Журнал «Безнең мирас»

Кариев театрының баш режиссерына Фатыйма Ильская шкатулкасын бүләк иттеләр


Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюповка Фатыйма Ильскаяның шкатулка-сандыгын бүләк иттеләр. Бүген шкатулканы Кариев театрының 30 еллык юбилее тантанасында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев тапшырды.
Әлеге нәни сандык Равил Шәрәфиев коллекциясендә сакланган. Камал театрының күренекле актеры Ренат Әюповның сандыклар коллекциясе турында ишеткән һәм шуңа күрә легендар татар актрисасының истәлеге булып калган шкатулканы бүләк итергә булган.

Равил Шәрәфиев театрны сәхнәдән юбилее белән котлаганда Ренат Әюповның “Супер кияү” спектаклен мактады. “Туфан Миңнуллинның “Алты кызга бер кияү” пьесасы безнең Камал театрында да куелды, әмма сезнеке яхшырак, җитдиерәк”, - диде ул.
Бүген – татар театрының рәсми танылган туган көнендә – Кариев театры үзенең 30 еллык юбилеен бәйрәм итте. Коллектив үзенең яңа сәхнәсеннән рәсми һәм коллегаларының котлауларын кабул итте.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/22/177618/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру