Журнал «Безнең мирас»

Балтач районы Чепья авылы музее директорына 90 яшь

Балтач районы Чепья авылындагы «Халыклар дуслыгы» музеена нигез салучы, 50 ел шул музейда директор булып эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Галиевка 90 яшь. Шул уңайдан Чепья мәдәният йортында «Бөек бәхет – калсын киләчәккә сүнмәс нур булып» дигән чара узачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә  Татарстан Милли музееның матбугат үзәге җитәкчесе Руфия Мөхетдинова хәбәр итте.



Гарифҗан Галиев җитәкләгән «Халыклар дуслыгы» музеенда чит ил кунаклары да еш була. Биредә  21300 дән артык экспонат исәпләнә. 38 телдэ язылган истәлеклэр китабы гына да 13 томнан тора. Музейда 9 экспозиция эшли, шуның бер залы Бөек Ватан сугышына багышлана. Заманында Гарифҗан абый үзе сугыштан алып кайткан 113 экспонат та биредә урын алган. Г. Галиев кызыклы шәхес, туган авылы Каенсарда үз көче белән сугыш каһарманнарына һәйкәл куйдырган. Бөек Ватан сугышы вакытында Каенсарда 35 хуҗалык булган, шуннан 45 кеше яу кырына китеп бара. Аларның 22 сугыш кырында ятып кала, ә 21сенә туган якларына кайту бәхете татый. Алар арасында Гарифҗан агай да була. Бүгенге көндә Каенсарның каһарман егетләреннән ул гына исән калган. Шуңа күрә Галиев авылда һәйкәл булдыруны изге бурычы дип санады, диләр аның хакында якташлары.


3 апрель көнне 10:00 сәгатьтә Балтачның Чепья авылында узачак чарага Казаннан да кунаклар кайтуы көтелә.


«Татар-информ»


Теги: Мөршидә КЫЯМОВА

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру