Журнал «Безнең мирас»

Казанда 300 еллык тарихлы Адмиралтейство турында беренче конференция булачак

25-26 октябрь көннәрендә Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты Казан адмиралтействосы оешуга 300 тулу уңаеннан Россиякүләм конференция оештырачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә тарих фәннәре докторы, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих иститутының яңа заман тарихы бүлеге мөдире Илдус Заһидуллин хәбәр итте.
“Казан адмиралтействосы (1718-1830 еллар): Идел буе халыклары, Россия флотын төзү традицияләре”, дип аталган конференциядә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән галимнәр катнашыр, дип көтелә, - диде Илдус Заһидуллин. - Бездә эшләнгән кораблар арзанга төшкән, чөнки бу эшкә җирле халыкларны, беренче чиратта йомышлы татарларны, шулай ук аерым чорларда башка рус милләтеннән булмаган халыкларны да җәлеп иткәннәр. Тарихи документ чыганакларында сакланып калганча, һәр авылдан ничә җәяүле, ничә атлы кеше 2-3 айга кышкы чорда урман кисәргә тиеш булганын күрәбез. 1830 елда Казаннан адмиралтейство күчерелә, әмма лашманчыларның хезмәтеннән 1860 елга кадәр файдаланалар. 80 нче елларда һәр төбәктә тарихчылар лашманчылар буенча мәкаләләр яздылар. Чөнки ул вакытта Идел буендагы аграр тарихны өйрәнүчеләр җәмгыяте актив эшләгән иде. Ә турыдан туры адмиралтейство эшчәнлеге тарихын безгә яктыртасы бар әле. Безнең институтта әлеге теманы яктырткан Илшат Фәйзрахмановның китабы чыкты. Конференция барышында бу темага киңрәк карыйсыбыз килә. Гомумән адмиралтейство турында Россиядә беренче конференцияне Казанда оештырачакбыз. Киләчәктә бу темага коллектив зур хезмәт тә нәшер итәргә исәп бар”.
Зур китап өчен материал Ш.Мәрҗани галимнәрендә бар инде. Галим Илшат Фәйзрахманов тарафыннан Россия флотын төзүдә лашманнар катнашуы турында 500 битле документлар җыентыгы да тиздән дөнья күрәчәк. Илдус Заһидуллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткәнчә, быел октябрьдә узачак конференциядә әлеге хезмәтләрне тәкъдим итү дә оештырылачак.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/30/157054/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру