Бакый Урманче иҗатында – Муса Җәлил

Сынчы Бакый Урманче (1897- 1990) 1967 елда иҗат иткән шагыйрь бюсты бүгенге көнгә кадәр Казанның М.Җәлил исемендәге 26 нчы лицее каршында тора.
Татар сынлы сәнгатенә нигез салучыларның берсе һәм югары белемле югары дәрәҗәдәге профессиональ рәссам Бакый Урманче ХХ гасыр вакыйгалары эчендә кайнаган, аның күренекле шәхесләре белән якыннан аралашкан һәм шактый мәгълүматлар туплаган, шуларны кәгазь битенә төшерә алган шәхесләрнең берсе. Ул Мәскәүдә яшәгән елларында Муса Җәлил белән якыннан аралашкан кеше буларак сынлы сәнгатьтә аның образын танытуда үзеннән зур өлеш кертә. Аның архивында Муса Җәлил һәйкәлен ясау буенча истәлеге сакланган. Көндәлекләрендә дә шагыйрь исеме еш искә алына.
Бакый Урманченың Җәлил бюстына бәйле язмасы аның җәмәгате Флора Әхмәтова-Урманче төзегән «Баки Урманче и татарская культура» китабыннан (2005) тәкъдим ителә.
МУСАГА БЕР ҺӘЙКӘЛ АЧЫЛУЫ
Казаныбызга кайтканнан соң минем беренче җитди эшем мәрмәр ташыннан олуг шагыйребез һәм фикерчебез Габдулла Тукайның интерьер өчен ясалган портреты булса, ачык һавада корган беренче эшем, исеме бөтен күңелләрдә мәңге яшәр шагыйрь һәм батыр Муса Җәлилнең һәйкәле булды. Шулай итеп, һәм станок сәнгатендә, һәм монументаль сәнгатьтә минем эшләремнең Казан дәвере башында ике шагыйребез кыяфәте тора.
Ленин районындагы 26 нчы мәктәп территориясендә корылган Муса һәйкәленең җәмәгать тәртибендә ясалуы турында газеталарда язылып үткән иде. Мәктәп иркендә булган матди көч белән генә күзгә күренерлек, шул ук вакытта батыр шагыйребезнең дәрәҗәсенә лаек һәйкәл коруны хыял кылу да мөмкин түгел кебек иде. Шуңа карамастан, һәйкәл корылды һәм 1960 елның 10 нчы сентябрендә бөтен 26 нчы мәктәп балалары, педагоглар коллективы, язучылар һәм Ленин район советы, партоешма, шефлык кылучы завод вәкилләре алдында кыскача кереш сүздән соң Татарстан мәгариф министры Мирза иптәш Мәхмүтов һәйкәлне каплап торган чаршауның бауларын кисте. Биек постамент өстенә урнаштырылган Муса Җәлилнең бронза бюсты ачылды.
Йомшак сентябрь кояшы барыбызга да якын, кадерле булган Мусаның бронза маңгаеннан, яңакларыннан, иңсәләреннән назлап сөймәктә, сыйпамакта иде. Шунда булган танышлар һәм таныш булмаганнар килеп тәбрик иткәндә күңелемне тирән канәгатьләнү, шатлык һәм ниндидер горурлык тойгысы биләп алды. Ничек горурлык булмасын: шулкадәр аз мөмкинлек булып, бары зур дәрт һәм тәвәккәллек белән генә башланган бу эшнең канәгатьләнерлек булып нәтиҗәләнүе 26 нчы мәктәп балаларын да, бигрәк тә Муса Җәлил атаулы пионерлар отрядын да, мәктәп идарәсен, педагоглар коллективын, шефларны һәм мине дә шатландырырлык иде... Минем бу эшем даим мәктәп балалары күз алдымда торып, батыр шагыйрь Мусаның Ватаныбыз, илебез һәм бөтен дөнья халкы өчен кылган мәңге онытылмас фидакарьлеген хәтердә тотып эшләнде. Әгәр ул яшь буыннарны чын коммунистларча тәрбия кылуда ярдәм итсә, үземне бәхетле санар идем.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала