Әйдәгез, бергәләп барлыйбыз.
«Болгар» кунакханәсе
1907 елның октябрь башында Габдулла Тукай Казанга кайта. Кайбер мәгълүматлар буенча, ул берничә айга «Болгар»ның 40 нчы бүлмәсенә урнаша.
 (1).jpg)
«Болгар» кунакханәсе урынына төзелгән бинаның күренеше.
Бу бина Мәскәү һәм Евангелистлар (хәзерге Татарстан) урамнары чатында 1866 елда, архитектор Петр Романов проекты буенча, эклектика стилендә мануфактура хуҗасы, беренче гильдия сәүдәгәре Ибраһим Апаков акчасына керем йорты буларак төзелә. XIX гасыр ахырында бинаның почмагына кечкенә манара да куела. Канатлы Зилант рәвешендәге флюгер да шул вакытта урнаштырылган була. 1897 елның октябрендә Ибраһим Апаковның варисы – аның кызы Бибимәрьямбану Шамил (отставкадагы генерал-майор Мөхәммәтшәфи Шамилнең хатыны) йортны Оренбургтан Казанга күчеп килгән беренче гильдия сәүдәгәре, хәйрияче Әхмәт Хөсәеновка сата. 1906 елда бина танылган Казан сәүдәгәре, меценат Мөхәммәтшакир Казаков кулына күчә. Габдулла Тукай «Болгар» номерларында 1907 елның октябреннән 1912 елның декабренә кадәр яшәгән (кайчак вакытлыча күченеп торгалаган). Ул Кабан күленә караган кунакханәнең өченче катындагы 40 нчы бүлмәдә 40 тиен түләп торган.
Мәхмүт Галәү Г.Тукай хакындагы истәлекләрендә болай дип яза: «Казанда Харитонов типографиясендә эшләгән чагым. Көндез, эштән туктап, ике сәгать ял итәбез. Аш ашар өчен, «Болгар»га йөрим. Аш залы өченче катның почмагында иде. Залдан номерлар ягына коридорга өстенең яртысы пыяла бер ишек чыга. Шул ишек белән янәшә үк, уң кул якта, «40 нчы номер» – Тукай яшәгән бүлмә. Ул җаны тыныч чакта яланбаш, жилеттан килеш, һәр ике кулын чалбар кесәләренә тыгып, озын коридорның бер башыннан икенче башына тик уйланып йөри. Син аш ашап утырган чакта, ишекнең югарыгы пыяла өлеше аркылы кыска чәчле баш түбәсе, җыерчыклы маңгай һәм елтыраган күзләр күреп каласың. Бик яхшы беләсең: бу – Тукай. Димәк, бүген аның җаны тыныч – коридорда йөри. Бирге башка килеп, кире борылган чакта, үрелеп кенә ишектән аш залына күз салып уза. Әгәр ул коридорда күренмәсә, йә өйдә юк, яки урында ята, кәефсез. Тукай гадәттәгечә коридорда күренмәсә, мин аның хәле белән кызыксына идем. Аш тәмам булгач, узышлый, номер ишеген ачып карыйм. Әгәр Тукай караватта булса, кереп, хәлен белеп чыгам. 40 нчы номерның ишеге һичбер вакытта да бикләнми иде».
«Кәрван-сарай» мөсафирханәсе
Габдулла Тукай 1907 елның декабреннән 1908 елның февраленә кадәр «Кәрвансарай» кунакханәсе номерларындагы (хәзерге Мәскәү урамы, 52 нче йорт) 9 нчы бүлмәдә (кайбер мәгълүматлар буенча 14 нче бүлмәдә) туктый. Тугызынчы бүлмә тәрәзәсе кунакханәнең ишегалдына карый. Тукай бу номерларда «Әл-ислах» газетасы мөхәррире Вафа Бәхтияров белән бергә яши.
 (1).jpg)
«Кәрван-сарай» мөсафирханәсе биредә урнашкан булган.
Ул елларда кунакханә бинасында Габдулла Апанаев җитәкчелегендә демократик юнәлештәге «Азат халык» исемле газета редакциясе урнашкан. Аның мөхәррире Галиәсгар Камал булган.
Өч катлы бина XIX-XX гасырлар чигендә сәүдәгәр Исхак Үтәмешев варислары тарафыннан төзелгән.
«Амур» миһманханәсе
Шагыйрь 1910 елның кышында 4-5 ай чамасы 33 нче бүлмәдә яшәп алган. 1912 елның декабрь урталарында ул «Амур» миһманханәсенең (Мәскәү урамы, 70 нче йорт) номерларына күченә. Аның хуҗалары шулай ук «Кәрван-сарай» һәм «Болгар» кунакханәләрен тоткан бертуган Рамазановлар була.
 (1).jpg)
Реставрацияләнгән «Амур» миһманханәсе.
Бүлмә эчендәге тәртипне Исмәгыйль Рәми истәлегеннән укып белә алабыз: «Шагыйрьнең бүлмәсенә килик. Ишеген ачып кердеңме, бер күз ташлау белән, шагыйрьнең тормышы күз алдына килеп баса. Ишектән сулда такта ширма эчендә гади генә тимер карават. Еш кул тимәгән урын-җир. Стенага язып эленгән кагыйдә буенча, горничныйлар көненә бер тапкыр кереп җыештырып чыгарга тиешләр. Ул инде шәһәр управасы кушканга күрә генә эленгән кагыйдә шулай ди, вакыйгъдә ул горничныйлар бөтенләй үк юк та, мәдрәсәдән хәтме көтеп кылып чыккан шәкертполовойлар гына иртән бер тапкыр щетка белән тузан туздырып чыгалар. Шул ук кеше идән себерә, аш-чәй дә китерә, йомыш-юлга да йөгерә. Өлгер! Бүлмәнең түрендә сулдарак – комод, ике тәрәзә арасында – венский диван, аның алдында – кечкенә генә түгәрәк өстәл, тагын бер ломберный өстәл һәм «бертуган түгеллекләре» күренеп торган ике-өч урындык. Бүлмәнең җиһазы шуның белән тәмам, дияр идем, һәр төзекне бозып, кыйшык күрсәтә торган кечкенә генә бер көзге эленеп тора икән әле. Шул бүлмәнең кай почмагын нәрсә – кабинетмы, ятакмы, столовоймы ясау – торучының үз иркендә. Диван белән түгәрәк өстәлнең асты-өсте тулы газетажурнал, китап, кулъязма-караламалар – монысы инде шагыйрьнең көтебханәсе дә, архивы да. Ул үзенә кирәк булганын шуннан актарына-актарына казып ала. Ломберный өстәл ул һәм язу-сызу, һәм аш-чәй, кайчагында һәм карта өстәле булып та хезмәт итә».
Биредә шагыйрь дусты Фатих Әмирхан белән янәшәдәге бүлмәләрдә яши. Соңгы күрешүләре дә монда була: «Иртәгә иртә белән больницага илтеләчәк дигән төнне ул минем белән күрешергә кергән иде. Сабыйларчарак шат йөз белән ул:
«Мин иртәгә Клячкинга керәм, мин киткәндә, син тормаган булырсың... Моннан соң күрешмәсәк... хуш инде!» – диде. Докторлар аркылы миңа инде аның бер ай, күп булса, ай ярым гомере калганлыгы мәгълүм иде. Бу «хуш»ның да ахыргы «хуш» икәнлеге билгеле иде. Алай да мин аңарга: «Тиз терелеп чык, тиз күрешик!» – дидем. Ул, бүлмәдән чыга башлап: «Юк, тиз күрешмик әле, син озаграк яшә!» – диде һәм чыгып китте.
Клячкин хастаханәсе
Габдулла Тукайга соңгы шигырьләрен Клячкин хастаханәсендә язарга насыйп була. Бирегә әдип 1913 елның 26 февралендә авыруы кискенләшү сәбәпле озатыла. Тукай үзенең диагнозын белә, аның хәле начарлана, йөткерүе дә канлы була, чарасызлыктан ул хастаханәгә керергә мәҗбүр була. Клячкин үз кабинетында Тукайны каршы ала, аны үзе карый һәм, уставны бозып, йогышлы авырулы Тукайны кабул итәргә карар кыла. Айлык дәвалану хакы 150 сумга төшә, бу ул вакыт өчен гаять зур сумма була, әмма Григорий Клячкин Габдулла Тукайны бушлай дәвалый.
 (1).jpg)
Реставрацияләнгән Клячкин хастаханәсе.
Кунакханә номерларыннан аермалы буларак, палата биек түшәмле, суүткәргечле, фаянс умывальниклы һәм бәдрәфле җылы, якты бүлмә була. Шагыйрьнең карамагында мендәр белән юрганлы карават, эчке кием, пижама, сөлгеләр, башмаклар, чиста савыт-саба санала. Тукайны көнгә өч тапкыр ашаталар, санитарлар һәм фельдшерлар аны гел карап торалар.
.jpg)
Тукай яткан палатаның эчке күренеше.
Биредә Тукай «Уянгач беренче эшем» мәкаләсен, «Толстой сүзләре», «Буш вакыт» һәм «Мәктәп» шигырьләрен иҗат итә.
Күпме сукканны вә тартканны күтәргән ятимнең йөрәге әлеге хастаханәдә 2 апрельдә (яңа стиль буенча 15 апрельдә) 20:15 сәгатьтә тибүдән туктый.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала