Журнал «Безнең мирас»

Андрей Кузьмин: "Әлеге язылу кампаниясе оптимизм уята"

Бүген Татарстан Дәүләт Советы депутатлары «Татмедиа» АҖнең «#2017 елга язылу бүләк ит» акциясенә кушылды. Республика парламенты бинасында депутатлар 170тән артык басмага язылды.


clipboard66


Акциягә беренчеләрдән булып, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова кушылды. Ул «Казанский медицинский журнал»га язылды һәм шулай ук хәйриячелек максатыннан «Салават күпере» журналын һәм «Шәһри Казан» газетасын яздыртты. Депутат Марат Шаһитов 25 ветеранга «Казанские ведомости» газетасын, Азино округындагы барлык мәктәпләргә «Идел» журналын яздырды. ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин балалар йортларына «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларын бүләк итте. Ул шулай ук картлар йортларына «Ватаным Татарстан» һәм «Республика Татарстан» газеталарын бүләк итеп яздырды.


Искәртеп үтик, «Татмедиа» якыннарыңа яисә социаль оешмаларга Яңа ел бүләге итеп вакытлы матбугат басмаларын яздырту акциясен дәвам итә.


«Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин хәбәр иткәнчә, вакытлы матбугатка яздыру 25 декабрьгә кадәр дәвам итә. Декабрь башында газета һәм журналларга ташламалы бәядән язылу мөмкин булачак.


«Хәзерге язылу кампаниясе оптимизм уята. Без, “Татарстан почтасы” мәгълүматлары буенча, узган ел дәрәҗәсендә – 99,9 процентта барабыз. Шунлыктан республикада язылу кампаниясе тиешле дәрәҗәдә үтәр дигән ышаныч бар», – диде Андрей Кузьмин.


«Татар-информ»

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру