Журнал «Безнең мирас»

2015 ЕЛГЫ ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНАТЫ БАРГАН КӨННӘРДӘ КАЗАНГА 170 МЕҢГӘ ЯКЫН ТУРИСТ КИЛДЕ

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты барган вакытта Татарстанда 170 меңгә якын турист кунак булган. Казанда кунакханә броньлаштыру чаралары хәбәр иткәнчә, беренче туристлар ДЧ-2015 старт алганчы, 18 июльдә үк килә башлаган. Казан кунакханәләренең 18 июльдән 8 августка кадәр чорда тулу дәрәҗәсе — уртача 95 процент, 9 августтан 16 августка кадәр 70 процент тәшкил иткән.
Кунаклар Татарстан Республикасының төп истәлекле урыннарында һәм туристлык үзәкләрендә — Казан Кремле, борынгы Болгар каласы, Свияжск утрау-шәһәре, Алабуга һәм Чистай шәһәрләрендә булган. Казан Кремленә 320 мең, Болгарга 61 мең, Свияжск утрау-шәһәренә 22,6 мең, Алабугага 16,5 мең турист һәм экскурсант сәяхәт кылган.
Россия федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, 20 июльдән 18 августка кадәр чорда Казанга 6859 чит ил гражданы килгән. Чемпионат ярышларына иң күп туристлар Германия, Украина, Төркия, АКШ, Кытай, Франция, Италия һәм Европаның башка дәүләтләреннән килгәннәр. Казанда шулай ук Япония, Корея, Канада һәм Австралия туристлары да булган.
Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру