Тарихи мирас Уку өчен 2 минут

Белев сугышы

Урта Идел буе халыклары, аеруча татар халкы тарихында тирән эз калдырган әкияттәй гаҗәеп, серле-могҗизалы әлеге сугыш хакында әүвәлге СССР тарихларында бөтенләй язылмады, дисәк тә, хата булмас, һәрхәлдә, заманында иң абруйлылардан саналган, йөзәр мең тиражлы тарих китапларында бу турыда ләм-мим.

 

«Олуг Мөхәммәд хан». Илдус Мортазин рәсеме

 

 

Бәлки, әлеге сугыш урта гасырлар тарихында бер эпизод кына булгандыр? Ай-һай. Нәкъ менә шушы Белевта җиңү яулаганнан соң, Олуг Мөхәммәд һәм аның нәсәбе Бөек Болгарның сәяси, матди һәм мәдәни варисы булган Казан дәүләтенә яңа рух өрә, хәтта, кайбер чыганаклар раслаганча, Казан ханлыгына нигез сала. «Җиңүче» шаны Олуг Мөхәммәд һәм аның даирәсе тирәсенә «болгар төрекләре», ягъни татарларны гына түгел, бәлки, чуаш, ар, чирмеш, мукшы һ.б. җирле халыкларны да туплый. Кыскасы, бу сугышның закончалыклы нәтиҗәсе буларак, Идел-Чулман төбәгендә зур һәм көчле Мәскәү хөкүмәте белән бер дәрәҗәдә аяк терәп тартышырлык куәтле мәмләкәт калкып чыга.

 

Әгәр без Белев сугышын шартлы рәвештә урта гасырларга хас гадәти бер бәрелеш дип кенә күзалласак, ул вакытта һәр мәктәп дәреслегендә тәфсилләп язылган 1242 елгы «Боз өсте сугышы» («Ледовое побоище») нәрсә була инде? Йомшак кына итеп әйткәндә, һичкайда сугышучыларының саны анык күрсәтелмәгән җирле характердагы бу «побоище» ике авыл арасында ызан өчен дөмбәсләшүне хәтерләтә һәм үзенең чын тарихы язылуын инде менә 750 ел буена зар-интизар булып көтә. Зилзиләләр кубарып бәйрәм ителә торган «Куликово сугышы» да шул ук дәрәҗәдә намуслы бәяләүгә мохтаҗ. «Бородино» да шулар рәтеннән...

 

Белев сугышы турындагы мәгълүматны урысның мәшһүр, моңарчы «дворян», «буржуаз» дип тамгаланып килгән тарихчылары – П.И.Рычков, M.Н.Карамзин, С.М.Соловьев хезмәтләрендә генә табарга мөмкин. Ләкин боларның әсәрләрендә бу сугышның барышы үтә берьяклы, тенденциоз тасвирланган, нәтиҗәсе бозып күрсәтелгән, төрле мифик уйдырмалар һәм хорафатлар белән «дәлилләнгән».

 

Олуг Мөхәммәд хан Василий Икенчегә зур игелек кыла

 

Вакыйганың асылы болай. 1425 елда Мәскәү кенәзе Василий (Беренче) Дмитриевич үлгәч, тәхет варисы булып аның 10 яшьлек улы Василий (Икенче) Васильевич кала. Ләкин аның яшьлегеннән файдаланып, бөек кенәз тәхетен мәрхүм Василий Беренченең энесе – Галич һәм Звенигород кенәзе Юрий Дмитриевич дәгъва итә башлый. Яшь кенәз һәм аның абзасы арасындагы низагка ике яктан да бик йогынтылы көчләр тартыла. Үзара тарткалашу, вакытлы килешүләрнең нәтиҗәсе булмагач, дәгъвачылар 1431 елда Сарай шәһәренә киләләр һәм, бәхәсне уңай хәл итү өчен, Алтын Урда ханы Олуг Мөхәммәдкә мөрәҗәгать итәләр. Әлеге бәхәскә 1432 елның язында хан хозурында нокта куела: Олуг Мөхәммәд бөек кенәз ярлыгын Василий Икенчегә ихсан итә. Шул көннән башлап яшь кенәз Мәскәү хөкүмәтенең чикләнмәгән идарәчесенә әверелә. Бу актны рәсмиләштерү өчен, Олуг Мөхәммәд Мәскәүгә үзенең Угълан исемле вәкилен җибәрә. Угълан ханның мәншурен, ягъни хокук бирү кәгазен укып, Василий Икенчене тәхеткә утырта. Шулай итеп, Олуг Мөхәммәд хан, Василий Икенчене тәхеткә утыртып, аңа ифрат зур игелек кыла.

 

Василий Икенче Олуг Мөхәммәдне куып җибәрә

 

Фәкать бу вакытларда Алтын Урданың хәле инде шактый тотрыксызлана, мәмләкәт эчендә әледән-әле фетнәләр кубып, кайчандыр ярты дөньяны дер селкетеп торган дәүләт көннән-көн таркалуга йөз тота. Олуг Мөхәммәднең энесе, Урда шаһзадәләреннән берсе булган Кече Мөхәммәд, үзенә шактый гына тарафдарлар туплап, абыйсына каршы фетнә оештыра. Фетнәдә тәхет өчен көрәштә башта Василий Икенченең көндәше Юрий Дмитриевичны яклап та, соңыннан уңышсызлыкка очраган көчле мирзалар да катнаша. Хәрби өстенлеккә ирешә алмыйча, Олуг Мөхәммәд, дошманнарының басымы астында, 1437 елда Сарайны ташлап чыгарга мәҗбүр була.

 

Олуг Мөхәммәд хан, гаиләсен һәм үзенә карата ихлас булган тарафдарларын алып, барлыгы 3 меңләп иярченнәре белән (аларның да күпчелеге хатын-кыз һәм бала-чага) Русия хөкүмәте чигенә килә һәм Тула тирәсендәге, ул вакытта Литва кенәзлегенә буйсынган Белев шәһәренә урнаша. Максаты хәрби хәлен ныгытып һәм Сарайда калган тарафдарлары белән элемтәгә кереп, яңадан үзенең тәхетен кайтарып алу була. Бу эштә Олуг Мөхәммәд үзеннән бөек кенәз ярлыгы алган, һәр җәһәттән кадер-хөрмәт күргән Василий Икенченең теләктәшлегенә һәм хәрби ярдәменә өмет баглый, чөнки хан Василийның бары тик үзенең ярдәме һәм ярлыгы аркасында гына Мәскәү тәхетенә чыккан кеше икәнен һичбер вакыт исеннән чыгармый. Ләкин Василий Икенче үзенең бәхетенә сәбәп булган һәм аның кулыннан чикләнмәгән власть кабул иткән ханга илтифат һәм ярдәм күрсәтми, бәлки, вәкилен җибәреп: «Безнең җиребездән китсен!» – дип куа.

 

Бу хәбәрне ишеткәч, хан гадәттән тыш гаҗәпләнә, барлык кылган игелекләренең заяга китүенә бик көенә, ләкин, үтә солтанәт иясе һәм мәгърур зат булганлыктан, кенәз илчесенә илтифат күрсәтү түгел, җавап та бирми. Василий Икенче, Олуг Мөхәммәдне көч белән чыгару өчен, үзенең туганнары Шемяка һәм Дмитрий Красныйны 40 меңлек гаскәр белән 3 меңлек хан төркеме өстенә җибәрә. Урыс гаскәренең Белевка килүен белгәч, Олуг Мөхәммәд эшнең коточкыч мөшкел икәнлеген аңлый һәм килешү сорап кенәзнең гаскәр башлыкларына илчесен җибәрә. Әмма Шемяка белән Дмитрий хан гозерен кабул итмиләр һәм шәһәргә һөҗүм итәләр. Бу һөҗүм вакытында ханның бер кияве дә һәлак була.

 

Икенче көнне Олуг Мөхәммәд гаскәр башлыкларына үзенең мирзаларын күндерә. Хан никадәр гозер итеп, үз тәхетен кайтарып алган тәкъдирдә, бөек кенәзгә элек алынган салымнарны кайтарып бирергә, моннан соң һич бер ясак алмаска, бәлки, үзе хәраҗ (дань) түләргә вәгъдә итеп, шуның өчен улы Мәхмүдне рәһенгә (әманәт) куеп калдырырга тәкъдим итсә дә, кенәз воеводалары ханның гозер-ялваруларын колакка да элмиләр. Ахыр чиктә Олуг Мөхәммәд, һичьюгы иртәгә кадәр генә форсат бирегез, дип ялварып карый, ләкин моның да нәтиҗәсе булмый. Җитмәсә, 3 меңле хан иярченнәренә каршы җибәрелгән 40 меңле урыс гаскәренә ярдәмгә Литваның Мцена воеводасы Григорий Протасьев гаскәре дә килеп җитә. Өстәмә көчнең микъдары 1 мең кешедән дә ким булмаган булса кирәк, чөнки Ш.Мәрҗани гаскәрнең гомуми санын 41 мең дип күрсәтә.

 

Олуг Мөхәммәд, Аллаһтан ярдәм сорап, көрәшкә кузгала

 

Шундый аяныч хәлдә калган хан, һичнинди ярдәмгә өмет баглый алмаганын күргәч, ныклы бер карарга килә. Ниһаять, Олуг Мөхәммәд бөтен шартын туры китереп тәһарәтләнә, бер агач күләгәсенә барып ике рәкәгать намаз укый, күз яшьләрен агызып дога кыла һәм Аллаһтан ярдәм вә яклау сорап, сугышыр өчен атына менә. Олуг Мөхәммәд иярченнәре арасында 1 мең чамасы кешедә генә корал һәм сугыш кирәк-яраклары булып, калганнары балта, күсәк шикелле нәрсәләр белән генә саклану мәҗбүрияте алдында калалар.

 

Менә сугыш башланып китә. Сүзне башта урыс елъязмасына бирәбез: «...и множество бысть вой русских, а татар велми мало; и под горой приидоша русстии полцы, и выехша татарове и почяша их сечи, а иные побегоша, и убиша Руси много велми... побиша рать русскую, тогда убиша бояр и князей множество, князь великий от’иде в мале дружине».

 

Ш.Мәрҗани бу вакыйганы болай тасвирлый: «41 меңлек урыс гаскәре бик аз санлы татарларга каршы тора алмыйча, тәмам җиңелеп һәм качып, күбесе татарларның көчле һөҗүмнәреннән, ә калганнары ачлыктан һәм суыктан кырылып һәлак булганнар. Хәтта гаскәр башлыклары да су буендагы яр астында качып кына котылып калганнар».

 

Ә менә Ризаэддин Фәхреддин болай ди: «Арыслан йөрәкле ханның ат өстенә менеп, «Аллаһу әкбәр!» дип һөҗүм итүе белән, Рүсия гаскәре һич сәбәпсез качарга кереште. Менә шушы бер мең халыктан 40 меңле гаскәр качып, хан гаскәре исә аның артыннан куып, тәмам кырып вә үтереп бетерде». Бу вакыйга 1437 елның 5 декабрендә була.

 

Тарихчы С.М.Соловьев шәрехләве

 

Белев сугышында Мәскәү гаскәренең тәмам кырылуы сәбәпләрен урысның мәшһүр тарихчылары төрлечә бозып аңлаталар һәм мифик дәлилләр китерәләр дип әйтеп үткән идек инде. Мәсәлән, С.М.Соловьев бу җиңелүнең сәбәпләрен Мәскәү гаскәренә ярдәмгә бөек кенәз үзе җибәргән Григорий Протасьевта күрә. Имеш, бу воевода хан ягына авышкан да, бөек кенәзнең Олуг Мөхәммәд белән сугышмаска, бәлки, аның белән солых төзергә һәм гаскәрне таратырга («распустил полки») дигән әмерен алып килгән. Мәскәү воеводалары бу хәбәрдән боегып калган, ә Протасьев, ханга кеше җибәреп, иртә белән урыс гаскәренә һөҗүм итәргә котырткан. Иртә, гөнаһ шомлыгына каршы, томанлы булган, һәм урыс сакчылары татарларның шәһәрдән чыгып, Мәскәү гаскәренә ташлануын күрми калганнар. Җитмәсә, Протасьев, һәммәсеннән дә алда йөгереп: «Беги! Беги!» – дип кычкырган һәм барысы да, котлары алынып, аның артыннан чапканнар икән.

 

Ризаэддин Фәхреддин фикере

 

Соловьевның Белев сугышын болай аңлатуын Ризаэддин Фәхреддин тәүҗиһ, ягъни фактларның астын-өскә китерү дип бәяли һәм хөкүмәтнең социаль заказын үтәгән тарихчының нәкъ шулай язарга «тиешлеген» искәртә. Ризаэддин Фәхреддин: «Халык, башкаларның дөрес сүзләреннән бигрәк, Соловьев кебек бөек тарихчының ялганнарына күбрәк ышана, – ди. Соловьев фаразын инкяр итеп, Фәхреддин болай дип белдерә: – Хатын-кыз, балачагалары белән күчеп баручы бер юлаучы төркемне куар өчен, әүвәл мәртәбә 40 мең кораллы гаскәр җибәрелә дә, шуларга ярдәм сыйфатында иртәгәсен яңадан ничә меңнәр гаскәр өстәлә, һәм дә бу ярдәмче гаскәр Мәскәүнең үзеннән түгел, бәлки, Литвадан җибәрелә. Гаскәр башлыклары артларыннан килгән Литва гаскәр башлыкларының авызыннан сөйләгән сүзләргә ышаналар, һичбер язу-фәлән сорамыйлар, имеш! Мондый урынсыз тәүҗиһ Соловьев тарихына керергә тиешле сүзме инде? Аллаһ гыйшкына бер җавап бирегез!»

 

Могҗизаи җиңүнең сәбәбе

 

Ш.Мәрҗани дә, Р.Фәхреддин дә бу могҗизаи җиңүнең сәбәпләрен, нилектәндер, шәрехләп тормыйлар. 40 меңле гаскәрне 1 меңле сугышчылар төркеменең пыран-заран китерүен, безнеңчә, болай гына аңлатырга мөмкин. Көчләрнең чамасыз тигезсезлеген истә тотып, урыс воеводалары Олуг Мөхәммәднең сугышу ихтималын башларына да китермиләр. Әмма өметсез хәлдәге хан иярченнәренә «беткән баш беткән» дигәндәй, аҗагандай һөҗүм итүдән башка чара калмый. Ә аннары инде сугыш язмышын кинәтлек, паника, Урда татарларыннан канга сеңгән традицион курку хәл итә.

 

Бу җиңү Казанның күтәрелүенә сәбәп була

 

Белев сугышы нәтиҗәләре үзен озак көттерми. Бу гаҗәеп җиңүдән соң Олуг Мөхәммәд, бер дә һаваланмыйча, сахра юлы белән барып, Иделне кичә, борынгы Болгарга караган, ләкин ул вакытта урыс һөҗүмнәре аркасында җимерелгән Казан хәрабәсен төзекләндереп, агач шәһәр бина итә. Озак та үтми, инде әйтеп үтелгәнчә, Мәскәү хөкүмәтенең күңеленә шом салган көчле Казан ханлыгы күтәрелеп китә. Ул Олуг Мөхәммәд заманында шулкадәр куәт хасил итә ки, хәтта бер сугышта хан гаскәре Василий Икенчене әсир итеп ала, аннары, бөек кенәз азат ителгәч, солых шартлары буенча Мәскәү хөкүмәте Казан хөкүмәтенә зур контрибуция түли, удел кенәзлеге сыйфатында татар шаһзадәләре яки ханнары тарафыннан идарә ителгән Касыйм ханлыгы төзергә мәҗбүр була, Касыйм ханнарына салым түләп тора һ.б.

 

Зур кодрәт иясе һәм үтә эшлекле Олуг Мөхәммәдең абруе бик нык үсә, аңа хәтта Бату хан заманнарын кире кайтарырга сәләтле гайрәтле зат дип карый башлыйлар. Әмма Белев каһарманына үзенең зур планнарын тормышка ашыру насыйп булмый, хәрби һәм сәяси шанының иң югары ноктасында 1445 елда Олуг Мөхәммәд дөньядан китә. Казан ханлыгының куәтен һәм халыкара абруен аның улы Мәхмүд – Белев сугышының икенче бер каһарманы ныгыта башлый.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 5
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи