Журнал «Безнең мирас»

“Әни, әнкәй, әнием” бәйгесендә беренче урынга Айсылу Лерон лаек булды

Телевидение алып баручысы һәм журналист Айсылу Лерон Казанның 20нче гимназиясендә беренче тапкыр шәһәр күләмендә узган “Әни, әнкәй, әнием” бәйгесендә абсолют җиңү яулады. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә үзе сөйләде.
Айсылу Лерон сүзләренчә, бәйгедә Казан районнарында җиңү яулаган әниләр катнашкан. “Барлыгы алты әни катнашты, кызганыч, җиденче әни авырып китте. Элек конкурс Совет районында гына узган булган”, - диде ул.
Конкурс биш этаптан торган. Яшь әниләргә визитка, бишек җырын җырлау, һөнәр күрсәтү, милли ризыкны тәкъдим итү, милли бию башкару кебек биремнәр бирелгән.
“Бу конкурска әзерләнгәндә бик дулкынландым, чөнки ул зур җаваплылык таләп итте. Улым Нурихан йөри торган Мәскәү районындагы “Балакай” бакчасын, шул райондагы икенче гимназиягә йөрүче кызым Фәридәнең мәктәбен якладым. Үзем генә түгел, гаиләбез белән әзерләндек”, - дип сөйләде Айсылу Лерон.
“Мин бу бәйгедә әни буларак балаларымны да сәхнәгә чыгардым, без җырладык, балалар шигырьләр дә сөйләде, алар өчен дә бу бәйге тәҗрибә булды”, - диде җиңүче.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/24/177709/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру