Журнал «Безнең мирас»

Борынгы уен коралы турында яңа китап әзерләнә

Гөслә уен коралы турында быел яңа китап чыгачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты, гөслә турындагы китапның авторы Эльмира Каюмова хәбәр итте.

“Бу китап фотоальбом сыман булачак, – ди Эльмира Каюмова. – Анда төньяк Казан арты керәшеннәрдә таралган гөсләләрнең фотолары һәм алар турында тиешле мәгълүмат урын алачак. Сирәк очрый торган материалны 2013 елдан бирле экспедицияләрдә үзем тупладым. Китапның төп максаты – гөслә ясауның югалган технологиясен яңартуга булышу, хәзерге осталарга ышанычлы, документаль чыгынаклар бирү”.
Галимнең хезмәте зур фәнни-гамәли кыйммәткә ия. Борынгы уен коралы турындагы китап белгечләргә дә, киң җәмагәтьчелеккә дә адреслана. Проек авторы үзе хәбәр иткәнчә, әлеге басма музыка галимнәре, укытучылар, башкаручылар өчен дә кызык һәм файдалы булачак.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/03/155467/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру