Журнал «Безнең мирас»

Казан халкын төрек мәдәнияте белән таныштыралар

Казанның "Родина" кинотеатрында төрек киносы атналыгы башланды. Анда Төркия кинофильмнары Казан халкын төрек мəдəнияте белəн таныштыру максатыннан күрсəтелəчəк. Бу хакта "Татар-информ" хəбəрчесенə Төркиянең Казандагы Баш Консулы Әхмәт Садык Доган сөйлəде.
"Бүген төрек киносы атналыгы башланды. Барлыгы дүрт фильм күрсəтелəчəк: "Айла", "Күбəлəк төше", "Фокусчы" һəм "Надиде тормышы", - дип сөйлəде Әхмәт Садык Доган.
"Төрек киносы атналыгының максаты - Казан халкын төрек мəдəнияте белəн таныштыру. Фильмнар барысы да түлəүсез, əмма алдан килеп, урын алып калырга кирəк", - ди консул.

Бүген исə тамашачыларга "Айла" фильмы күрсəтелде. "Фильмнарны Төркиядəге хезмəттəшлəребез белəн сайлыйбыз. Алар əзер килеш рус субтитрлары белəн Казанга җибəрелə", - диде Əхмəт Садык Доган.
Төрек киносы атналыгы Төркиянең Казандагы консуллыгы һəм Юныс Əмрə институты ярдəме белəн оештырыла.
Төрек киносы атналыгы 2 ноябрьгə кадəр дəвам итəчəк.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/30/174359/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру