Журнал «Безнең мирас»

Андрей Кузьмин: "Үткәрелүче реформалар "Татмедиа"ны кирәкле юнәлешкә этәрә"

Казанда «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте эшчәнлегенең 2016 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Медиа-холдингның генераль директоры Андрей Кузьмин сүзләренчә, 2017 елны «Татмедиа»да «сак кына килүче оптимизмны тоемлап» каршылыйлар.


Быел Татарстанның эре медиа-оешмаларында үзгәртеп кору елы булды: муниципаль районнарда филиалларны үзгәртеп кору һәм яңадан формалаштыру старт алды, «Татарстан 24» телеканалы үз эшчәнлеген башлады. Бу реформалар холдингны дөрес юнәлештә алга этәрә, дип инана «Татмедиа» генераль директоры Андрей Кузьмин.


«Холдингны җитәкли башлавыма бер ел үтте. Бу вакыт эчендә без сезнең белән зур эшләр башкардык һәм без бүген алга таба ышанычлы карыйбыз. Мин бөтен холдингта үз эшләре өчен җан атучы һәм үз артларыннан коллективны алып баручы команда барын сизәм», – дип билгеләп үтте җитәкче.



«Татмедиа» җитәкчелегеннән рәхмәт сүзләренә пенсиягә китүче җитәкчеләр – «"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы редакциясе» филиалы директоры Рәмзия Зарипова, «"Чистай хәбәрләре" газетасы редакциясе» филиалы директоры Ольга Бандишоева һәм «"Зәй офыклары" газетасы редакциясе» филиалы директоры Николай Шамионов лаек булды.


«Күптән түгел Минтимер Шәймиев: "Кешеләрне яратмасаң – хакимияткә барма" дигән иде. Мин үз эшемне, кешеләрне, газета укучыларыбызны бик яратам», – дип белдерде газета эшенә 30 елдан артык гомерен багышлаган Рәмзия Зарипова.


Үз теләге белән «"Ялкын" журналы филиалы» директоры Йолдыз Миңнуллина һәм «"Чаллы-ТВ" телерадиокомпаниясе» филиалы директоры Зөфәр Дәүләтшин үз вазифасын калдырды. «Татмедиа» генераль директоры исеменнән барысына да Рәхмәт хатлары тапшырылды.


Медиа-холдинг филиалларын үзгәртеп кору барышында Баулыда, Түбән Камада, Казанда һәм Зәйдә аерым филиаллар ябылды. Әмма бу гаммәви мәгълүмат чаралары эшчәнлеге туктатылу түгел. «Филиал ябылу бу матбугат чарасы ябылу дигән сүз түгел. Газеталар югарыда күрсәтелгән шәһәрләрдә берләштерелгән филиаллар базасында чыгачак», – дип белдерде Андрей Кузьмин.


Бүгенге көндә «Татмедиа» җәмгыятендә басма матбугатның гомуми тиражы 235 мең 117 данәдә, бу планнан 104 процент тәшкил итә. 136 меңнән бераз артыграгы яздырып алынучы тиражга керә. Язылу кампаниясе төгәлләнергә санаулы көннәр калып бара, диде Андрей Кузьмин һәм филиал җитәкчеләрен тиражны арттыруда актив булырга чакырды. Республика матбугат чаралары интернет-версияләре быел актив эшләгән: ел дәвамында медиахолдинг сайтларына 37 миллион 810 мең кеше кергән. 530ы уникаль – бу 2015 ел белән чагыштырганда 10 миллионнан артык кеше кергән, 35 процентка күбрәк дигән сүз.


Тулаем республика өчен «Татарстан 24» телеканалының эшләп китүе зур вакыйга булды – октябрь аенда район телестудияләре белән видеоматериаллар алышу башланды. Бары өч ай эчендә канал эфирында 600 телесюжет Татарстан муниципаль районнарыннан үтте. Шулай ук үзгәрешләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы структурасында да узды. Аның составына «Интертат» һәм «События» порталлары керде. Моннан тыш, Татарстандагы бердәнбер мәгълүмат агентлыгы командасы җитди яңарды. «Татар-информ» сайтына көненә яз айларында 8 меңләп кеше кергән булса, бу адымнар белән декабрь аена 25 меңгә кадәр арттыруга ирешелде. Радиотапшырулар эшчәнлеген киңәйтү буенча эш дәвам итә. «Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча Чаллыда татар телендәге мәгълүмати концепцияле «"Күңел" радиосы» тапшырулары белән FM-каналын оештыру бара. Челтәр партнеры булып бүген радиостанция Мамадышта, Байлар Сабасында, Биектауда эшли. Июль аенда шәһәр хакимияте башлыгы ярдәме белән Буада радиотапшырулар чыгарылышы башланды», – дип хәбәр итте «Татмедиа» генераль директоры.


Татарстан редакцияләре өчен узып баручы ел һөнәри осталык бәйгеләрендә уңышлы булды. Гаммәви матбугат чаралары журналисты өч халыкара, 26 бөтенроссия һәм 80 төбәк бәйгеләрендә җиңүче һәм призер булды.


Киңәшмә ахырында Андрей Кузьмин 24 филиал җитәкчесенә уңышлы эшләре өчен дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.


«Татар-информ»

Теги: Алексей Анисимов

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру