Журнал «Безнең мирас»

Анталия татарлары Камал театрының “Зәңгәр шәл” спектаклен Төркиягә чакыра

(Истанбул, 16 май, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Анталия татарлары Камал театрының “Зәңгәр шәл” спектаклен, А.Барыкинның “Су анасы” фильмын Төркиядә карау турында хыялланалар, Татарстанда басылган татар китапларын Анталиядә сатылуына өметләнәләр. Әлеге теләкләрен Анталиядә яшәүче татарлар хат итеп Татарстан Президентына юллаганнар.
Хатны кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Истанбул татарлары белән очрашуы вакытында Гөлназ Карамук тапшырды. Анталиядә яшәүче татарлар Гөлназ Карамукны хатны илтеп тапшыру өчен үз вәкилләре итеп сайлаганнар
Хат әлеге очрашуга катнаша алмаунда үкенечен белдерүдән башлана һәм Анталия татарларының иҗтимагый тормышын аңлату белән дәвам итә.
Хатта Төркиядә эшләп килүче бердәнбер шимбә көнге татар мәктәбенең эшчәнлеге аңлатыла. Анталия татарлары Татарстан Президентыннан “Туган тел” татар мәктәбен компьютер, проектор кебек техник җиһазлар, хрестоматик китаплар, уку әсбаплары белән тәэмин итүне сораганнар. Татар диаспорасының татар тарихына, мәдәниятенә, әдәбиятына кагылышлы татарча һәм русча китапларга ихтыяҗлары булуы әйтелгән.
Хатны әзерләүчеләр Анталия китап кибетләрендә Татарстан китап нәшриятларының китаплары сатылуына ярдәм итүен үтенгәннәр. Бигрәк тә балалар әсәрләренә таләп күп булуын белдергәннәр. Быел җәй Анталиядә узачак халыкара Сабан туе бәйрәмендә Татарстан китап нәшрияты вәкилләренә китап күргәзмәсе оештыруга ярдәм итүен сораганнар.
Хатта Анталиядә даими гомер итүче ике меңнән артык татарның мәшһүр “Зәңгәр шәл” спектаклен Г.Камал исемендәге академия театры артистлары уйнавында Анталия сәхнәсеннән карау теләкләре белдерелгән. Татар киносын Төркиядә популяштыру максатыннан режиссер А.Барыкинның “Су анасы” фильмын да Анталия кинотеатрларында күрсәтелүен оешыруда дәүләт ярдәме кирәклеге бәян ителгән. Боларның агымдагы елның Россия-Төркия багланышларында “Мәдәният һәм туризм елы” игълан ителү уңаеннан бик урынлы чаралар булачагына басым ясалган.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/16/186392/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру