Журнал «Безнең мирас»

Балык Бистәсендәге тарихи мәчет тулысынча хәйрия акчасына төзекләндереләчәк

(Зур Елга авылы, 5 гыйнвар, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Балык Бистәсе районы Зур Елга авылында урнашкан XIX гасыр ахырында агачтан төзелгән мәчет тулысынча хәйрия акчасына төзекләндереләчәк. Бу хакта тарихи мирас объектларын саклау комитеты рәисенең урынбасары Альберт Сәлахов бүген мәчет бинасында узган киңәшмә вакытында хәбәр итте.
Төзекләндерү эшләрен танылган архитектор Александр Попов алып барачак. Аның әйтүенчә, мәчет торгызуга 19 миллион сум акча бирелде, әмма бу сумманы бүләк иткән хәйрияче исеме журналистларга ачыкланмады.

  • Зур елга авылы мәчете 1879 елда җирле балта осталары тарафыннан төзелә. Совет чоры вакытында мәчет бинасы амбар функцияләрен үтәгән. 90нчы еллар башында мәчет халык кулына кайта һәм дәүләт тарафыннан XIX гасыр архитектура һәйкәле булып танылды.


Төзекләндерү эшләре бүгеннән башлап 2019 елның ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/05/178306/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру