Татар дөньясы Уку өчен 2 минут

Бәләбәйдә – иҗат кичәсе

Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә танылган публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстанның Фатих Кәрим, Динис Бүләков исемендәге премияләре лауреаты Әнвәр Сөләймановның иҗат кичәсе узды.

 

Танылган публицист Әнвәр Сөләйманов.

 

 

Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә танылган публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстанның Фатих Кәрим, Динис Бүләков исемендәге премияләре лауреаты Әнвәр Сөләймановның иҗат кичәсе узды.

 

Бу кичтә журналистика ветераны Әнвәр Зөфәр улы Сөләйманов үзенең данлыклы геройларының кайберләрен «Урал-батыр» милли мәдәниятләр үзәге сәхнәсенә җыйды.

 

Әйтергә кирәк, аның моңа охшаш иҗат кичәләре шаулап-гөрләп туган җире – Башкортстанның Бишбүләк районындагы Кыңгыр-Мәнәвездә, шулай ук Кунаккул һәм Бишбүләк авылларында, Миякә районындагы Мәнәвезтамакта, Ярмәкәй районы үзәгендә, хәтта заманында Уфа «Нур» Татар дәүләт театры бинасында һәм Казанда да үткәрелгән иде.

 

Чираттагысы Бәләбәйдә оештырылуның җитди сәбәпләре бар икән. Биредә Әнвәр Сөләймановның якты эзләре калган. Монда аңа ике чор яшәргә насыйп була. Баштарак 13нче һөнәри-техник училищесында укыта, соңрак «Автонормаль» заводында ял базасын төзетә һәм аның директоры булып эшли. Шәһәрдә йорт сала, биредә кызы Ленара туа. Бертуган энесе, хәзер инде мәрхүм рәссам Мәрвәр Сөләйманов та гаиләсе белән шушында яшәгән.

 

Еллар үткәч, Әнвәр әфәнде балачак хыялына әйләнеп кайта. Аңа борынгы Бәләбәй шәһәрендә Башкортстанның «Кызыл таң» республика газетасы үзхәбәрчеләр пунктын оештыру бурычы йөкләнә. Һәм ул Бишбүләк, Миякә, Бәләбәй, Ярмәкәй районнарына йөреп, төрле темага журналистик материаллар, бигрәк тә кеше язмышлары турында кинәнеп, ихлас мәкаләләр яза. Ифрат тынгысыз, эзтабар-журналист – Татарстанда яшәгән 121 данлыклы якташыбыз хакында ике китап авторы да.

 

Якташыбыз күптән лаеклы ялда булса да, кул кушырып утырмый, һаман эзләнә, уйлана. Иҗат кичәсенә үзенең геройларын очрашуга чакыруы да шуңа дәлил. Бу кичтә «Урал-батыр» үзәге тальян гармун, баян моңнарына күмелде. Татар гимназиясенең йөзек кашы булган «Илһам» гармунчылар ансамбле (җитәкчеләре Гүзәл һәм Тимерхан Әхмәтовлар) әлеге кичәгә онытылмаслык ямь өстәде. Әнвәр Сөләймановның иҗатташ дуслары – танылган шагыйрьләр, җырчылар, биючеләр сәхнә тотты. Җирле татар мәдәни үзәге җитәкчесе Рәсүл Гәрәев, Бәләбәй районы хакимияте вәкиле Фидалия Халикова авторга күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.

 

 

Әнвәр Сөләймановның (уртада) Бәләбәйдә үткәрелгән иҗат кичәсенә килгән кунаклар. /Л.Фәттахова фотолары

 

 

Фойеда Бәләбәй төбәгенең горурлыгы булган күренекле затларга, хезмәт каһарманнарына багышланган экспозиция, Әнвәр Сөләймановның төрле елларда басылган 9 китабы, газета-журналларда дөнья күргән язмалары белән таныштыра торган күргәзмә дә тәкъдим ителгән иде.

 

 

«Мәдәни җомга» газетасы

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи