Журнал «Безнең мирас»

Казанда узачак ЮНЕСКО форумына Минтимер Шәймиев чыгышлары кергән китап чыгарылган

Мәдәниара диалог буенча ЮНЕСКО форумына “От души – для души” китабы чыгарылган. Анда Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев чыгышлары һәм мәкаләләре кертелгән. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында форумга багышланган матбугат конференциясендәбилгеле булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова китапның рус, татар һәм инглиз телләрендә чыгуын билгеләп узды.
Аның сүзләренчә, Минтимер Шәймиевнең мәдәниара багланышлар буенча чыгышларын җыентык итеп чыгаруны халыкара белгечләр тәкъдим иткән. “Аның абруе дөнья аренасында, ЮНЕСКОда гаять югары, төрле чараларда еш кына аның сүзләрен, гыйбарәләрен цитата итеп китерәләр”, - дип белдерде Татьяна Ларионова.
Форумда Казан федераль университетының “ЮНЕСКО яшьләр моделе” проектын сынап караячаклар. “Бу шактый кызыклы эш формасы. Үзебез башкарган эшләрне яшьләргә җиткерү мөһимлеген аңлыйбыз”, - ди Татьяна Ларионова. КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов бу чарага челтәрләрдә Россиянең төрле университетларыннан 250дән артык студент теркәлгәнен белдерде. “Алар ЮНЕСКОның төрле комитетларында карала торган сорауларны күтәрәчәк. Бу безгә мәдәни мирас проблемаларыннан хәбәрдар яшь белгечләр әзерләргә мөмкинлек бирә”, - диде.
Татьяна Ларионова 4-7 сентябрьдә узачак форумның программасы бай булачагын әйтте. 5 сентябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылыш тантанасы узачак. 6 сентябрьдә Болгарда “Тотрыклы үсеш һәм гуманитар куркынычсызлык императивасы буларак кешелекнең мәдәни төрлелеген саклауда БМО һәм ЮНЕСКО роле” темасына түгәрәк өстәл үткәрелүе көтелә. Форум кысаларында, Татарстанның Мәдәният министрлыгы һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм реставрацияләү буенча халыкара тикшеренү үзәге (ИККРОМ) арасында меморандум имзаланачак. Форум кунаклары Болгарда да, Зөя утрау-шәһәрчегендә дә булачак.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/31/170725/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру