Журнал «Безнең мирас»

Казан мэры: Без үз алдыбызга хәйриячелек культурасын формалаштыру бурычын куябыз

Казанда хәзергә 14 хәйрия проекты уңышлы тормышка ашырылган, бу максатлардан 1,5 млн сум тирәсе акча тупланган. Бу хакта бүген “Игелекле Казан: хәйриячелек традицияләре” форумы ачылышында Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин җиткерде.


g18
Әлеге чарада катнашучыларны тәбрикләп, шәһәр башлыгы Казанда хәйриячелекнең “үз тарихы, традицияләре һәм игелекләре белән кешеләр тормышын саклап калып, язмышларын үзгәрткән данлы шәхесләре” белән билгеле булуын билгеләп үтте. Ул бу атнада өлкәннәр өчен тәкъдим ителгән “Тормышны яратучылар” клублары проектын искә төшереп үтте.


“Тугыз мәдәният учреждениесе базасында пенсионерлар өчен ун тематик юнәлештә түләүсез дәресләр оештырылачак. Алга таба әлеге клублар челтәрен тагын җәелдерәчәкбез. Өлкәннәрнең тормышын шушы яклап яхшыртырга безнең хәлебездән килә”, - дип аңлатты Метшин.


«Без бер дә юктан башламыйбыз, шулай да эшлисе эшләр күп. Коммерцияле булмаган оешмалар һәм хәйрия фондлары безгә булышырлар дип өметләнәбез. Әлеге юнәлештә һәркайсының – хөкүмәт органнары, бизнес, волонтерлар, хәйрия һәм иҗтимагый оешмаларның ролен билгелисе иде», – дип белдерде ул.


Казан мэры сүзләренчә, муниципалитетларның роле хәйриячелекне җәелдерүдә тиешле шартлар тудыру. «Бер максаттан эшләргә телибез, әмма бергә түгел. Бу уңайдан берничә “түгәгрәк өстәл” үткәрдек, анда программалар билгеләнде. Бергәләп хәйрия оешмаларына үз проектлары өчен акча җыюда интернет-ресурслар булдыру кирәк, дигән нәтиҗәгә килдек. Без “Игелекле Казан” проектының актив партнеры булган Игелек (Добро) Mail.Ru сервисы белән хезмәттәшлек турында килешү төзедек. Бүгенге көндә инде шәһәрнең җиде хәйрия фонды ышанычлы булуларын раслады. 19 меңнән артык казанлы Игелек (Добро) Mail.Ru сайтында ярдәм кулы сузачакларын белдерде», – дип билгеләп үтте ул.


Шәһәр башлыгы сөйләвенчә, статистика гигезендә Россия халкының яртысыннан артыгы хәйрия фондларына ышанмый, бары тик россиялеләрнең 8 проценты гына әлеге фондлар аркылы ярдәм кирәк булучыларга булышкан. Ул шулай ук гаммәви матбугат чараларына хәйриячелек культурасын җәелдерүдәге ярдәмнәре өчен рәхмәтен җиткерде.


«Әлеге темага игътибарыгыз даими булсын иде. Яхшы эшләр турында күп сөйләргә кирәк, мактану өчен түгел, ә тагын да күбрәк кешеләрне шундый игелекле эшләргә тарту өчен кирәк бу. Шул ук вакытта тәҗрибә алышу һәм көчләрне берләштерү булып та торачак ул», – дип мөрәҗәгать итте ул журналистларга.


Форумда катнашучыларга үзләренең видемөрәҗәгатен театр һәм кино актерлары Константин Хабенский һәм Чулпан Хамматова да җиткерде.


«Татар-информ»

Теги: Надежда Гордеева

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру