Журнал «Безнең мирас»

Әхәт Гаффарның юбилей кичәсе Балык Бистәсе талантларын бергә җыйды


Күренекле татар язучысы Әхәт Гаффар үзенең иҗат кичәсен талантлы якташлар очрашуы буларак күзаллаган. Татарстан язучылар берлегенең Тукай клубында язучының 70 яшьлегенә багышланган юбилей кичәсе бара.



Әхәт Гаффар тумышы белән Татарстанның Балык Бистәсе районының Олы Әшнәк авылыннан. Язучыны котларга Балык Бистәсе районыннан чыккан талантлар - танылган артистлар Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләй килгән, алар язучы иҗатыннан өзекләр, шигырьләр укыдылар.


Кичәне Әхәт Гаффарның тагын бер якташы - авылдашы, Тинчурин театры артисты Ирек Хафизов алып бара. Ул бик горурланып үзенең Әхәт Гаффар белән бер урамда яшәвен, Олы Әшнәк авылында хәзер бу урамның Әхәт Гаффар урамы дип аталып йөртелүен әйтте.


Әхәт Гаффар Балык Бистәсеннән бик күп язучылар чыгуын искә төшерде. Язучы Балык Бистәсе районының Болгар җирләре булуын искәртте. Бу яктан язучыларның күп чыгуын Кол Галинең шушы җирләрдән булуына бәйләп аңлатты. Үзенең яза башлавын ул якташ язучысы Вакыйф Нуруллин белән бәйләде.


Язучылар берлегенең Тукай клубына язучыны котларга каләмдәшләре, якташлары һәм иҗатын яратучылар килгән.

Татар-информ

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру