Журнал «Безнең мирас»

Кемнеңдер кеме

Берәүнең, һич көтмәгәндә,
Орден куна түшенә.
Ә берәүне, кинәт кенә
Күтәрәләр эшендә.
Көтмәгәндә, кемнәргәдер
Бәхет төшә ишелеп:
Кыз-малайлар алып тора
Атказанган исемен!
Без төшенеп җитмибездер...
Бәлкем, шулай дөрестер -
Уйламаган җирдән берәү
Булып куя... министр!
Кайберәүләр, ансат кына,
Вилла сала үзенә...
Депутат та булып ала
Кайсы-берсе тиз генә!
Болар бар да кем беләндер
Эшләнәме киңәшеп? -
Мода китте: кая бакма,
Эте-бете - киңәшче!
"Халыкка зыян булмасмы,
Ясамасмы ялгышлар?" -
Дип уйлаучы юк та бугай -
Түрә хәзер яшь кызлар!
Без бит айда яшәмибез,
Бөтенесен күрәбез:
- Бу - кемнеңдер кеме инде! -
Дибез шуңа күрә без.
Кемдә - байлык, кемдә - исем,
Кемдә - тәхет кайгысы...
...Һәркемне дә чабып ташлый
Беркөн үлем чалгысы.
Ләбиб Лерон
Фото: pixabay

Теги: Ләбиб Лерон Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру