Журнал «Безнең мирас»

Фронтовик язучы Хисам Камалов вафат

Фронтовик язучы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Хисам Камалов вафат. Бу хакта Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов хәбәр итте.


Язучылар берлеге рәисе әйтүенчә, Хисам Камалов кичә кичке алтыда үлгән. Язучыны бүген Киндери зиратында җирләгәннәр.


Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Хисам Камаловның бик талантлы прозаик та, шагыйрь дә булуын билгеләп үтте.


“Бик туры сүзле кеше иде, сыгылучан булмады, тыйнак иде. Үзен бүләкләргә барганда да кешеләр алып килергә кушмады”, - диде ул.


Данил Салихов Хисам Камалов янында бер ай элек – Өлкәннәр көнендә булуын әйтте. “Ул былтыр ук авыр хәлдә иде инде, ятып кына торды. Күзе, ым белән генә сөйләште. Бу юлы да: “Хисам абый, нихәл?”, - дигәч, ым белән генә исәнләште, аннары кулын кыстым”, - диде ул.


Язучылар берлеге рәисе Хисам Камаловның гаиләсенең – ике улының да үзе кебек көчле рухлы һәм тыйнак кешеләр булуын билгеләп үтте.


5640


Язучының улы Айдар Камалов “Татар-информ” агентлыгына әтиләренең васыяте буенча - бары тик якыннарын гына чакырып, мөселманнарча һәм бик тыйнак күмелүен әйтте.


“Безнең әти иң аз сүзле, иң тыйнак, иң яхшы күңелле кеше иде. Гадел яшәргә кирәк дип әйтә иде. Ул безне дә шулай тәрбияләде”, - диде Айдар Камалов.


Хисам Камалов (Хисам Нуретдин улы Камалов) 1926 елның 14 апрелендә Татарстан АССРның Бөгелмә кантоны (хәзерге Әлмәт районы) Кама-Исмәгыйль авылында туган. Бөгелмә педагогия училищесын (1950), Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1954) тәмамлый. 1943 елның ноябреннән 1944 елның апреленә кадәр Суслонгер - Сурок хәрби лагерьларында әзерлек курслары үткәч, II Балтика фронтында артиллерия полкының кыр элемтәчесе сыйфатында сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Ике тапкыр яралана. Бер аягын өздереп, 1946 елны өенә кайта.1954 - 1966 елларда Татарстан китап нәшриятының яшьләр – балалар әдәбияты мөхәрририятендә эшли.


Әсәрләренең төп темалары – Бөек Ватан сугышы, туган җир, туган авыл табигате, андагы кешеләр язмышы. Беренче китаплары - “Яңадан сафка” (1955), “Чияле тау” (1956). “Яну” (1958), “Мәхәббәт хакы” (1961), “Туган җирдә” (1964), “Әнкәй истәлеге” (1964), “Яшьлек елмаюы” (1973), “Күңелдәге язулар” (1966) поэмаларын иҗат итә. 1970 елдан башлап, проза әсәрләре яза башлый. Үз замандашларының гыйбрәтле язмышларын кырыс һәм төгәл детальләр аша сурәтләгән “Һәркемнең гомере бер генә” (1975), “Безне өйдә көтәләр” (1982), “Үлгәннән соң яздым” (1989), “Түләнмәгән күз яше” (1995), “Үксезләр” (2004) һ.б. романнары авторы. Татарстанның халык язучысы (2001), Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1986).


Татарстанның халык язучысы Хисам Камаловка 90 яшьлек юбилее уңаеннан «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылган вакытта төшерелгән фото. (2016 ел, 14 апрель)


http://tatar-inform.tatar/news/2016/11/03/129116/

Теги: Рәмис Латыйпов

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру