Журнал «Безнең мирас»

Казан архитектура һәм төзелеш университеты “Русча-татарча политехник сүзлек” чыгарды

Казан Дәүләт архитектура-төзелеш университетының Корылма механика кафедрасы профессоры, техник фәннәр кандидаты Рәшит Шакирҗанов редакторлыгында “Русча-татарча политехник сүзлек”нең электрон варианты чыкты. Бу хакта профессор “Татар-информ” агентлыгына сөйләде.


Яңа сүзлектә 9000 нән артык сүзнең русчадан татарчага тәрҗемәсе бирелгән. Рәшит Шакирҗанов техник терминнарны тәрҗемә итү эше күп еллардан алып барылганлыгы һәм яңа сүзлекнең шул эшләрне берләштерүе хакында әйтеп китте.


“Химия, физика, математика фәннәре буенча моңа кадәр чыгарган фәнни китаплар, сүзлекләр бар. Һәр автор үз фәненә кагылышлы терминологик сүзләрне татарчага тәрҗемә итте, яңа терминнар өстәде. Күләмле, аңлатмалы сүзлек килеп чыкты. Сүзләрнең русчадан татарчага тәрҗемәсе генә түгел, аның нәрсә өчен кирәк булуы, кайда кулланылуы күрсәтелде, җентекләп аңлатма бирледе. Күзаллау мөкинлеге кирәк булганда, рәсемнәре дә урнаштырылды”, - ди профессор.
“Татар-информ”

Теги: Зилә Сафина

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру