Журнал «Безнең мирас»

Казанда "Әлмәндәр варислары" балалар театр иҗаты фестиваль-бәйгесе үтәчәк

16-17 февральдә Казанда танылган актер, озак еллар Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшләгән артист Шәүкәт Биктимеров исемендәге чираттагы “Әлмәндәр варислары” Халыкара балалар театр иҗаты фестиваль-бәйгесе узачак. Талантлы балалар театр коллективларын ачыклау, үстерү, яшь буынны театр сәнгатенә якынайту, милли драматургияне таныту максатын тоткан әлеге бәйгене Казан дәүләт мәдәният институтының Театр факультеты оештыра. Бәйгедә катнашырга теләүче коллективлардан гаризалар 7 февральгә кадәр кабул ителә, дип хәбәр итә театрның мәгълүмат үзәге.



“Әлмәндәр варислары” бәйгесе берничә номинациядә үткәрелә. “Сәнгатьле сөйләм программасы”нда 7-10 яшьлек, 11-16 яшьлек һәм 17-21 яшьлек төркемнәрдә иҗатчылар катнашуы көтелә. “Драма театры”, “Курчак театры”, “Мимика һәм хәрәкәт театры” номинацияләрендә ике яшь төркемендә – 7-13 яшьлек һәм 14-18 яшьлек укучылар катнашачак. Һәр номинациядә беренче, икенче һәм өченче урыннар билгеләнәчәк.
"Татар-информ"

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру