Журнал «Безнең мирас»

Алтай өлкәсенең бердәнбер татар авылы мәктәбе ябылырга мөмкин

Алтай өлкәсе Угловский районы Беленькое авылында бары татарлар гына яши. Авылның мәктәбе ябылу алдында. Әлеге мәсьәләне чишергә ярдәм итүне сорап “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Алтай өлкәсендәге “Яшь йөрәкләр” клубы җитәкчесе Артем Зиннәтуллин мөрәҗәгать итте.



“Әлеге авылның элеккеге исеме – Букур. Быел без анда Сабан туе үткәрергә планлаштырабыз. Әмма авылдагы мәктәпне ябып, анда мәдәни үзәк ачарга йөриләр. Балалар исә күрше авылга йөреп укыячак. Авылда барысы да татарча яхшы белә, сөйләшә. Гәрчә татар теле мәктәптә факультатив буларак кына укытылса да”, – диде Артем Зиннәтуллин агентлык хәбәрчесенә.


Беленькое авылы мәктәбе директоры Надежда Хәйбуллина сүзләренчә, мәктәп 9 еллык. Биредә барлык фәннәр дә укытыла һәм аның өчен мөмкинлекләр дә, укытучылар да җитәрлек. Әмма авылда балалар саны аз булу сәбәпле, мәктәпне ябарга уйлаганнар.


“Авылыбызда 120ләп кеше яши. Мәктәптә дә балалар саны 9 гына. Клуб та, кибет тә юк. Мәктәп ябылса, авыл да бетәчәк, чөнки яшьләр болай да, эш юк дип, авылда калмый, калага китү ягын карый. Мәктәп бинасы 1963 елгы булса да, анда укытырга мөмкинлекләр каралган. Укытучыларыбыз да тәҗрибәле. Белем бирү учреждениесе ябылса, без дә эшсез калачакбыз”, – дип борчыла директор.


Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев сүзләренчә, ул әлеге авыл хакында ишетеп белә, әмма андагы мәктәп мәсьәләсе буенча аңа мөрәҗәгать итүче булмаган. Шуңа да ул Алтай өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе белән элемтәгә керергә һәм бу мәсьәләне чишәргә вәгъдә бирде.


http://tatar-inform.tatar

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру