Журнал «Безнең мирас»

Милли вә мөһим мәсьәлә

Габделкаюм Баһмани – Саба районы Юлбат авылыннан, Сатыш мәдрәсәсенең мөгаллиме, публицист, дин галиме. Мөхәммәт Мәһдиев «Торналар төшкән җирдә» исемле әсәрендә Габделкаюм хәзрәтне әтисе Сөнгатулланың мөгаллиме буларак искә ала. Юлбат авылы мәктәбенең тарих укытучысы, музей җитәкчесе һәм төбәк белгече Илдар Фәтхулла улы Сафин безгә Габделкаюм Баһмани турында менә нинди мәгълүматлар бирде: «Габделкаюм – авыл мулласы Баһманов Мөхәммәтшакирның улы. Каюм да дини белем ала, Юлбат имам-хатыйбы була, ләкин илдә барган үзгәрешләр – Октябрь революция­се нәтиҗәсендә муллалык эшен ташларга мәҗбүр булган. Улының диннән тайпылу кайгысын күтәрә алмыйча, Мөхәммәтшакир хәзрәт акылдан яза һәм 1921 елда вафат була. Истәлекләргә караганда, Каюм сәүдәгәрлек белән шөгыльләнгән, шул ук вакытта балаларга яшертен генә белем биргән. Соңрак Саба районы мәгариф бүлеге инспекторы, Мамадыш кантонының мәгариф бүлеге мөдире булып эшли. Муллалык вазифасыннан баш тартуга карамастан, Каюм кулга алына, төрмәдән кире кайтмый».


Габделкаюм Баһманиның дини, дөньяви мәсьәләләргә караган фәнни, фәлсәфи һәм публицистик язмалары Оренбургта «Шура» һәм Казанда «Әд-дин вәл-әдәб» журналларында басылган. Сезнең игътибарыгызга тәкъдим ителә торган мәкалә «Шура» журналының 1916 елгы 9-11 нчы саннарында дөнья күргән.
...............................................
1
Мөһим мәсьәләләр мәкаләсенең иң беренче бабын имамнар мәсьәләсе илә башлауга ихтимал укучыларның кайсылары гаҗәпләнерләр. Ләкин безнең күп мөһим мәсьәләләребезнең арасында, ошбу имамнар мәсьәләсе дә милли тәрәкъкыятебезнең әсаси [нигез] мәсьәләләреннәндер. Бу мәсьәлә моңа кадәр дә матбугатыбызда төрле вакытлар вә төрле мәүзугъ [проблема] берлә мөзакәрәгә куелды. Мин исә бер имамнар мәсьәләсен генә түгел, бәлки үзем эчендә кайнашкан берничә мәсьәләләрдән бәхәс итәргә телим. Минем бәхәс итә торган мәсьәләләрем берсе гарәп саче кебек бәйләнеп беткәнлекләр мәгълүм. Минем имамнар мәсьәләсе илә башлавым бу мәсьәлә күпләрнең мөрәҗәгате булуы сәбәбеннән икәнлекне сөйләдем. Бик күп мөселманнарның дин илә милли тәрәкъкыйбезне бергә җыярга тырышуы мәгълүм. Аның өстенә безнең мәхәллә мәктәпләребез имамнар мөсьүлияте [җаваплылыгы] тәхетендә булганлыктан, мәктәпнең алга китүе яки артка калуына акчадан соң имамнар сәбәп булалар. Шуның өчен дә милләтебез тарафыннан һәрвакытта имамнар тәнкыйть ителеп, күп эшләрнең алга китүенә алар тормоз хисапланды.


Мелланың авыл җирләрендә әһәмияте зур. Имам авылның бердәнбер аңлы вә укыган кешесе булганга, бөтен эшләргә дә юлбашчылык итү аларга гына кала. Әүвәлдә матбугатыбыз имамнарны мөтагассыйблар [фанатик] дип сүгә вә бөтен тәрәкъкый мәхвәребездә [нигезебездә] аларны зур тормоз күрә иде. Хәзер иске, фикерсез имамнар бетеп бара, меллаларның 60%ы яңа фикерледән тәшкил ителә, ләкин аңа карап зур үзгәреш юк. Мәктәпләр исляхы, школлар мәсьәләсе һаман да бер эздән чыкмый. 15 ел элек ничә мәктәп вә ничә школа булса, саннары һаман да бер дәрәҗәдәрәк тора. Шулай булгач, боларның алга китә алмаулары, имамнарның мөтагассыйб вә тәрәкъкый дошманы булуларында гына түгел.


Моның сәбәбе исә имамнарыбызның мәгыйшәтләре тәэмин ителмәгәнлектән, мәктәп вә мәхәллә эшләрен ихлас илә эшли алмауларыдыр. Матбугатыбызда иске меллаларны сүгәбез дип, меллалар тотып капчыкка салынып селкенде. Затән «аршин»нан гына каләмгә күчкән яшьләрнең бәгъзесенә бу мәүзугъ бер азык кебек булды. Инде хәзер дә шуның әче җимешен бу көндә эш эшләрлек яшь имамнарыбыз җыялар. Әле моның зарары бу гына да түгел, бу эш төпле вә гыйлемле яшьләребезнең меллалык урыныннан суынуларына сәбәп булды. Имамлыкка яхшы кешеләр кермәсә, истихкаксыз [лаексыз] кешеләр тулып, бу мәнсабнең кызганыч сурәттә калачагы табыгый.


Әүвәлдәрәк имамнарыбызга халыкның варидәте [акчасы] җитә, халык биргән илә иркен мәгыйшәт кылып була иде. Хәзер исә, доходлар кимү өстенә, расходлар да өч өлеш артканлыктан, билгеле бер кәсеп, тамак туйдырырлык бер эш кирәк. Бу эш, кирәк нинди генә булмасын, имамның мәхәллә хезмәтләренә, мәктәп тәрбия кылуларына зарар китерәчәге мәгълүм.


Аның өстенә, әүвәлдә имам­нарыбызның сүзләре мәхәллә халкы өчен мөкатдәс бер һатиф [серле тавыш] кебек тыңлана, мелланың тарткан юлына гавам иярә иде. Хәзер исә ул тыңлаулар юк. Бу тыңламау карт меллаларның тәгассыйбенә иярмәү генә булса, бик яхшы булыр иде. Моның зарары бигрәк яшь меллаларның тәрәкъкый вә мәгарифкә өндәүләрендә күренә. Матбугатыбыздагы имамнар хакындагы голүләр [арттырып җибәрүләр] тәрәкъкыйпәрвәр имамнарның эшенә куәтле киртә була. Яхшырак эш эшләрлек кешеләр, тәкъдир сәвекы [кушуы] илә мелла булсалар да, үзләренең сүзләрен ишеттерә алмагач, вөҗдан газабы сәбәпле урыннарын ташларга мәҗбүр булачаклары табигый. Мондый кеше истигъфа кылгач [хезмәттән азат ителгәч], аның урынына күбесенчә бер тәрәкъкый дош­маны утыра.


Минем бу мөкадимәләрдән максудым шул: әгәр имамнарыбызның кадерләре югары күтәрелмәсә, мәгыйшәтләре тәэмин ителмәсә, меллалык урыны иң түбәнге кешеләр кулына калып, безнең авылларыбыз өчен тәрәкъкый тиз генә булмас. Ач ат чыбыркы берлә генә бара алмаганы кебек, тамакларны туйдыру кайгысында булган имамнарны матбугатта сүгеп кенә безнең эшләр төзәлү ихтималы юк. Шәһәрдәге берничә йөз бай баласының тәртипле мәктәпләрдә укулары вә берничә дистә байбәтчәләрнең тиҗарәт [сәүдә] мәктәпләрендә укулары милли тәрәкъкыйбез өчен җитәрлек түгел. Бөтен авыл халкының белемле булуын тәвәкъкыф кыла [тоткарлый] торган ошбу мәсьәлә хәзердән уйланырга тиешле.


Бер мәшһүр язучыбызның «безнең милләт авылда» дигән сүзе хәтеремдә калган. Шулай булгач, авыл халкының тәрәкъкыйсе җәһәтеннән бу мәсьәлә әһәмиятле мәсьәлә булуы мәгълүмдер.


2
Имамнарыбызның кадерләре китү, мәгыйшәтләре тараюга тагы да сәбәпләр бар. Аларның берсе исә: имамнарыбызның кирәктән артык күбәюләредер. Бездә бер имамга җитмәслек мәхәлләгә ике имам алу, бер мәхәлләгә дә кечкенә авыллар мәхәллә арттыру ягын карыйлар. Моның да сәбәбе арабызда искедән бирле таралган бозык тәрбия кәсафәте [тупаслыгы] идеге мәгълүм. Имамына дошманлык яки бер мәхдүмгә вә яки бай киявенә урын кирәк булуы сәбәпле алынган меллалар, салынган мәсҗедләр бездә бик күп очрый. Мәхәлләдәге бер мәсҗедне (мәктәпне әйткән дә юк) тәэмин итә алмаган кешеләр икенчене салырга ашыгалар. Мәхәллә аерылып яңа мәсҗед салынган бер авылда, яңа мәсҗеднең манарасын күтәргән көндә, иске мәхәллә мәсҗеденең тузу сәбәпле манарасы җимерелеп төшүне мин үз күзем белән күрдем.


Инде һәр көн өстеннән мелла алыну яки мәхәлләсе аерылу хәвефендә булган мелланың, гавамга каршы килеп, үз фикерен кыюлык берлә сөйли алмаячагы мәгълүм. Өстеннән көндәш килү хәвефе булган татар хатыны иренә каршы нинди мөгамәләдә булса, мелла да мәхәлләгә шундый мөгамәләдә булынырга мәҗбүр.


Тагы моңа өченче бер сәбәп бар: мәгълүмдер ки, бездә борынгы вакыттан бирле дини мәдрәсәләр булына килгән. Бер адәм Бохарадамы, бүтән җирдәме торып азрак гыйлем тәхсил итеп кайтса, һичнәрсәгә карамый үзенең имам булган авылына дини мәдрәсә ачарга вә шәкерт җыярга керешкән. Сатыш, Мәчкәрә, Кышкар кеби иске мәдрәсәләрнең тарихына каралса, анда борынгы заманда Самара, Саратов, Уфа, Оренбург, Ханкирмән тарафларыннан шәкертләр булган. Әлбәттә, ул заманда ул тарафларда зур мәдрәсәләр булмагандыр. Соңгы елларда исә дини мәдрәсәләр күбәеп, шәкерт җитми башлаган. Менә шуннан соң мәдрәсәләр вә мөдәррисләр арасында конкуренция башлана. Һәр мөдәррис үз шәкертенә урын табарга тырыша. Бер җирдә бер генә урын бушап мелла кирәк булса, утыз мәдрәсәдән 60 шәкерт килә. Гавам күрә: мелланы эзләп йөрисе юк, үзләре ялынып киләләр. Инде мужик каравыл өендә аркасын ныграк терәп сөйли. Чөнки ул хәзер шушы 60 кеше борылып кайтып китсә, аның урынына 120 кеше киләчәк икәнен факт буларак белә. Башлана конкуренция, һәр мөдәррис үз шәкертен мактый, ул гына җитмәгән дип, шул мәдрәсәдә укып чыккан меллалар да эшкә килеп тыгылалар. Шулай итеп, мужик алдында меллалык урынының тәмам базарын төшергәч, никадәр кешенең хөббеннәфесе [мин-минлеге] мыскыл ителгәч, арадан берсе сайлана. Инде берәү шушы кадәр ялынулар илә меллалыкка кергәндә, ул кеше сайланганда үз файдасына нинди шарт куя алсын? Ничек итеп үзенең мәгыйшәтен тәэмин итү хакында халыктан вәгъдә алсын?.. Бер урынга шулкадәр кандидат булып торгач, гавамга үзен нинди шартлар илә бәйләсен?


Бер мелла кирәк авылда җыелган шәкертләрнең берсе: «Мин бернәрсә дә сорамыйм, Хода рәззак [ризык бирүче], ризыкны бирер», – дип гавамга нотык сөйләгәнен үзем ишеткәнем бар.


Инде берәү шушы кадәр ялынулар илә мелла булгач, гавам каршында көтүче кадәрле дә кадере булмаячагы табигый. Инде бу мелла, гәрчә тәрәкъкыйпәрвәр дә булсын, үзенең ризыгы киселүдән куркып гомере үтүе билгеле. Бу кеше күпме халыкны тәрәкъкый юлына сала алсын?..


Менә минем фикеремчә, меллаларның кадерләре китү, елдан-ел доход кимү – мәгыйшәтләре тараюга сәбәпләр шушылар.


3
Дини мәдрәсәләрнең күплеге, меллаларның кадерләре китү, мәгыйшәтләре тараюга сәбәп булуны сөйләдек. Асыл сәбәпләрнең иң куәтлесе дә шул. 1914 нче елгы Казанский справочный календарь хисабына караганда, Казан губернасында меңгә якын мелла бар. Казан һәм губернасында мин белгәннәре генә дини зур мәдрәсәләр утызга тула. Утыз мәдрәсәдә ике мең кеше меллалыкка хәзерләнә. Бу утыз мәдрәсәнең өчесен генә калдырып, 27сен тәртипле рөшди [урта] мәктәпләргә генә әйләндерәсе бар. Казандагы Духовная семинария илә Духовная Академия никадәр җиргә рухани җитештереп торуы мәгълүм.


Шулай булгач, бер губернага өч дини мәдрәсә бик җитә. Әгәр шул 27 мәдрәсә рөшдигә әйләндерелсә, милләтебез өчен зарар урынына файда китерер. Бу 27 мәктәптә 1500 күзе ачык, дөньяга тугры карашлы, тәрбияле мужик җитештереп булыр иде. Безнең өчен тәрбияле имамнар илә бергә тәрбияле мужиклар да һава илә су дәрәҗәсендә кирәк. Һәр авылда мелла илә бер фикердә булырлык берәр генә тәрбияле мужик булса да, каравыл йорты илә мелла арасында тәрҗеман булу җәһәтеннән гаять мөһимдер.


Бер-ике дистә мелланың мөдәррис исемен күтәреп, халык арасында сыйланып йөрүе өчен генә булган дини мәдрәсәләребез рөшди мәктәпкә әйләндерелсә, аңа карап мөдәрриснең дәрәҗәсе төшмәс, бәлки кадере генә артыр һәм милли тәрәкъкыйбез өчен дә олуг бер адым булыр иде.


Без ошбу эшне хөрмәтле мөдәррисләребезнең хәтерләренә төшереп милләтнең мөхакәмәсенә [хөкеменә] гарыз итәбез. Имамнар мәсьәләсен ислях вә аларның мәгыйшәтләрен тәэмин өчен иң тугры юл шушы булырга кирәк. Чөнки дини мәдрәсәләребез киметелеп, меллалыкка хәзерләнүчеләр азайса, Собраниядә имтихан мәсьәләсе дә үзгәртелеп, әһле булмаган кешеләргә бу мөкатдәс мәнсабкә [вазифага] керергә юл калдырылмаса имамнарның хәлләре үз-үзеннән ислях ителеп, мәгыйшәтләре дә тәэмин кылыныр.


Бер урынга егермешәр кеше кандидат булу түгел, бәлки ул вакытта гавам үзе эзләп алыр. Эзләп табылган нәрсәнең кадерле булачагы табигый. Бу вакытта бер мелланың биш угылы бар икән, барын да меллалыкка хәзерләмәс, күбесен дөньяви юлга кертеп җибәрер. Моңарчы исә меллаларның бишәр угылы гына түгел, мелласымаграк байгуралар да угылларын меллалыкка хәзерлиләр иде. Матбугатыбыз тарафыннан кузгатылган имамнарга жалуния бирү, сайланганда тәэмин мәгыйшәт1 вәгъдәсе алу кеби эшләр менә шул вакытта мөмкин булыр. Егерме буш урынга 200 кандидат булып торганда, ул эшләрне гамәлгә ашыру мөмкин булачак түгел.


4
Инде меллалык мәсьәләсе кузгалтылгач, милли мәктәпләр хакында да бер бәхәс итик. Әгәр бер гыйльми камус [1] язылса, мәктәп-мелла хакында бер кәлимә астында мәгълүмат бирергә мөмкин булыр иде. Бездә хәзер ибтидаи [2] мәктәпләр шактый күп, төрлесе төрле типта булса да, бөтенләй мәктәп булмаган җир бик сирәк. Соңгы елларда донос сәбәпле генә ябылган мәктәпләр генә ачыла алмый, андый җирләр укудан бөтенләй мәхрүм торалар. Безнең Казан губернасындагы мәктәпләрнең 7/10се хөррияттән [3] соң ачылган булып, арада вәкыфлар илә киләчәкләре тәэмин ителгәннәре дә бар. Мөгаллимсез мәктәп хәзер бик сирәк. Әмма укыту җәһәтенә килсәк, әлбәттә, күбесендә кызыгырлык түгел. Шулай да, дәвам итеп торганда, акрын булса да төзәләчәкләр. Әмма бөтенләй уку тукталган җирләр бик кызганыч, аларның киләчәкләре бик караңгы.


Инде мондый авылларда школалар [4] ачтыру мәсьәләсе бар. Боларга бердәнбер юл шушы. Русча укуның кирәклеге дә хәзер инкяр ителми. Шулай да булса, школаларның ачылуы вә тәрәкъкый итүләре бик акрын, моның да сәбәпләре имамнар тәгассыбе [5] яки гавам каршылыгы гына түгел, бүтән мөһим сәбәпләр бар. Мәгълүмдер ки, Русиядә иң алдынгы һәм бөтен халыкка бертигез караучы ялгыз Уфа земствосыдыр [6]. Оренбургның да шуның эзеннән баруына шатланмаслык түгел. Мәгариф мәсьәләсендә моның әһәмияте бик зур. Шундый бер земство булмаганда, школа ачтыру бик мәшәкатьле, ачылганда да файдалы булуы бик шөбһәле.


Менә бу мәсьәләдә мин үзем белгән фактларны сөйлим. Мин үзем халык арасына рус мәгарифе, рус телен укуны таратырга байтак тырыштым. Шактый гына авыллар үзләренең тәрәкъкыйпәрвәр имамнары тәэсире илә русча укуга ихтыяҗны аңладылар. Хәзер безнең өяздә берничә авыл өч-дүрт елдан бирле школа ачу иҗтиһадында йөриләр, ләкин акча юк, фәлән дигән сылтаулар илә земство һаман эшне суза. Мондый авылларда уку тукталганлыктан, болар өчен бер көн булса да алдан ачылуы бик әһәмиятле. Шундый авылларның бер-икесендә күп тырыша торгач школа ачылып, керәшен учительләр куелган иде, икешәр кыш дәвам итеп хәзердә ябылдылар. Сәбәбе шул: дин гыйлеменә 20 минуттан артык вакыт закон буенча бирелми дип, дин мөгаллименә 20 минуттан артык укытырга рөхсәт бирмәделәр. Билгеле, болай булганда халык школаларга яхшы күз берлә карый алмый. Халык илә инс­пектор арасында каршылык чыкты да школа ябылды. Меңнәрчә еллык тел, иске әдәбияты булган бер милләтнең мең ялвару берлә ачтырган школаларына шундый мөгамәлә булгач, андый школа аркылы мәгариф таратып булмаячагы мәгълүм.


Бездә школаларның күбәймәвенә меллалар тәгассыбе, халыкның каршылыгы гына сәбәп түгел. Тәрәкъкыйпәрвәр имамнар вә русча укудан курыкмый торган мәхәлләләр дә, шундый сәбәпләр өчен, школа ачылу эшенә җөрьәт итә алмыйлар. Шуның өчен дә милли матбугатыбызда школа кирәк дип кенә агитация ясау җитми. Мөмкин кадәр школаны халык яратырлык, халыкка мәгариф юлбашчысы булуына тырышырга кирәк. Мин сүземне бер өязгә карап кына сөйлим, әлбәттә, бар җирдә дә алай булмас. Тагын бу тугрыда халыкның үзендә дә гаеп юк түгел.


5
Мондый мәсьәләләрдә халыкта булган гаеп шул: матбугатыбызда никадәр язылса да, халык һаман да земствоның әһәмиятен тәкъдир итә алмый. Әгәр дә земство сайлауларына әһәмият биреп, мөселман булмаганда да, үз файдабызны күзәтерлек русларны сайласак, ул вакытта үзебез дә файда күрер идек.


Земство сайлауларына староста сайлау кадәр дә әһәмият биреп көч сарыф итмәгәч, анда үзебезгә файдалы эшләр кылынмавына, мәгариф эшләребезгә әһәмият бирмәүләренә дә гаҗәпләнеп булмый. Моннан элек, земствога гласный сайлаганда, бер волостьта гына сәүдәгәр вә җирбиләүче мөселманнардан 24 кешегә повестка бар иде. Повестка таралгач та шулар арасында йөреп, земствога сайлауның әһәмиятен игътибарсыз калдырырга ярамауны сөйләдем. Шуңа карамастан, 24тән берсе дә сайлауларга катышмады. Лаеш өязе мөселманнарыннан Кабан имамы Габдрахман әфәнде гласныйлыкка сайланган иде, шуның иҗтиһады аркасында, мөселман мәк­тәпләренә уку әсбабы бирелә башлады.


Дөрес, бу бик аз ярдәм бары гласныйлар күбрәк булып тырышканда земстводан файдалану мөмкин икәнен күрсәтүе белән әһәмиятле. Габдрахман илә бергә Габдулла, Зәйнулла, Гомәр, Госманнар да булса, билгеле, артыграк эш йөртеп булыр. Әһәмиятсез керәшен авылларына егермешәр меңгә төшереп һөнәр мәктәпләре салынганда, өч-дүрт йөз тәңкә расходлы школа ачуга мөселманнар шулкадәр ялындырылмас иде. Суд каршында гаепле кеше булмаганда, школага дин мөгаллиме буларак халык теләгән кеше куела. Башка губерналарда ошбу низам ярыйдыр. Безнең бу тарафта исә, ни сәбәптер, халыкның теләве һичбер игътибарга алынмый. Бәлки каршы барыла. Бу эш әһәмиятсездер дә, ләкин школаларның күбәюе өчен зур киртә булуында шөбһә юк. Школа ачтыру, русча укырга тырышуга халыкны кызыксындыру илә мәшгуль матбугатыбыз бу җәһәтне дә онытмасын иде. Шулай булса да, мәктәпләр ябылып, уку тыелган җирләрдә школа ачудан башка чара юк. Бары мөмкин кадәр үзебезгә файдалы рәвештә булуына гына тырышырга кирәк.


6
Мәктәп вә школалар бәхәсен кузгалткач, тагын да бер бәхәс кылу тиешле мәсьәләбез бар. Юлы чыккач ул хакта да бер-ике сүз әйтергә кирәк.


Хәзер һәр җирдә ибтидаи мәк­тәп­ләребез күбәеп бара. Көннән көн тәртипле мәктәпләребез арта бара. Хәзер иң читен мәсьәлә мөгаллим вә мөгаллимәләр табу мәсьәләседер. Яхшы гына мәгълүматлы мөгаллимнәр аз табылганның соңында да ценз-фәлән кеби рәсми чикләүләр [7] чыга. Безнең тарафта киләчәге вәкыфлар илә тәэмин ителгән мәктәпләр бар, аларга соң елда ачылу сәбәпле цензысыз мөгаллим куярга мөмкин булмый. Бу мәсьәлә тагын мең дә беренче мәртәбә милли дарелмөгаллимин [8], дарелмөгаллимат [9] мәсьәләсен хәтергә төшерә. Әгәр безнең биргән карарларыбызның йөз дә өчесе генә гамәлгә чыкса да, без байтак алга атлар идек. Бу мәсьәләне юлбашчыларыбызның исләренә тө­шерми узып булмый.
Бәгъзе яшьләр: «Кырык кат чәй­нәл­гән бәхәс берлә Америка ачарга тырышкан», – дип фикеремә каршы төшәрләр. Минем инануыма күрә, неграмотный бер керәшен әдәбиятыбызга хуҗалык кыла башласа, мөгаллим юклык сәбәпле милли мәктәпләр ак­рынлап ябыла барса, йөз коммерсант, мең гимназист булсын, милли тәрәкъкыйбезнең юлы әзер, дип булмый. Әдәбиятыбызны аңлаучылар фә­кать бармаклар берлә генә санарлык калачагы билгеле.


Яшь байларыбызның берсе, үзенең гимназиядә укый торган баласына аерым мөгаллим тотып, милли тел укыта иде. Аз канлы бала моны күтәрә алмый, авыру булды. Мин моның сәбәбен сорап, баласының саулыгына бу кадәр авыр тәэсир итәрлек эшне эшләвенә каршы килгән идем. Ул әфәнде миңа шул җавапны бирде: «Гимназиягә кабул ителү яше елдан-ел киметелә, фәләнчә яшьтән югары булса алмыйлар. Шул сәбәпле балага милли әдәбиятны укырга форсат юк. Әгәр гимназияләр елдан-ел болай кысыла барса, безгә бары ике юл кала: йә бөтенләй милли әдәбияттан ерак­лашу, яки гимназиядә укытмау. Табигый, болар икесе дә бик уңайсыз. Әгәр бу юл берлә барса, илле елдан милли әдәбиятны аңлаучылар югары катлау арасында бармак санында гына калыр. Менә мин дә балам милли әдәбияттан мәхрүм калмасын, дип шушындый һәлакәтле юлны ихтияр иттем», – диде.


Юбилей мөнәсбәте илә бер өлеш яшьләребезнең гимназия ачарга ты­рышуларының сәбәбе мәгълүм буладыр. Вакытында үзебез мөхбирлек иткән газетада гимназия фикерен куәтләгән идек. Бары дәлилебез икенче иде.


Югарыдагы бай әфәнденең сүзен ишеткәч, фикеребезнең дөрес икәненә мәмнүн булдык. Бер авыл кешесенең милли гимназия мәсьәләләренә керешеп Америка ачуы гаҗәп кеби тоелыр, ләкин белгәнне сөйләргә (икътидар шарты илә) һәркемгә ихтияр. Каләм вә фикернең шәһәрлеләр вә рус мәктәбендә укыган кешеләр кулында гына монополия булуы безгә мәгълүм түгел. Безнең һәр эштәге гадәтебез – башлап ташлау. Без ике юбилейда [10] ниләргә генә карар бирмәдек: эшкә килгәндә кешеләр әллә кая китәләр. Мөфти юбилеена җыелган кибән ка­дәр чалмалы карт мөдәррисләр, һич тәгассыб күрсәтми, дарелмөгаллимин вә дарелмөгаллимат ачарга карар бирделәр. Ә зыялыларга килгәч, бу мәсьәлә шул көе эреде.


Без бу соңгы бәхәсне һичкем бел­мәгән бер яңа ачыш дип түгел, бәлки мәсьәләләр арасында гына сөйләдек. Бу көндә сугыш вакыты булганлыктан, һәртөрле ватани бурычларыбыз күп. Ләкин ул эшләр үзебезнең милли мәсьәләләрдә фикер алышудан тыймаса кирәк. Аның каравы, солых соңында Русиядә булачак яңару дәверенә һәр милләт әзерләнә, безгә дә үзебезнең милли кирәкләребезне сөйләүгә бәлки иртә булмас. Безнең хәл кылырга тиешле берничә икътисади мәсьәләләребез бар. Анысын киләчәктә «Икътисади мөһим мәсьәләләр» бәхәсендә язармын. Бер руханиның үзе тәҗрибә кылган икътисади мәсьәләләрдә сүз сөйләве, әлбәттә, урынсыз булмас.


1916 ел, 20 февраль
________________________________________
1. Гыйльми камус – энциклопедик сүзлек мәгънәсендә.
2. Ибтидаи – башлангыч.
3. Хөррияттән соң – 1905 елгы революциядән соң.
4. Гадәттә ХХ йөз башында татарлар «школа» дип земство тарафыннан ачылган мәктәпләрне, ә «учитель» дип анда укыткан мөгаллимнәрне атаганнар.
5. Тәгассыб – фанатизм.
6. Земство – Россиядә сайлаулы җирле үзидарә органнары. Казан губернасы земстволарына сайланган мөселманнар саны Оренбург, Уфа, Самара губерналарындагы земстволарга караганда шактый аз булган. Бу исә төбәкнең иҗтимагый-мәдәни тормышына тискәре йогынты ясаган.
7. Ценз-фәлән кеби рәсми чикләүләр – укытучының махсус белеме, квалификациясе таләп ителү.
8. Дарелмөгаллимин – ирләрдән укытучылар хәзерли торган уку йорты.
9. Дарелмөгаллимат – хатын-кызлардан укытучылар хәзерли торган уку йорты.
10. 1911 елда татар җәмәгатьчелеге Мөхәммәдьяр Солтанов мөфтилек итүенең 25 еллыгын, 1913 елда Романовлар династиясе вәкилләре тәхеткә утыруның 300 еллыгын билгеләп үтә.

Теги: Габделкаюм Баһмани Яңалыклар Тәрбияви мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру