Журнал «Безнең мирас»

Фәнис Җиһанша: Марат Бәшәров янәшәмә басып, җомга намазы укыды

Мәскәүдә Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) туган көненә һәм ислам фәлсәфәсенә багышланган "Югалган васыятьнамә" спектакльнең премьерасы тәкъдим ителәчәк. Тамашада Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары катнаша.


Дания Нуруллина, Фәнис Җиһанша, Илдус Габдрахманов, Гүзәл Минакова, Рамил Вәҗиев, Радик Бариев бер атна алдан ук Мәскәүгә барып репетицияләргә йөрде . Алар Марат Бәшәров һәм башка күренекле артистлар белән бер сәхнәдә уйный. "Марат - бик ачык кеше, күңелдә уңай фикерләр генә калдырды. Ул татарча сөйләшергә тырыша. Дания апа белән икәү уйный торган өлешнең прогонын карагач, яныма килеп: "Шәп! Бик көчле!" - диде. Хәтта күзенә яшь бәреп чыкты", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гүзәл Минакова.


"Бу проектны тормышка ашыру юнәлешендә ай ярым эшлибез. Иң элек рольләрне ятладык, аннан соң Камал театрында репетицияләр ясадык. Бер ай репетиция ясаганнан соң, Мәскәүгә килдек. Биредә бер атна буе прогонда катнашабыз. Монда Дагыстан, Ингушетия, Башкортстанның милли театрларыннан артистлар килгән. Хәзерге вакытта 7 мең кеше сыйдырышлы "Крокус Сити" залында музыка, ут, экран белән генераль прогонда утырабыз. Фойеда күргәзмә, китап сату, гомумән, гаҗәеп чара оештырылган, ислам тарихын үтемле тел белән халыкка җиткерү каралган", - диде Фәнис Җиһанша.


Аның әйтүенчә, әлеге спектакль өчен махсус өс һәм баш киемнәре тегелгән. "Проектка бик зур хезмәт куелган. Безгә бу горурлык һәм җаваплылык хисләре өсти. Марат Бәшәров - бик гади, кешелекле. "Исәнмесез", "рәхмәт" дип татарча сөйләшә. Җомга көнне репетициядән соң яныма басып, җомга намазы укыды. Эчкерсез актер буларак истә калды", - дип сөйләде Ибн Фадлан ролен башкаручы Фәнис Җиһанша.


"Югалган васыятьнамә"нең сценарий авторлары – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры режиссеры Илгиз Зәйниев һәм Ренат хәзрәт Абянов, режиссер – Илдар Кәрим. Спектакль февраль аенда Казанда, шулай ук Уфада тәкъдим ителәчәк. Ел дәвамында аны Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Төмән, Самара, Ульяновск, Махачкала тамашачылары күрә алачак.


http://intertat.ru/


Теги: Эльвира ШАКИРОВА

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру