Тарихи мирас Уку өчен 3 минут

Габдулла Тукай шигыре һәм чәй рекламасы

2020 елда, төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң, Әтнә районының Түбән Бәрәскә авылында тарихи мәчет ачылды. 1769 елда Ибраһим Борнаев акчасына «бик нык һәм бик яхшы итеп» төзелгән була ул. Тарихыбызда 1552 елдан соң салынган иң беренче таш мәчет буларак билгеле.

 

Түбән Бәрәскә мәчете музеендагы сандыкта «Караван» чәй фирмасының рекламасы.

 

 

Бәрәскәлеләр мәчетнең бер бүлмәсенә авыл һәм мәхәллә тарихын чагылдырган музей да ясап куйган. Биредә ике әйбер аеруча игътибарымны җәлеп итте. Шуның берсе – Казан ханнарыннан калган көбә күлмәк. Икенчесе – сандык төбенә ябыштырылган «Караван» фабрикасының чәй рекламасы. Игътибар белән карасак, анда Габдулла Тукайның «Тәүлек» шигыреннән өзекне укырга мөмкин.

 

Шигырь арасында Казан шәһәренең Әҗем мәчете һәм башка биналар астындагы «Караван» фирмасы турындагы реклама текстлары урын алган: «Соратыңыз «Караван» ширкәтенең чәйләрен. Бу ширкәтнең чәйләре үзләренең яхшылыклары һәм чыгышлыклары берлән һәр йирдә дан чыгардылар»; «Чәй төрдерүче «Караван» ширкәте Уфада елына кырык миллион кадакка якын тарата»; «Чәй төрдерүче «Караван» ширкәте Мәскәүдә биш миллион кадактан артык тарата»; «Караван» ширкәте Мәскәү белән Уфадан башка дәхи Одессада, Сәмәркандта, Томскийда да чәй төрдерә...»

 

Әлеге шигырь тәүге мәртәбә «Бәянелхак» газетасы чыгарган «Мәгълүмат» (1908) исемле игъланнар җыентыгында «Караван» чәй фирмасының рекламасы рәвешендә имзасыз басылган.

 

 

Мәскәүдәге М.С.Кузнецов фарфор фабрикасы да коммерция максатыннан татар теленнән файдаланган. Татарча язулы чынаяк Яшел Үзән районының Ачасыр авылындагы Каюм Насыйри музеенда саклана.

 

 

Бу шигырьгә нисбәтле Габдулла Тукайның замандашы, дусты Вафа Бәхтияровның менә мондый истәлеге бар: «Тукай, үзенең тормышындагы кайбер хаталарын искә төшереп, шул хата эшләре өчен үкенә торган иде. Иң зур хаталарыннан берсе итеп, Нижний ярминкәсенә (Г.Камал белән бергә) барып, «Сәйяр» труппасына кушылып, «Двухсветная» гостиницасының залында бөтен илдән җыелган купецлар, сәүдәгәрләр каршына чыгып, үзенең шигырьләрен укуын күрсәтә иде. Икенчесе итеп шул вакыттагы «Караван» чәй фирмасының чәйләрен мактап язган шигырен күрсәтә иде. Бу шигыре өчен Тукай «Бәянелхак» идарәсе аркылы 25 сум акча да алды». «Караван» чәй фирмасы – бай тарихлы сәүдә компаниясе. Чәй сәүдәсеннән татарлар да зур табыш күргән. Чәйне күпләп сатып алучылар да милләттәшләребез булган. Шунлыктан эшмәкәрләрнең татар матбугатын, татар телен һәм аның иң затлы шагыйре Габдулла Тукайны җәлеп итүе очраклы түгел. «Тәүлек» – Габдулла Тукайның реклама максатыннан мал-мөлкәтне мактап язган беренче һәм соңгы шигыре. Мәгълүм ки, бөек шагыйрь дөнья малы белән вакланмаган, шигъриятендә байларны мактамаган һәм байларга «тәлинкә тоту»ны да сөймәгән. Габдулла Тукайның вафатыннан соң гына татар эшмәкәрләре «Тукай конфетлары», «Тукай сабыннары» һәм «Тукай шәмнәре» ясап, шагыйрь исемен коммерция максатыннан файдалана башлый. Әлеге шигырьнең реклама форматындагы төп нөсхәсе бары тик Әтнә районының Түбән Бәрәскә мәчете музеенда гына саклана. Бу исә сандыкның да, музейның да дәрәҗәсен бермә-бер күтәрә.

 

 

Әтнә районының Түбән Бәрәскә авылындагы мәчет.

 

 

***

«Иртә дөнья җанлана,

Мәшрикъ ягы аллана,

Кояш чыгып, нурлары

Төшеп җиргә ялгана.

 

***

Яктыра кала, урамнар,

Кырлар, якын урманнар;

Таулар, багълар, бакчалар

Нурга гарык булганнар.

 

***

Торды халык, уянды,

– Шау-шу һәрбер төшләрдә;

Көтү-көтү менмәктә

Күккә җитез кошлар да.

 

***

Төтен төсле, җирдән дә

Күтәреләдер томан;

Нинди вакыт бу вакыт,

Беләсеңме, и туган!

 

***

Бу вакытта йорт саен

Кайный самавыр һаман;

Чәйнекләрдә пешмәктә

Чәй – фирмасы «Караван»!

 

***

Өйдә хуш ис чәчелгән,

Һәркем күңле ачылган;

Нинди фирма чәе бу! –

«Караван»дыр, «Караван!»

 

***

Көн уртасы шәһәрдә

Гадәтчә шау-шу, тавыш;

Җанлылык бар һәр җирдә,

Селкенү, йөгрү, кузгалыш.

 

***

Ашыкмакта һәркем дә,

Артыннан куган төсле;

Барчасы бергә шунда –

Бай, ярлы, эшсез, эшле».

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи