Журнал «Безнең мирас»

Миллият сүзлеге. Ат

Ат – Гомумтөрки сүз – елкы/йылкы. «Ат» сүзенең борынгы төрки формасы – ахта, монгол телендә – агыт. Борынгы төркичәдә ат мәгънәсендә йунд сүзе дә теркәлгән. Телдә күзәтелә торган бахбай сүзе (ат чакыру ымлыгы) шулай ук ат мәгънәсенә ия. Осетин телендә баек – ат, Вятка ягы руслары сөйләшендә бах –«кляча». Себер татарларында ярым кыргый атны имнек дип атыйлар. Охшаш сүз байтак кына телләрдә дә бар.
Күп кенә галимнәр атны беренче башлап төркиләр кулга ияләштергән, дигән фикердә. Бу хәл моннан дүрт мең еллар элек Евразиянең дала һәм урман-далаларында булган, дип уйлыйлар.
Татар кешесе атны гомер-бакыйга яраткан, ат исемен мәңгелек җырларына кушып җырлаган, чөнки «кара да гынай урман, караңгы төн, яхшы атлар кирәк лә үтәргә...» Ат менгән татар җайдагы тимер «яраплан»нарга кадәр үк үзен очар кош итеп тойган. Такташ та: «Бирегез ат миңа! Кем, әй? Мин атланыйм! Могҗиз көчләр бармы? Бирегез, канатланыйм!» – ди. Ә Тукай әйтә: «Без тынычта аттан артык эшлибез!» – ди... Әгәр кеше кыргый атны кулга ияләштереп, тулпар иткән булса, адәмнең үзен кеше итеп малкае үстергән, тулпары аны алга алып барган – тук­ландырган һәм тәрбия кылган, гуманлы булырга, адәм булырга өйрәткән... Төрки сугышчысы яраланып, атыннан егылып төшә калса, аның өйрәтелгән аты, җайдак янына ятып, аңа ияргә утырырга булышкан һәм хуҗасын сугыш кырыннан алып чыккан...
Гомумән, атларның акылга ия булуы – бәхәссез факт. Тренировка үткән сугыш атларын моңа мисал итеп китерергә мөмкин. Мәс., 1815 елда Ватерлоо янындагы сугыштан соң сэр Эстли Купер бер дюжина (унике) яралы ат сатып алып, аларны дәваларга ниятли. Чыннан да дәвалау яхшы нәтиҗә бирә, атлар һәммәсе дә аякка баса. Эстли Купер аларны паркка иреккә чыгаргач, шуңа таң кала: болар бернинди командасыз-нисез бер саф булып тезеләләр, атакага ташланалар, аннан кире борылып кайталар... Һәр иртәне алар шушы күнегүләрен зур канәгатьләнү белән кабатлый башлый. Мондый бушлай спектакльне карарга ерак җирләрдән дә халык килә торган була...
Бездә атларны яше һәм җенесе буенча төрләргә бүлү системасы шактый җентекле итеп эшләнгән. Мәс., айгыр – иркәк ат, асау айгыр яки өер айгыры – токым иркәге, азман – печелергә билгеләнеп тә, печелмичә калган айгыр, бия – инәк ат, байтал – әле колынламаган яки колынлаудан туктаган бия, тай байтал –ике яшьлек бия, конан байтал – өч яшьлек бия, ту бия – симертелә торган бия, кырыс ат – кызрач ат, кысрак – бөтенләй колынламый торган бия, колын (колкай, көлкәй, көләш) – бер яше тулмаган ат, кырыкмыш – икенче яшькә киткән яшь ат, тай, ябага тай – ике яшьлек ат, тай-тулак – төрле яшьтәге колыннар, конан – өч яшьлек ат, дүнән – дүрт яшьлек ат, тулак – бишенче яше белән бара торган ат, алаша – печтерелгән ат (Тау ягы-Тархан сөйләшендә алашаны къазакъ ат диләр).
Бик ябык, бетеренгән атны татар җәләк дип атаган (диалект). Озын торык дип озын гәүдәле атка әйтәләр.
Р.Әхмәтьянов атларның бәдән төзелешенә һәм холкына бәйле шактый күп атамаларны телгә ала («Татар терминологиясенең тарихи чыганаклары», 2003). Мәс., чабышкы – узыш аты, юрга һәм юртак – чабу рәвешләре буенча бирелгән атамалар, чаман (чәмән) – әкрен йөрешле ат, чалык – тиз йөрешле ат, чарыс – тиз йөрешле ярсу ат, җилаяк ат – чалык ат, артак – кыргыйлашкан, өйрәтелмәгән яисә холкы бозык ат, тухшун – көтмәгәндә тибә торган холыксыз ат. Шәп йөреп, тиз арый торган атны авык ат дигәннәр. Йөремтәл ат – бер урында гына торырга яратмый торган, йөремсәк ат. Ярашык – чабыш өчен алдан күнектереп куелган ат. Артын сикертеп, атланган кешене егып төшерә торган атны Себер татарлары мөңки торган ат, мөңкөшәк ат диләр.
Ат төсләре: ак, акбүз, алмачуар, болан, бурлы, бүз (мәс., бүз байтал), бүртә (саргылт-ак, русча – мухортый), җирән, кан җирән, калтар, кара, кир яки кире ат – борын очлары, аяклары сары төстә булган туры (көрән, җирән) ат, коба, коба кызыл (русча – муругий), коба туры, кола, коңгыр, көрән, күк (мәс, күк байтал), күк-ала, күк-җирән, кыяр-чуар, сары, тимеркүк, таргыл, туры, тәңкә-чуар, чагыр, чал, чалка, чуар, чел, чөлкәр, җара, җирән һ.б. (барысы утыздан артык). Бу төсләрнең кайберләре татардан рус теленә дә кереп үзләшкән (буланый, каурый, чалый, чубарый кебек). Бүртә ат белән русча мухортый сүзләренең охшаш яңгырашы да колакны сагайта.
Маңгаенда һәм томшыгында ак тап булган атны кашка дип (Мәхмүд Кашгарыйда – угар ат), ак аяклы атны чаптар дип атыйлар («ялы һәм койрыгы чал булган, аксыл җирән ат» дигән билгеләмә дә бар).
Эшкә иң яраклы яшьтәге атларны татау ат дигәннәр.
Даһи Гомәр Хәйям (ХI-ХII гасырлар) үзенең бер трактатында атларның фарсы телендәге 42 төрле төсен атап, ул атларның сыйфатларын күрсәтә. «Элекке заманнарда, – дип яза ул, – бер генә халык та атларны, аларның өстен якларын һәм кимчелекләрен фарсылардан артык белмәгән, чөнки фарсылар ул чакта бөтен дөньяга хуҗа булганнар һәм гарәптә яки үзләрендә нинди яхшы ат күренсә, аларга китерә торган булганнар. Бүген исә бер генә халык та моны төркиләр хәтле белми, чөнки болар көне-төне ат белән шөгыльләнәләр һәм бөтен дөньяга алар хуҗа».
Борынгы төркиләрдә атлы гаскәр төркемнәре, кайда урнашуына карап, төрле төстәге атларга атланган була. Мәс., көнбатыш канаттагы гаскәри атлар барысы да акбүз, көнчыгыштагылары соры (кашка), төньяктагылары кара, ә көньяктагылары җирән булган.
Бөгәч – зур, йомры гәүдәле, бик көчле ат; субай (субагай) –озын торыклы, сылу гәүдәле ат; җабай (ябай) ат – кыска аяклы тәбәнәк ат; казак ат – алаша (Тау ягы сөйләшендә); ядау яки җәләхә – начар, арык, бетешкән ат; маштак (фарсыча пас­так) –тәбәнәк ат; көмре ат – калку томшыклы ат токымы; бөкрәч ат — рус халык әкиятендәге Конёк-горбунок. һ.б. Мифологиядә канатлы эт комай дип аталган. Канатлы ат (дөлдөл) – пегас (поэзия символы).
ХIХ гасыр азакларында Россиядә хәрби-ат исәбен алу вакытларында барлык атларнаң 60-65 проценты тәбәнәк токымлы (дөресрәге – токымсыз) буларак теркәлгән, ягъни аларның сыртларына кадәр биеклеге 1 аршын 14 карыштан артмаган.
Менге атлар арасында дон атлары, кыргыз, башкорт, калмык, текин, кабарда һ.б. токымлы атлар югары бәяләнгән.
Татар һәм башкортлар календарь буенча елкы елында туган угылларына «Елкыбай» исеме кушканнар. Хәтта елкы елының ничек киләсен дә Кояш чыкканда кайсы атның Кояшны беренче булып күрүенә карап гөманлаганнар. Мәс., әгәр Кояшны туры ат күргән икән, елны әйбәткә юраганнар.
«Татар ат дирбиясенә игътибарлы булган, атын матур итеп «киендерергә», бизәргә яраткан. Атның сәламәтлеген, чисталыгын кайгырткан. Әйтик, татар тимерчеләре арасында ат дагалау осталары булган. Әле безнең көннәрдә дә, 1986 елда, Казан ипподромы җайдагы Ренат Гайнуллин Түбән Новгородта (ул чагында Горький шәһәре) үткәрелгән бер бәйгедә атны 12 минут 28 секундта дагалап, беренчелекне яулап алган иде.» (Милли архив директоры Дамир Шәрәфетдиновның бер әңгәмәсеннән.)
Шулай да Казанда атлы һәйкәл юк. Шәһәр ипподромы каршындагы калай малай белән калай малкайны исәпкә алып тормыйбыз. Бу хакта шагыйрь Марсель Галиев тә күптән борчыла: «Ханлыкка нигез салган Олуг Мөхәммәдкә шундый [атлы] һәйкәл куелу – милләт бар, яши һәм яшәячәк икәнен раслау булмас идемени», – дип яза ул.
Әйе, татар атка һәйкәл куярга бурычлы. Юк, ул аны иярләмәсен, иркә тулпарына йөгән салмасын, муеныннан кочып янәшәдә яланаяк килеш басып кына торсын, ә иңенә тулпарының озын толымнары салынып төшсен. Чөнки элек татарның һәм атның чәче-чәчкә бәйләнгән булган. (Соң булса да уң булсын дигәндәй, шулай да Татарстанның Нурлат шәһәрендә атның үзенә генә куелган һәйкәл бар икәнен искәртик. Арт аякларына бас­кан гайрәтле ат һәйкәле шәһәрнең үзәк мәйданында тора.)
Нурлат, Әгерҗе һәм Әлки муниципаль районнарының гербында ат сурәтләнгән булуы турында да әйтеп китик.
ХVII гасыр урталарына кадәр Мәскәүне һәм башка рус шәһәрләрен атлар белән тәэмин итү эше башлыча татар кулында була. Ә борынгырак чорда Киев Русена атларны кыпчаклар китереп сатканнар. Рус елъязмалары андагы мал базарында Велес дигән алла сыны торган, дип сөйли. Фәндә Велес/Волос исемен «вол/мал иясе» дип аңлатучы версия дә бар икәнен әйтеп китү урынлы булыр.
Казан каласының үзендә ат сәүдәсе өчен махсус базар (Елкы мәйданы – «Коневая площадка») эшләп килгән.
1712 елда Пётр патша чыгарган указ нигезендә Россиядә дә нәселле атлар үрчетү өчен заводлар оештырыла башлый.
1887 елда Н.Д.Сазонов дигән кеше Спас өязендә ат заводы ачкан. Татар сәүдәгәре Ишморатов Габдрахман Әхмәт улы да нәселле атлар үрчетүгә зур өлеш кертә. Арча төбәгендә ул оештырган ат заводында атларның күпчелеге орлов токымлы булып, ул Америкадан саф токымлы юргалар да кайтарткан.
Татар ат чабышларын яраткан, мондый ярышлар сабантуйны бизәп торганнар. Хәтта ХIХ гасыр азакларында рус җәмәгатьчелеге, хайваннарны яклау сылтавы белән, мондый чабышларны тыярга бик омтылса да, максатына ирешми. Петербург мулласы Гатаулла хәзрәт Баязитов «рус атсөярләре»нә тыныч һәм дәлилле итеп: «Коръән мал-туар белән мәрхәмәтсез эш итүгә юл куймый», – дип җавап биргән.
Чабышкы атлар, ярыш буласын сизенеп, биеп-биеп торганнар... Кайчагында җайдагы егылып калган чабышкының ярыштан чыкмыйча, ялгызы гына финишка иң алда килгән очраклары да билгеле. Ата-бабадан калган йола буенча, мондый атка беренчелекне биргәннәр.
Төркиләрдә (мәс., үзбәкләрдә) чыгып килүче яки баеп баручы Кояш ягына чаба алмый торган атның шапак дигән махсус атамасы булган.
1988 елдан бирле дүрт елга бер тапкыр (октябрь аеның икенче якшәмбесендә) дөнья күләмендә «Ат көне» билгеләп үтелә. Кайбер Европа илләрендә бу көнне атларны ял иттерәләр, ялларын, койрыкларын тарыйлар, бизиләр, үзләрен көмеш савытларга салган кишер, шикәр кебек тәм-том белән сыйлыйлар. Шулай да: «Малай чакта безнең хыял атлар иде, Бәйгеләрдә урын бирмәс чаптар иде, Бәйге үткән, атлар беткән бу заманда, Абзыкаем, хыялыңа атлан инде!» (Гарифҗан Мөхәммәтшин.)
Татар төшеңдә ат күрүне сөенечкә, байлыкка, ат менүне мәртәбәле булуга юрый.
//Башкорт аты – ат токымы. Ялан ат – иярсез ат. Җикмә ат – җигеп йөрергә яраклы ат. Төпке ат – төпкә җигелгән ат. Мичәү аты – янга җигелгән ат. Менге ат – атланып йөрүгә күнектерелгән ат. Электә сугыш эше өчен яраклы менге атларны аерым атап күрсәткәннәр. «Атыңнан кан чыгарма. Минемчә, аннан катырак гаеп юктыр» («Мөнйәтел-гозат» китабыннан.) Бу сүзләр Болгар йортына Багдадтан илчелек җибәргән әл-Мөкътәдир Биллаһ хәлифәнең (908-932) атбагарлар башлыгы Мөхәммәд бине Ягъкуб бине Гали Хаззам исемле затныкы булса кирәк.
«Атлы дәверләргә – салават!
Югалмасын юргалар, армасын аргамаклар, чалыкламасын чаптарлар, елкылдасын елкылар, айгылдасын айгырлар...»
Марсель Галиевтән.
Төркиләрдә уенда яки ярышта иң кыйммәтле малыңны – атыңны «салып» уйнау атлашу дип аталган.
Гарәпчә ат – фәрәс. Кыргый ат – тарпан.
ogloblya
799044261
1092652_1

Теги: Адлер Тимергалин Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру