Журнал «Безнең мирас»

КФУ студентлары Төркиядә практика үтә алачак

Киләсе елдан башлап укытучылар белән бергә студентлар да Мәрмәрә университетында практика үтә алачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә галимә, профессор Әлфия Йосыпова сөйләде.
“2020 елга “ERASMUS +” программасына гариза биргәндә укытучылар белән бергә студентлар да алмашы булыр дип көтелә. Әгәр дә ул чынга ашса, безнең студентлар барып, андагы укыту системасын күреп, дәресләрне карап, танышып кайтсалар, күзауллаулары тагын да киңәер иде дип уйлыйм”, - диде ул.
“ERASMUS +” – үзенчәлекле программа дип уйлыйм. Чөнки студентлар, мөгаллимнәр арасында фәнни-методик багланышлар бары тик барып, күреп, сөйләшкән очракта гына нәтиҗәле була. Ул – Европа Берлеге программасы булып санала. 2014-2020 елларда мәгариф, һөнәри белем, яшьләр һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлек итүгә юнәлдерелгән", - диде галимә.
Укучыларга Европа югары уку йортында семестр дәвамында уку өчен стипендия бирелә, укытучылар һәм хезмәткәрләргә 2-7 көн дәвамында кыска вакытлы тору өчен түләнә.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/02/185623/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру