Журнал «Безнең мирас»

Башкортстанда Радий Хәбиров Стивен Сигалга көрәш буенча мастер-класс күрсәткән

Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров танылган Голливуд актерына, хәрби сәнгать остасы Стивен Сигалга Сабан туенда көрәш буенча мастер-класс күрсәткән. Кыр бәйрәме, беренче Бөтенроссия инвестицион Сабан туе кысаларында, 23 июньдә Әбҗәлил районында, Әскәр авылы янында узган. Бу хакта “Башинформ”хәбәр итә.
Актер сүзләренчә, “бу аңа элек таныш булмаган, бердәнбер спорт төре”. Радий Хәбиров аңа берничә көрәш алымын күрсәткән.
"Стивен Сигалның спорт дөньясында, шул исәптән көрәштә дә аның абруе бик зур. Без аның белән бу юнәлешне үстерү, көрәш сарае идеясе турында фикер алыштык. Ул Россия Чит ил эшләре министрлыгының махсус вәкиле. Аңа үзе тәкъдим иткән илнең төрле почмакларын күрү кызыклы”, - дип язган Радий Хәбиров үзенең Facebook битендә.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/25/188694/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру