Журнал «Безнең мирас»

Казанда I Конституцион укулар ачылды

Бүген Казанда ТР Мәдәният министрлыгы бинасында “Хәзерге заман шартларында дәүләтнең торыклылыгы буларак федерализм” темасына I Конституцион укулар уза.
Чарада Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Югары Суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, республиканың Конституция суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов һәм башкалар катнаша.
5804
Бу минутларда Фәрит Мөхәммәтшин сәламләү чыгышы белән мөрәҗәгать итә. Ул узган елда Конституция судының 15 еллыгын билгеләп үткәндә, ел саен Конституцион укулар үткәрү тәкъдим ителгәнен искәртте.
Фәрит Мөхәммәтшин 1992 елның 6 ноябрендә республика парламентының бертавыштан диярлек Татарстан Конституциясен булдыру турында тавыш биргәнен билгеләп үтте. "Конституциябезгә 24 ел тулды. Ул фундаменталь нигезләмәләрдән гыйбарәт, гражданнарның мәнфәгатьләрен яклау өчен ышанычлы гарант булып хезмәт итә", - дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе.
"Татар-информ"

Теги: Гөлнар Гарифуллина

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру