Журнал «Безнең мирас»

Авылыбыз тарихыннан

2000 елның 6 июлендә ТР Мәдәният министрлыгы һәм Арча районы хакимияте тарафыннан, Арча урман хуҗалыгы ярдәме белән Гөберчәк авылында Татарстан Республикасының халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Сөнгатулла улы Мәһдиевнең мемориаль музее ачылды. Шул көннән башлап биредә, әдип һәм аның нәсел-нәсәбенә нисбәтле төрле мәгълүматлар, экспонатлар туплау белән бергә, Гөберчәк авылының да тарихы өйрәнелә. Ә инде авылыбызның тарихын Мөхәммәт Мәһдиевнең «Торналар төшкән җир­дә», «Бәхилләшү» кебек әсәрләре һәм дистәләгән мәкаләләреннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Сезнең хозурыгызга да әдипнең музей фондында сакланучы «Авылыбыз тарихыннан бер кисәк» дип исемләнгән мәкаләсен тәкъдим итәм. «Арча хәбәр­ләре» газетасының 1991 елның 3 декабрь санында басылып чыккан әлеге язма төбәкне өйрәнүчеләр өчен кызыклы булыр, дип уйлыйм.


Мәкаләне укый башлаганчы, андагы кайбер мәгълүматларга тукталып үтик.


Авылыбызның әүвәлге мәчетен төзеткән игелекле шәхес Габдрахман Әхәт улы Ишморатов (1857-1922) – 1 нче гильдия Казан сәүдәгәре, эшмәкәр, җирбиләүче. Аның Арча районы Үрнәк авылында ат заводы, Казанбаш авылында май заводы, бәз мануфактурасы, Казанда чәй үлчәү-бүлү бинасы булган. Атларына күп мәртәбә Россия һәм чит илләрнең дәрәҗәле бүләкләре бирелгән.


Сөнгатулла абзый исә, Мөхәммәт Мәһдиевнең әтисе, заманында авылыбызның имамы һәм мөдәррисе булган. Музеебызда аңа нисбәтле экспозиция бар.


М.Мәһдиев Гариф Ахуновны Ярулла староста нәселеннән икәнлеген телгә ала. Мәгълүм булганча, әдипнең әнисе Бибинур, Гөберчәк авылы кызы, Кече Өчиле авылының Ахунҗанына кияүгә чыккан. 2001 елдан авылыбызның бер урамы Гариф Ахунов исемен йөртә.


М.Мәһдиев «манара ук куя алмаслар инде безнең төбәктә», дип яза. Әдипнең 1991 елда ак кәгазьгә басылып калган хыялы 2005 елның ноябрендә генә гамәлгә ашты – авылыбызның үзәгендә өр-яңа мәчет халыкка иман нуры чәчә башлады. Әмма, музей тө­зелгән көннәрдә, данлыклы Габдрахман Ишморатов салдырган, Сөн­гатулла хәзрәт имамлык иткән, йөз елдан артык тарихка ия мәчет бинасы авария хәлендә дип сүтелде, аның урынына башлангыч мәктәп төзелде. Кызганыч, 2014 нче елның сентябреннән бу мәктәптә укулар туктатылды.


Халидә Габидуллина, 
Мөхәммәт Мәһдиев музее җитәкчесе



Гөберчәк авылына мәчетне XIX гасыр азагында-XX гасыр башында Казан арты бае Габдрахман Ишморатов салдырган. 1915 елга кадәр анда Кышкар мәдрәсәсен тәмамлаган Хәким хәзрәт муллалык иткән. Ул зур укымышлы кеше булган, чыгышы белән дә шул Кышкар ягыннан. Аның бер малае Нурислам Беренче Бөтендөнья сугышында үлеп калган, икенче малае Шәйхелислам авылның мөәзине булып хезмәт иткән. 1914 елны Хәким хәзрәт авырып китә. 1961 елда мин аның архивыннан «Кыйссаи Йосыф»ның бер кулъязмасын табып Казанга илтеп бирдем, гыйльми әдәбиятка ул кулъязма 37 нче сан белән кереп китте һәм ул бөтен дөньяга «Гөберчәк кулъязмасы, Мәһдиев нөсхәсе» дигән исем астында мәгълүм. «Кыйссаи Йосыф» китабында (1983, Казан) Хәким хәзрәт турында кыскача мәгълүмат та бар. Поэманы тикшергән игелекле галим Ф.Фәсиев Гөберчәк кулъязмасын текстология, графика һәм палеография (хәрефләр формасы) ягыннан әһәмиятле дип билгели.


Хәким хәзрәт авырып киткәч, Гөберчәк халкы яшь мулла эзли башлый. Бу хәбәр Сикертән авылында яшәүче бер тол хатынга ишетелә. Аның бөтен булган малайлары сугышка алынырга тиеш икән. Арадан берсе – Сөнгатулла исемлесе, мәдрәсә тәмамлаган икән. Тол хатынга әйтәләр: улыңны мулла итсәң, сугыштан калдырып була, дип. Чыннан да III һәм IV Дәүләт думасы депутаты Галиәсгар Сыртланов таләбе белән татар-башкорт муллаларын хәрби хезмәттән азат итү турында закон чыгарылган була. Тол хатын Шәмсикамал бу турыда хәбәрдар икән. Сугыш башлануга аның бер малаен алалар: карчык кайгыдан югалып кала, кулыннан эш төшә. Ике көннән соң (август башы) икенче улын чакыртып алалар. Карчык урынга егыла. Атна үтми – өченче улын, укымышлысын, аеруча яратканын сугышка алалар, карчык, хәсрәттән торып утыра һәм эшкә керешә. Гөберчәк авылына торып йөгерә һәм халыктан приговор җыйдырып, шуны күтәреп волостька чаба. Ул вакытта почта бик төгәл эшләгән, приговор һәм аның белән волостьның үтенече 10 августта Казан шәһәрендә урнашкан 95 нче запас батальонның командирына килеп керә. Беренче резолюция: «отказать». (Бу документларның барысы да миндә сак­лана.) Сөнгатулла солдатның 95 нче запас батальондагы 5 нче рота командирына язган «Докладная записка»сында аның Арчадагы урыс-татар училищесын уңышлы тәмамлавы, Оренбургтагы Диния нәзарәтеннән «имам-хатыйп, мөгаллим булырга яраклы» дигән белешмәсе булуы һәм Гөберчәк халкының аны мулла итеп сайлаулары (приговор) турында әйтелгән. Һәрхәлдә, бераз резолюцияләр сала-сала, аны Алатырьдан кайтарып җибәргәннәр. Тол карчык теләгенә ирешкән. Солдат кайткан – телисеңме, теләмисеңме, хәзер инде Гөберчәк авылына барып Хәким хәзрәттән мәхәлләне кабул итәргә кирәк...


Әмма Гөберчәк авылы алпавыт Габдрахман Ишморатов йогынтысында. Мәчетне шул салдырган, димәк, мулласын да ул куярга тиеш. Г.Ишморатов, гадәттә, Гөберчәк авылындагы Мөсә­гыйт байда туктый. Килә, авыл ба­ла­­ларына бушлай китап тарата, крестьяннарның ат нәселен яңарту буенча эш алып бара, мәчетне карап чыга. Бу юлы да, килгәч, авылның булачак мулласын Мөсәгыйт бай өенә чакырталар. Чәй мәҗлесендә Ишморатов әлеге солдатны сынап карый: мулла булырга яраклымы, юкмы? Ә тегесе ун ел буе Сатыш мәдрәсәсендә укыган. Алпавытка ошап куя бу егет һәм Ишморатов аңа фатиха бирә: авылны кабул ит, староста белән бергәләп халыкны тәрбияләгез, йорт-җир, урам-тыкрыкларны, чишмәләрне карагыз, халыкның әхлагын күзәтегез. Ул вакытта авылда Ярулла исемле кеше староста була (мин аны әле картлыгында күреп белә идем, киң җилкәле, бияләйләре җиргә тиям дип салынып торган озын куллы мәһабәт карт иде, кырык беренче елда үлде, Гариф Ахунов шул нәселдән, дип беләм).


1915 елның 9 ноябрендә Гөберчәк авылында мәктәп ачыла. Төрле елларда туган малайларның (нигездә 1900-1905 елгылар) исемлеге булдырыла – барлыгы 57 малай. Боларның барысын да диярлек мин күреп белә идем, аларның бик күбесе Ватан сугышы фронтларында һәлак булды. Сөнгатулла мөгаллимнең беренче «наборы»ның исемлеге миндә саклана. Мәкаләне язар алдыннан моны тагын бер мәртәбә карап чыктым: исәннәрдән ике генә кеше – Әхмәдуллин (Хәмитов) Нигъмәтҗан, Хәнәфиев Ислам Ватан сугышында яраланып кайттылар, агротехник, бригадир булып колхозга хезмәт иттеләр. Гөберчәк авылында алардан да өлкән берәү дә юктыр инде.


1936 елга кадәр мәчет эшләде. Муллалыгыннан 1918 елда рәсми рәвештә баш тартса да, Сөнгатулла кулында мәчет ачкычы саклана. 1929 елда латин хәрефенә күчкәнче («Яңалиф») ул шунда балалар укыта, 1930 елда «Яңалиф» буенча әзерлегем җитми», дип укытудан баш тарта. 1925-1926 елларда ислам дине, аның халыкка зарары турында күп җирдә дискуссия-бәхәсләр оештырыла. Бәхәс-дускуссиянең иң зурысы (1926 елда булса кирәк) Арчада уздырыла. Минем белүемчә (расларлык документларым кулда юк), бу дискуссиядә галим Г.Шнаси*, ике-өч тапкыр кыйбласын алыштырып, төрле Аллага хезмәт иткән шагыйрь Нәҗип Думави катнаша. Бәлки әле Богырослан мулласы, Октябрь борылышыннан соң татар муллаларының «кара эшләре», «ислам диненең халыкка зарары» турында китаплар язып, Мәскәүдә «Фән һәм дин» исемендә журнал чыгарып яткан, динне, Тукайны сүккән, ләкин үзен мөселманча җеназа укытып, юып, кәфенләп күмәргә васыять әйткән Чыгътай да (Галиәсгар Гафуров) Арчага килгәндер. Шул елның газета төпләмнәрен карарга кирәк. Һәрхәлдә, Сөнгатулла абзый ул бәхәсләрдә катнашкан, анысы – факт.


1935 елның ахырында булса кирәк, авыл советы һәм колхоз активистлары мәчет ачкычын алу өчен көрәш башладылар. Шәйхелислам мөәзин, аның урынына еш кына манарадан азан әйтүче Мөхәммәтсафа карт борчылып йөгерештеләр... Ачкычны Сөнгатуллага китереп бирделәр. Ләкин көннәрдән беркөнне власть ияләре аннан мәчет ачкычын алдылар һәм шул көнне мәчеттә «вичыр» ясадылар. Мәчет манарасына 1929 елда колхоз оешканда бер тапкыр флаг элгән булганнар инде. Ачкыч кулга кергәч ул флаг, манарада ук булмаса да, мәчет түбәсенә гел эленде. Сталин туган көнгә дә, Ленин үлгән көнгә дә, Париж Коммунасына да, 8 Мартка да... Мәчет ишегалды ямь-яшел тавык үләненнән генә тора иде. Без, бөтен урам малайлары, шунда уйнап үстек. Хәер, кызлар да. Хәтфә чирәм өстендә нинди генә йөгереш-куышлар, сынамышлар булмый иде...


1937 елның декабрендә авылның элеккеге мулласы, 1915-1929 еллардагы мөгаллиме Сөнгатулланы НКВД органнары кулга алды һәм, унҗиде көн төрмәдә тоткач, атып үтерде. 1939 елны мәчетнең манарасын кистеләр. Май ае иде. Мәчет янына кара болыт булып халык җыелды. Әни бу фаҗигане күрмәс өчен күрше Сикертән авылына йомыш табып китте. Манара шыгыр-шыгыр килеп озак чайкалды. Моны кисүчеләр Сикертән ТБУМнең (тулы булмаган урта мәктәп) математика укытучысы Фәизов Мәгъсум (Саба районы Оет авылы егете дип хәтердә калган) һәм Гөберчәк башлангыч мәктәбе укытучысы Гатият Әсәдуллин (Яңа Масра авылы егете) иде. Манара гөрселдәп ауды, аның цинк­тан коелган ике шарлы ае (өч метрлар чамасы озынлыкта) безнең бәрәңге бакчасына очып төште. Аны шундук пар ат җигелгән арбага салып Арчага озаттылар. Манара тактасыннан мәктәпкә утын лапасы, бәдрәф салдылар. Халык манара кисүчеләргә бик рәнҗеде, аларны каргады. Ни хикмәттер, шул ук җәйне М.Фәизовның кулы шеште, халык телендә «сырхават» дигән бер авыру бар, «Фәизовка сырхават булган, кулы чери икән», дигән хәбәр таралды. Бераздан ул ниндидер бер махинациядә гаепләнеп төрмәгә дә керде бугай (бу турыда мәктәп ветераны, Иске Му авылында яшәүче Гөлниса апа Фәһмиева белә). Әсәдуллин Гатият исә Ватан сугышында һәлак булды.


Гомерләренең соңгы минутларында бу кешеләрдә халык күңелен рәнҗеткәннәре өчен үкенү хисе булгандырмы-юкмы, хәзер инде әйтүе кыен. Хәзер күп кенә ветераннар «заманы шундый иде», дип акланалар. Әмма, мәчет-манарасын кисәргә берәүне дә беркем дә мәҗбүр итмәде. Аны кискән өчен, әгәр ялгышмасам, күпмедер күләмдә акча да түлиләр иде кебек... Халкы ныграк торган авылларда манаралар исән калды.

Мәчет бинасы Гөберчәк авылында әле дә тора. Аның астында – клуб. Өске катын хәзер дә мәчет, китапханә итеп файдаланырга була. Хельсинкида (Финляндия) шулай, мин анда булдым. Шәһәр муниципалитетыннан бер бинаны алганнар да, шунда татар мәктәбе, шунда буфет, ашханә, намаз-нияз өчен зал, китапханә... И утыралар тройка-костюм кигән егетләр, и сөйләшәләр телефоннан, и басалар компью­тер кнопкаларына... Безгә бит инде мулланы болай тасвирлап килделәр: яшел чапанлы, капкорсаклы, таяклы, чалмалы... Без шулай тәрбияләнгән. Әмма Көнбатышта алай түгел. Хәтта Көнчыгышта да. Мулла аларда өч-дүрт тел белә, европача киенә, рок музыка да тыңлый, кинофильм да карый. Чит илләрдә диннән көлмиләр.


Ничек кенә булмасын, мәчет – изге, пакь урын. Аның янында гел пакьлек кенә булырга тиеш. Хәзерге тимер юл станцияләрендәге кабахәтлектән генә торган бәдрәф кебек нәрсәләрне мәчет территориясендә тотуны ислам дине тыйган. Мәчет яныннан кырык адым киткәч кенә үзеңнең табигый хаҗәтләреңне үтәргә мөмкин, дип өйрәткән ислам.


...Элек яшел-хәтфә чирәм белән түшәлгән Гөберчәк авылы мәчетенең ишегалдын күптән бетерделәр инде. Сугыштан соңгы елларда җитәкче иптәшләр гел читтән булды шул. Хәзер анда сазлык: трактор, комбайн борыла. Алар борылган җирдә нәрсә калганын без беләбез инде. Быел Апас, Чүпрәле, Буа, Чистай якларында халык мәчет салып ятканда, авылыбыз җитәкчеләренә мин дә язма рәвештә дәшеп карадым: манара ук куя алмаслар инде безнең төбәктә, һичьюгы шул ишегалдын сак­ларга иде... Юк, булмады. Балаларга тәрбия урыны булган элеккеге хәтфә ишегалдына быел ясин чыктылар. Манара кисүчеләрнең рухы әле дә яши. Бик кызганыч. Без бик кара як шул...


Мәкаләнең журналдагы исеме: "Авылыбыз тарихыннан бер кисәк"

Теги: Мөхәммәт Мәһдиев Яңалыклар

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру