Журнал «Безнең мирас»

Татарстанда сайлауларда арест астында булган гражданнар да катнаша

Яшел Үзәндә арест астында булучыларның тавыш бирүен ТРда кеше хокуклары вәкиле Сәрия Сабурская тикшерде
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президентын һәм Яшел Үзән шәһәр советы депутатларын сайлауга арест салынганнар да хокуклы: тавыш бирү өчен күчмә урна полиция бинасына куелган. Процедура башланыр алдыннан тоткарланучылар янында Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская булды.
Тавыш бирү көнендә ул ябык типтагы учреждениеләрдә, шул исәптән тикшерү изоляторлары, хастаханә, интернатларда, була. Тикшерүнең максаты бер - аерым шартларда булган гражданнарның үз конституцион хокукыннан файдаланып, тавыш бирү мөмкинлегенә инану.
Бүгенге көндә Яшел Үзән вакытлы тоту изоляторында ике тәртип бозучы бар. Аларның берсе сайлауда катнашу теләген белдергән. Махсус приемниктагы 35 кешенең 18е ТР Президенты һәм җирле шәһәр советы депутатларын сайларга теләгән. Сәрия Сабурская сүзләренчә, Яшел Үзән вакытлы тоту изоляторында тавыш бирүгә әзерлек буенча кисәтүләр юк.
"Изолятор 1нче мәктәптә урнашкан участок комиссиясенә беркетелгән, хәзер шуннан тавыш бирү урнасын алып киләләр. Тоткарланучылар тавыш бирәчәк урын бар. Мин тоткарланучылар белән сөйләштем, кайберләре тавыш бирергә теләүләрен әйте, кемдер - юк, чөнки алар Яшел Үзәндә теркәлмәгән".
Моннан тыш, Сәрия Сабурская Үзәк район хастаханәсендә дә булды, анда да тавыш бирү процессын оештыру һәм аның барышын бәяләде.

Теги: рәсми хәбәрләр Сайлау - 2015

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру