Журнал «Безнең мирас»

Әстерханда май аенда узачак Федераль Сабан туеның программасы билгеле булды

12-13 майда Әстерхан шәһәрендә узачак XVII Федераль Сабан туеның программасы билгеле булды.


Әстерханга Россиянең 30дан артык төбәгеннән татарлар җыелачак. Әйтергә кирәк, Татарстаннан гына да 500гә якын сәнгатькәр барачак. 12 майда бәйрәмдә катнашучы күпсанлы делегацияләр шәһәрнең Г.Тукай исемен йөрткән 74нче урта мәктәбенә һәм Тукай скверына барачак, шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр куячак.


Шул ук көнне Әстерхан дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан һәм Әстерхан сәнгатькәрләре концерты һәм Татарстан Президенты исеменнән тантаналы кабул итү чарасы көтелә. Театр бинасында халык һөнәрчелеге күргәзмәсе, Әстерхан җиренең беренче татар шагыйрәсе Газизә Сәмитованың (1862-1929) “Ташлыяр сандугачы” китабы да тәкъдим ителәчәк. Газизә Сәмитова Әстерхан өлкәсенең Ташлыяр авылында сәүдәгәр гаиләсендә туган. Аның бабалары бу якларга Казан губернасы Тәтеш якларыннан килеп урнашкан була. Шагыйрәнең кулъязмалары Россия Фәннәр академиясенең Санкт-Петербургтагы Көнчыгышны өйрәнү институты китапханәсе фондында саклана. Беренче тапкыр аның шигырьләр җыентыгын 1965 елда Казанда бастырып чыгаралар. Газизә Сәмитова Ташлыярда җирләнгән. Якташлары аның истәлеген кадерләп саклый.


13 май иртәсендә кунаклар Әстерхан дәүләт университеты скверында татар Герой-шагыйре Муса Җәлилгә һәйкәл ачу вакыйгасында катнашачак.


Сабан туе “Волгарь” футбол клубының Үзәк стадионында узачак. Бәйрәм программасы 10.15 сәгатьтә Әстерхан һәм Татарстанның Түбән Кама районы сәнгать коллективлары чыгышы белән башланачак. Тантаналы ачылыш 11.00 сәгатькә билгеләнгән.


Стадион территориясендә милли уеннар, татар көрәше, күңел ачу мәйданчыклары, сәүдә рәтләре оештырылачак. Бәйрәм 16.00 сәгатьтә милли көрәштә җиңүче батырны бүләкләү һәм Федераль Сабан туеның символы – “Тулпар ат” сынын киләсе елда Россиякүләм чараны кабул итәчәк төбәккә тапшыру тантанасы белән тәмамланачак.


"Татар-информ"

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру