Тарихи мирас Уку өчен 2 минут

Сафагәрәй хан

Сафагәрәй хан (1510-1549) – Казан ханлыгының унберенче идарәчесе. Ул тәхетне өч мәртәбә биләгән: 1524 елның июненнән 1531 елның апреленә кадәр, 1535 елның 25 сентябреннән 1546 елның гыйнварына кадәр, 1546 елның июль уртасыннан 1549 елның мартына кадәр хакимлек иткән.

 

«Сафагәрәй хан». Рушан Шәмсетдинов рәсеме

 

 

«Сафагәрәй идарә иткәндә, шактый гына хәрби һәм дипломатия эшлеклеләре мәйданга чыга. Рус чыганаклары яубашлары арасында Итәк кырындагы сугышта катнашкан Отуч бәкне һәм хан тәрбиячесен – «аталык» Талышны искә алалар. Солых шартнамәсенә кул куяр өчен, рус илчелеге белән Мәскәүгә Апай углан һәм Бәхтекилде бәк җибәрелә. 1526 елның мартында дипломатик сөйләшүләр өчен Гази бәк, Чура бәк һәм Тәвәл бакши Мәскәүгә бара. 1528 елның көзендә Мәскәүгә тагын илчеләр кузгала – Табай бәк, Данай бәк, Ибраһим бакши; 1529 елның башында Мәмеш бәк, Курат бәк һәм Шир Мәргән бәк чурачылардан торган илчелек рус хөкүмәте белән солых шартнамәсенә кул куя, ләкин күп тә үтми, ул бозыла. Рус елъязмаларының хәбәре бик тонык: «Падишаһ тиздән үзенең антын бозды һәм (казаннар) бөек кенәзнең илчесе Андрей Пильемовны бик нык мәсхәрә иттеләр». Ләкин бу «мәсхәрә» нидән гыйбарәт икәнлеген елъязмачы аныкламый. Рус хөкүмәте Казанда шартнамәнең үтәлешен күзәтергә тиешле вәкилләрне тоткарлый һәм сугышка әзерләнә башлый».

Михаил Худяков «Очерки по истории Казанского ханства» (1923)

 

 

«10 июльдә казанлылар белән мәскәүлеләр арасында сугыш башланды. Казанлылар үлемнән һич курыкмый сугышырга керештеләр. Фәкать көндез гадәттән тыш гайрәт белән сугышкан хәлдә, кичләрен игътибарсыз булырлар, сугыштан туктагач, иркенләп йокларлар иде. Каравылларның йоклауларын Мәскәү гаскәре ай яктысында күреп белгәнлектән, ныгытмага кадәр барып, агач диварларга сумала вә май сөрттеләр, коры печән китереп ут төрттеләр. Ныгытманың шушы җире янып ачылды, бу урыннан Мәскәү гаскәре шәһәргә керде, йоклап яткан халыкны өйләргә кереп үтерделәр. Төрле җирләргә ут салдылар, 60 меңләп җан иясен кылыч белән вә яндырып һәлак иттеләр. Казан баһадирларыннан мәшһүр сугышчы Аталык шул вакыт һәлак булды. Сафагәрәй хан, Казаннан чыгып, Арча шәһәренә качты. Бу вакыйга июльнең 16-17 нче көннәрендә булган иде. Әгәр дә бер һөҗүм итсәләр, Мәскәү гаскәренең тәмам шәһәргә кереп басып алачакларында шөбһә юк иде, чөнки Казанда сәламәт гаскәр 12 мең чамасы гына калган иде. Чирмешләр рус гаскәрләренең никадәр азыкларын, малларын талап алсалар да, Мәскәү гаскәре һаман да күп вә көчле иде. Сафагәрәй ханның гаскәр җыеп килүеннән куркып булса кирәк, Мәскәү гаскәре ошбу сәгатьтә казанлылар белән солых итте дә, Мәскәүгә кайтып китте».

Ризаэддин Фәхреддин «Казан ханнары» (1995)

 

 

«Аннан соң – кардәшенең углы Сафагәрәй хан бине Мәхмүдгәрәй бине Миңлегәрәй хан. Сәхибгәрәй хан Казан ханлыгын ташлап киткәннән соң, ул билгеләп калдырган Сафагәрәй хан 7 ел хөкем сөрә. 7 елдан соң тәхеттән төшерелеп, Россиянең ярдәме белән, Җангали хан бине Аллаһияр бине Бәхтияр бине Якут бине Мөхәммәд хан Казанны яулап ала. Үзе Казанда 4 ел хан булып торгач, халык аны куып җибәрә һәм ахырында [ул] Мәскәүдә үтерелә. Сафагәрәй яңадан урынына кайтып, 11 ел патшалык иткәннән соң, русларның ярдәме белән, Шаһгали хан Казанга килеп керә. Бер ай эчендә Сафагәрәй хан, тагын Казанга кайтып, Шаһгали ханны куып җибәрә, һәм үзе өченче мәртәбә тәхеткә утыра. 3 ел чамасы ханлык иткәч, 956 (1549) елда Казанда вафат була.

 

Җәнаби үзенең тарихында болай дип яза: «Ул [Сафагәрәй] ханнарның олыларыннан, усалракларыннан иде. Аның заманында патшалык бакчалары рәхәт, ә мәмләкәте төзек иде. Үлгәч, аның урынына углы Димешгәрәй хан [Үтәмешгәрәй] калды. Ул өч яшьлек бала иде. Бер ел чамасы патша булып утырды. Аның вакытында кяферләр Казанга нәфесләрен сузып, һаман якынлаша килделәр һәм Шөгъләгәрәй [Шаһгали] заманында аны яулап алдылар».

Шиһабетдин Мәрҗани «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» (1989)

 

 

Мәскәү гаскәренең 1530 елда Казан ханлыгына яу чабуы. Урыс елъязмасыннан миниатюра

 

01

Сафагәрәй – 1510 елны Кырымда дөньяга килгән. Мөхәммәдгәрәй, Сәхибгәрәй һәм Сәгадәтгәрәйнең ир туганы Фатихгәрәйнең улы була. Димәк, Сафагәрәй – Сәхибгәрәйнең җияне. Казан тәхетенә тәүге тапкыр утырганда Сафагәрәйгә нибары 13 яшь була.

 

02

Рус елъязмаларында аны СафаКирей, Асафа-Кирей, Сава-Кирей, Сава-Гирей, Сыфа-Кирей дип атыйлар.

 

03

Герберштейн үзенең «Записки о Московии» хезмәтендә болай язып калдыра: «Абзасы боерыгына буйсынып юлга чыккан үсмер малайны патшалыкның дәрәҗәле кешеләре Иделдәге Сәүдәгәрләр атавы янында зур хөрмәт белән каршы алалар».

 

04

1524 елда Мәскәү Казанга каршы яңа һөҗүм оештыра. 150- 180 мең гаскәридән торган чирү Казан янына төрле вакытта килеп җитә. Алар арасында Казан тәхетенә дәгъва белдерүче Шаһгали дә була.

 

05

Казанлыларның Мәскәүгә каршы көрәшен ундүрт яшьлек Сафагәрәй җитәкли. Ул тартышуның нәтиҗәсе буларак, рус дәүләте белән солых төзелә һәм аның буенча Василий III Сафагәрәйне Казан ханы итеп танырга мәҗбүр була.

 

06

Җиңелү үчен кайтару йөзеннән, рус хөкүмәте үз сәүдәгәрләренә Казан ярминкәсенә баруны тыя. Ләкин зыяны, татарлардан битәр, русларның үзләренә тия.

 

07

1525 елның көзендә һәм 1527 елның мартында Мәскәүдә Казан илчеләре булып кайта.

 

08

1530 елда сугыш янә кабынып китә. 10 июльдә рус гаскәре Казан янына килеп җитә. Мәскәү тарафыннан җибәрелгән чирү кирмәнне ала алмый, чөнки коеп яуган яңгыр аркасында укчылар мылтыкларын һәм тупларын ташлап китәләр. Казанлылар исә, каладан чыгып, коралларның барысын да үзләштерәләр.

 

09

1549 елның мартында Сафагәрәй хан кинәт җан тәслим кыла. Инсульт сәбәпле вафат булган дигән фараз бар.

 

10

Сафагәрәйнең берничә уллары була: Мөбәрәк белән Бүләк – кырымлылар, төпчек Үтәмеш исә 1546 елда Казанда туа.

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 3
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи