Журнал «Безнең мирас»

Геннадий Макаров: Архивларда - байлык! Алар әрәм булып ята

Кичә Jadidfest татар мәдәнияте фестиваленең лекториендә танылган фольклорчы, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров халык көйләре белән кызыксынган яшь музыкантлар музыкаль “азык” табу юлларын өйрәтте: “Мирасыбызны барлый башлаганда Александр Ключаревны искә төшерә, Җәүдәт Фәйзинең “Халык көйләре” җыентыкларын актара башлыйбыз - алар инде мең кат билгеле, аларда яңалык юк, - ди галим. - Ә яңалык кайда? Әлбәттә, архивларда һәм Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Мирасханәсендә. Андагы байлык! Беркемдә кулланмый, әрәм булып ята. Ул фән өчен генә булып кала. Ә фән гамәл өчен булырга тиеш”.
Кичә Jadidfest татар мәдәнияте фестиваленең лекториендә танылган фольклорчы, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров һәм аның студентлары катнашты. Алар тыңлаучыларны Идел буе халыклары кулланган борынгы музыка уен кораллары - думбыра, кыл кубыз һәм башкалар белән таныштырды.
Казан дәүләт консерваториясе педагогы буларак, Геннадий Макаров этномузыкология бүлегенә Идел буенда яшәүче халыклар бик теләп килсә дә, татарлар өчен популяр булмавын борчылып әйтә.
"Консерватория сүзе куркытадыр, әлбәттә. Әмма килегез безгә. Укытырбыз, - ди Геннадий Макаров. - Бу очрашу безнең өчен бик кирәк. Без бергәләп алга таба юнәлешләребезне билгеләр идек".
Лекторийда удмурт кызлары һәм егетләре частушкалар һәм борынгы "Сак-сок" бәетенең удмурт вариантын башкардылар. Очрашу борынгы уен кораларында башкарылган борынгы "Казан маршы" белән тәмамланды.
Мәгълүмат өчен. Jadidfest фестивале Казанның “Смена” үзәгендә көне буе дәвам итте. Чараның төп оештыручысы - Бөтендөнья татар конгрессының татар яшьләре форумы. Фестиваль өченче тапкыр уздырыла.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/25/154930/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру