Журнал «Безнең мирас»

Илһам Гомәров: Әмирханга «чират җитмәде»...

Фатих Әмирхан шәхесе һәм иҗаты галимнәребез тарафыннан шактый өйрәнелсә дә, киң җәмәгатьчелек аны күбесенчә Тукайның дусты, данлыклы «Хәят» повесте авторы буларак кына белә.


Заманында Мөхәммәт Мәһдиев тә Ф.Әмирханның биографиясе – безнең әдәбият тарихында шактый гына «ак таплар» белән чуарланган, бигрәк тә совет чоры аз өйрәнелгән, дигән иде. Быел Фатих Әмирханның тууына 130 ел тулды. Тукай белән яшьтәшләр булгангамы, Ф.Әмирхан шәхесе, аның олуг юбилее да, ничектер, күләгәдәрәк калды сыман. Фәнни-публицистик әдәбиятка нигез салган, татар журналистикасы тарихында зур хәрефләр белән язылган әдипкә багышлап дәүләт күләмендә зур проектлар оештырылмый калды...


888


Филология фәннәре кандидаты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәкчесе Илһам Гомәров Фатих Әмирхан шәхесен киңрәк ачарга тырышты. Казанның бай мулла гаиләсендә туып, «Мөхәммәдия»дә укыган, гаять тирән илаһият белеменә ия булган Фатих Әмирхан нинди шартларда иҗат иткән соң? Ни өчен Ф.Әмирхан, кайбер галимнәр раслаганча, атасының «Имам булырсың!» дигән фатихасыннан тайпылган? Моның өчен аңа җитди язмыш сынаулары да узарга туры килгән, диләр. Гомеренең соңгы көннәрен мохтаҗлыкта уздыруы да сер түгел.


- Илһам әфәнде, Тукайның дусты һәм чордашы саналса да, әлеге зур шәхесебезне азрак беләбез шикелле...


- Ф.Әмирхан татар әдәбияты классигы саналса да, иҗаты гел күләгәдәрәк кала килде. Тукайның 130 еллыгы, башка шәхесләрнең юбилейлары бер-бер атлы булганлыктанмы, Әмирханга «чират җитмәде»... Быел безнең институт җитәкчелеге бу хәлне бераз төзәтергә булды. «Ф.Әмирхан тормышы, иҗаты, мирасы» дигән Бөтенроссия конференциясе үткәрергә карар кылдык. Әмирханны өйрәнүчеләр, әлбәттә, Татарстан галимнәре. Конференция уңаеннан дүрт басма дөнья күрде. Елга дүрт мәртәбә татарча чыга торган «Фәнни Татарстан» журналының әдәбият рубрикасы тулысынча Ф.Әмирхан иҗатына багышлана. Анда биш-алты мәкалә урын алды. Икенчесе - әдипнең төрле сәбәпләр аркасында дөнья күрми калган мәкаләләре, аңа атап язылган хатлар, истәлекләр беренче тапкыр киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә. Бу җыентык «Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар» дип атала. Ул тулысынча Ф. Әмирхан иҗатын колачлый.


- Анда галимнәрне генә түгел, гади укучыны да кызыксындырырлык мәгълүматлар бармы?


- Ф.Әмирханның якын дусты, фикердәше, журналист Кәрим Сәгъдинең язучы үлеме хакында сәгате, минутына кадәр тасвирлаган көндәлек тексты басылып чыкты. Ул нәрсәсе белән кадерле дигәндә, совет чорында, билгеле сәбәпләр аркасында, фактлар бер яклырак бәяләнсә, бу көндәлектә икенче як тарафдарларының да карашы ачыла. Хакыйкать өскә чыга... Монда шулай ук күмү процессында эшләгән комиссияләрнең җыелышлары, анда кемнәрнең нәрсә сөйләве, Әмирхан үлеп ятканда янында кемнәр булуы, нинди табиблар караганлыгы, нинди дарулар белән дәвалаулары - болар барысы да көне-сәгате белән теркәп барылган. Журналист Кәрим Сәгъдинең әлеге көндәлеге безнең көннәргә кадәр исән-имин килеп җиткән...


- Бу табышларга ничек юлыктыгыз?


- Безгә аны Кәрим Сәгъдинең Санкт-Петербургта яшәүче оныгы Эльмира Тисенко тапшырды. Хәтерләсәгез, Тукайның 130 еллыгына килгәч, фәндә югалган дип саналган хатын институт архивына - Язма һәм музыкаль мирас үзәгенә бүләк итеп тапшырган иде ул. Бабасының көндәлекләрен дә бүләк итте. Бу көндәлек турында беренче тапкыр Санкт-Петербургтагы Европа университеты профессоры Әлфрид Бустанов хәбәр итте. Шуннан соң тарихи ядкәр хакында безгә дә мәгълүм булды. Текстологик яктан эшкәртеп, аны фәнни әйләнешкә кертергә, киң катлам укучыларга тәкъдим итәргә уйладык. Эзләнә, тикшерә торгач, «Хәят» повестеның икенче кисәге (дәвамы) барлыгы ачыкланды. Әдәбият белемендә әсәрнең дәвамы бармы-юкмы дигән сорау элек-электән кузгатылып килгән. Бер төркем галимнәр бар, кайдадыр югалган гына дисә, икенчеләре «булуы мөмкин түгел», дип белдерде. Факт, кулъязмалар буларак, әле моңа кадәр «Хәят»нең бары тик бер-ике биттән генә торган тексты (икенче өлеше) табылган иде. Хәзер исә Милли музей фондларында аның беренче кисәгенең үз кулы белән язылган -14, икенче кисәгенең 6 дәфтәре сакланганлыгы мәгълүм булды. Аларны галимнәр текстологик яктан эшкәртеп, шушы чорның үзенчәлекләрен саклаган халәттә аерым китап рәвешендә тәкъдим итте. Китапның тагын бер үзенчәлеге - анда аның факсимилесе урнаштырылды. Монда әдипнең архивларда сакланып калган фотографияләреннән чыгып, аның тормыш юлын, мирасын яктырткан фотосурәтләре барланды. Аның иҗат хронологиясен, тормыш сәхифәләрен чагылдырган китап-альбом укучылар кулына барып иреште. ТР Милли музее фондында, Равил Әмирхановның шәхси архивында сакланган фотодокументлар да биредә урын алды.


- Илһам әфәнде, Әмирхан - бөек Тукаебызга да юнәлеш биргән остаз. Нишләп ул аның күләгәсендә калган? Тыйнаклыгы аркасындамы, әллә илебездә совет хөкүмәте урнаштырылгач, бай мулла нәселеннән булуы йогынты ясаганмы? Бәлки башка сәбәпләре дә бардыр?


- Ф.Әмирханның бөеклеге мәсьәләсенә килгәндә, әле аңа тиешле бәяне бирә алганыбыз юктыр, мөгаен. Ник дигәндә, ХХ гасыр башындагы татар милли әдәби хәрәкәте, нигездә, Ф. Әмирхан тирәсендә әйләнгән. Ул үзәктә торган. Тукай да, башка язучылар да аның тирәсендә булган. Беренчедән, ул - мөхәррир, бу сүзгә без, бүгенгеләр белән чагыштырганда, тирәнрәк мәгънә салабыз. Нәшир рәвешендә генә түгел, журналистлык эшчәнлегендә дә, үз фикерләре белән әдәбиятны, мәдәниятне, публицистиканы билгеле бер калыпларга салып, юлларын күрсәтеп торучы мәгънәсендә дә, ул әйдәманлык ролен башкарган. Әйе, Тукайга да юлны күрсәткән. 1920 елларда футуристларга, имажинистларга, ягъни әдәбиятта барлыкка килгән эксперименталь юнәлешләргә мөнәсәбәтенә, фикеренә бәйләп шуны әйтә алабыз: Әмирхан мондый төр поэзиягә, мондый төр әдәбиятка каршы булган. Үзенең укучыларына (театр техникумы), даирәсендәге кешеләргә әйтә килгән: «Болар - әдәбиятның эксперименты рәвешендәге вакытлы күренешләр; менә күрерсез: оста язучы буларак сиземләгән, тоемлаган кешеләр, әдипләр шушы экспериментларда батып калмыйча, киләчәктә, барыбер, үзләренең әүвәлге нигезләренә әйләнеп кайтып, матур әдәбиятның асылын икенче төрле аңлый башлар». Шулай булып чыккан да. Мәсәлән, Гадел Кутуй, Кави Нәҗмине искә алсак та, әлеге фаразлар хакыйкатькә туры килә.
Чыганак: http://intertat.ru/

Теги: Мөршидә КЫЯМОВА

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру