Журнал «Безнең мирас»

Юрий Камалтынов: “Безнең өчен бу сайлау кампаниясенең закон нигезендә төгәл узуы мөһим”

Ул сайлауларның тыныч, оешкан төстә узачагына ышанычын җиткерде.
(Казан, 13 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Без финиш сызыгына чыктык. Республиканың муниципаль һәм шәһәр округларында сайлау участокларындагы вәзгыятьне игътибар белән күзәтәбез. Барлык 2802 сайлау участогына күзәтүчеләр юлланды”, - дип белдерде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмати үзәгендә узган брифингта.
Спикер партиядән тәкъдим ителгән 6 меңнән артык кандидатның күпчелегенең шәһәр һәм авыл җирлекләре советларында үз урынын алачагына өметен баглады. “Безнең өчен бу сайлау кампаниясенең закон нигезендә төгәл узуы мөһим. Барлык 2802 сайлау участогына күзәтүчеләр юлланды. Тавыш бирү барышын даими күзәтәбез. Җирле бүлекләрдә “Бердәм Россия” партиясенең башкарма комитетлары белән даими элемтәдә торабыз. Тавыш бирү барышында әлегә проблемалар юк. Көн дәвамында сайлау процессы закон нигезендә барыр дип ышанабыз”, - дип билгеләп узды Юрий Камалтынов. Ул сайлауларның тыныч, оешкан төстә узачагына ышанычын җиткерде.

Теги: рәсми хәбәрләр Сайлау - 2015

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру