Журнал «Безнең мирас»

Тукай юлының бу елгы яңа маршруты һәм вакыты билгеле

«Тукай юлы» маршруты буенча сәяхәтләр дәвам итәчәк. Узган елларда Иске Казаннан - Кушлавычка, Арчадан Мәтәскә, Мөндеш, Иске Кырлай авыллары аша Яңа Кырлайга җәяүле маршрутлар оештырылды. Автобус, ат белән дә “Тукай юлы” узылды. Казаннан туры Яңа Кырлай авылына 9 сәгать дәвамында җәяүләү кайтучылар да бар. Быел исә, “Тукай юлы” Кушлавыч - Яңа Кырлай маршруты буенча җәяүле сәяхәт июнь башында оештырылачак. Бу хакта Арча районында “Бердәм Россия” фиркасе көне уңаеннан оештырылган җыелышта ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова белдерде. Ул авыл җирлекләрендә яшәүчеләрне бу проектка актив катнашырга һәм эшлекле хезмәттәшлеккә өндәде.


“Тукай юлы” проектының максаты – татар халкының гореф-гадәтләрен, тарихын, әдәбиятын пропагандалау. Алдан билгеләнгән маршрут буенча туристлар җәяү дә, ат яки велосипед белән дә узарга мөмкин. Әгәр дә бу проект буенча кешеләр йөри башаса, аның мобиль кушымтасы да эшләнәчәк, туристларга хезмәт тә күрсәтү кирәк булачак, авылларда яңа эш урыннары  да булдырылырга мөмкин.  Проектның ТР Перзиденты Рөстәм Миңнехановка да презентациясе булган. ТР Мәдәният министрлыгы, Туризм буенча дәүләт комитеты безнең белән бер фикердә,  район, авыл халкының да ярдәменә өметләнәбез, дип белдерде Римма Атлас кызы Ратникова.


Фотоларда узган елның ноябрь аенда Арча-Мәтәскә, Мөндеш - Иске Кырлай - Иябаш - Яңа Кырлай авыллары буенча оештырылган "Тукай юлы" маршрутында катнашучылар



Теги: Редакция Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру