Журнал «Безнең мирас»

Җәй көне Якутия театрлары кино төшерә

Җәй көне Саха Республикасына (Якутия) бөтен театр коллективлары кино төшерә. Бу хакта Казанда төрки халыкларның “Нәүрүз” халыкара театр фестиваленә багышлап оештырылган матбугат конференциясеннән соң «Татар-информ» хәбәрчесенә Саха Республикасының (Якутия) Мәдәният һәм рухи үсеш министры урынбасары Владислав Левочкин әйтте.
Министрлык вәкиле Россия кинематографиясендә “Якут киносы феномены”н якут театры белән бәйләп аңлата. Ул республика театрларының һәрберсендә кино төшерү командасы оешкан булуын әйтте. “Театр артистлары, шәхси студияләргә оешып, кино төшерәләр. Кинематография белән бәйле өстәмә махсус белем алалар - кем продюсер, кем оператор... Җәйге сезонда барысы да кино төшерәләр. Фильмнар саха телендә төшерелә дә, аудиторияне киңәйтү өчен, рус телендә дубляж эшләнә”, - ди Владислав Валерьевич. Ул кайбер фильмнарның Россия прокатына керүен, фестивальләрдә уңышлы гына катнашуын ассызыклады.
Министр урынбасары әйтүенчә, фильм төшерүгә дәүләт зур ярдәм күрсәтми, әйтик, бер фильмга 100-300 мең сум, күп дигәндә, 500 мең сум ярдәм күрсәтергә мөмкин. Фильмнар коммерция уңышын күздә тотып эшләнә. “Кино төшерүче иң элек тамашачы ихтыяҗын күз алдында тотарга тиеш”, - ди Владислав Валерьевич. Шулай да Якутия кинематографистларның арзанлы ихтыяҗга йөз тотмавын, гомумкешелек проблемаларын күрсәтергә омтылышын билгеләп үтә.
Владислав Левочкин әйтүенчә, республикада елына кимендә ун тулы метражлы фильм төшерелә, кино төшерү өчен, бюджеттан 5 млн. сум акча бүлеп бирелә. Кинематографистлар, аны алу өчен, бәйгедә катнашалар.
Искәртеп узабыз, быел Төрки халыкларның "Нәүрүз" халыкара театр фестивале саха милли театрларына багышланган һәм Казанга Саха Республикасыннан (Якутия), Мәдәният һәм рухи үсеш министры урынбасары Владислав Левочкин җитәкчелегендә, дүрт театр килде.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/06/05/141950/

Теги: Рузилә Мөхәммәтова

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру