның улы" исемле бәйге узачак

15 октябрьдә Коми Республикасының Ухта шәһәрендә “Бердәмлек” татар һәм башкорт милли-мәдәни автономиясе егетләре арасында “Мин – үз халкымның улы” дип исемләнгән бәйге узачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә бәйгене оештыручыларның берсе һәм алып баручысы Илгиз Бикбаев хәбәр итте.
Бәйгенең максатлары – татар һәм башкорт милләтләренең мәдәниятен, телен саклап калу һәм үстерү, яшь буында тарихи-мәдәни мираска кызыксыну уяту, бәйгедә катнашучыларга яңа белем бирү, яңа алымнарга өйрәтү һәм үз милләтенә уңай тәэсир калдыру.
Бәйгедә катнашучылардан татар һәм башкорт халкының мәдәниятен белү, бер телдә булса да сөйләшә алу һәм милли киемдә булу сорала.
“Бу бәйге 2-3 елга бер тапкыр уза. Әлегә 5 егет катнашырга теләк белдерде. Алардан үзеңне тәкъдим итү, шөгылеңне күрсәтү, фотосурәтләр буенча һәм зирәклеккә сорауларга җавап бирү сорала”, – дип сөйләде Илгиз Бикбаев.
“Мин – үз халкымның улы” конкурсы автономиядә 2009 елдан бирле уздырылып килә. Бәйгедә 15 яшьтән 25 яшькә кадәрге егетләр катнаша ала.
Коми Республикасы Ухта шәһәренең “Бердәмлек” татар һәм башкорт милли-мәдәни автономиясе 1998 елның 11 июнендә оеша. Автономия шәһәрнең 2 мең тирәсе татар һәм башкортларын берләштерә. Автономиянең максаты – татар һәм башкорт милләтләренең этник үзенчәлеген, телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/11/150107/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру