Журнал «Безнең мирас»

Гүзәл Уразованы котлыйбыз!

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Гүзәл Уразовага Татарстанның халык артисты исемен тапшырды. "Бөек татар халкының җыр сәнгатендә минем өлешем кергән икән, аның тарихына минем исемне керткәнсез икән, Ходай Тәгалә Сезне зурласын иде. Бу минем өчен зур исем, мин  үз иҗатыма тугры булып калган халкыма хезмәт итәчәкмен. Халкыма зур рәхмәт! Без 15 ел эчендә Рәсәнең төрле почмагында яшәүче милләттәшләребез белән очраштык. Алар безне һәрвакыт тулы заллар белән каршы алды. Мин Пермь өлкәсендәге Барда районы кызы. Үземнең туган ягыма, якташларыма, тәрбияләп үстергән әти-әниемә дә зур рәхмәтемне белдерәм. Аллага шөкер, өч балам бар.  Минем гастрольләрдән зарыгып көткән өчен балаларыма рәхмәт. Иҗат юлымда бергә атлап барган җаным Илдар биредә утыра. Аңа да зур рәхмәт!  Яшәсен татар җыры, яшәсен татар халкы, чәчәк атсын Татарстаныбыз!"  - дип чыгыш ясады әлеге тантанада Гүзәл Уразова.
Фото http://tatarstan.ru сайтыннан

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру