Журнал «Безнең мирас»

Казанда “Мирас” татарча аралашу клубы ачылды

Бу көннәрдә Универсиада авылында "Мирас" дип исемләнгән яңа татарча аралашу клубы ачылды. Аралашу клубының җитәкчесе Алмаз Шәмсетдинов “Татар-информ” хәбәрчесенә аның эшчәнлеге турында сөйләде.
“Татарча аралашу клубы шушы айда гына үз эшен башлады. Дөресен генә әйткәндә, клуб моңа кадәр дә бар иде. Хәзер ул исемен, юнәлешен үзгәртеп, татарча аралашу клубына әйләнде. Без татар дөньясын, икътисадын, тарихын, мәдәниятен, җырларын өйрәнәбез. Гомумән, без татарча аралашучы кешеләр белән җырлап, сөйләшеп, күңел ачып утырырга яратабыз”, - диде Алмаз Шәмсетдинов.
“Клубның җыелышларына кеше аз килә. Монда килүчеләр татар телен аз белә. Нигездә, алар Россиядән читтә туган татарлар: бу Казахстан һәм Үзбәкстан кебек илләр. Без аларга татар телен өйрәтәбез, мәдәният белән таныштырабыз", - диде ул.
Хәзерге вакытта Казанда 3 аралашу клубы эшләп килә.
"Чәйлик" клубының әйдәп баручысы - Надия ханым. Гадәттә, клуб утырышларына танылган татар җырчылары, мәдәният вәкилләре чакырыла. Клубның ВКонтакте социаль челтәренең төркемендә татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен файдалы мәгълүмат чыгып бара.
"Татарский самовар" клубының очрашулары Университет урамы 17 йортта пәнҗешәмбе көннәрендә 18:00дә уздырыла. Һәрбер очрашу билгеле бер темага багышлана.
"Мирас" клубының төп аудиториясе - студентлар. Нигездә клубта Россиядән читтә туган татарлар җыела.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/13/154248/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру