Журнал «Безнең мирас»

Озын гомерле бул, “ОрнашБаш”!

Ай-яй уңган да соң Арча районы Орнашбаш авылы яшьләре! Кайсы яктан гына алып карама: спортта да сынатмыйлар, мәдәнияттә, мәгарифтә дисеңме... Авыл эчендә мәш килеп “кайныйлар”. Ә сезнең берәр авыл тормышын чагылдырган махсус газета турында ишеткәнегез бар идеме әле? Орнашбаш яшьләренең уртак тырышлыгы белән уйлап табылган әлеге проект - менә шундыйлардан.


Сүзем “ОрнашБаш” дип исемләнгән иҗат һәм хезмәт җимеше турында. Әлеге газета менә инде 3 ел дәверендә айга бер тапкыр 100 данә тираж белән авыл халкын куандырып килә.
Күп булмаса да, 3 ел – сыналган вакыт аралыгы. Шул уңайдан 10 февраль көнне авыл мәдәният йортында бик матур чара – авыл бәйрәме булып узды. Орнашбаш авылы китапхәнәчесе Гәрәева Венера апа белән мәдәният йорты җитәкчесе Гөмәрова Гөлназ апа оештыруындагы әлеге бәйрәм кичәсе бик җылы мөһиттә үтте. Ул тамашачыларны авыл газетасының килеп чыгу тарихы белән таныштыруга, булган нәтиҗәләр белән уртаклашып, киләчәккә планнар турында сөйләшүгә багышланган иде. Зал тутырып килгән тамашачы арасында ак яулыклы әбиләрнең күп булуы – аеруча матур күренеш. Газетаны кайсы буын яратып укыганын шуннан да аңлап була. Гомумән авыл халкы рухи байлыкка тартылучан бит ул. Ә үзешчәннәр көче белән оештырылган андый бәйрәмнәрдә ял итү - үзе ни тора!


Кичәнең төп геройлары – проект җитәкчесе – Рәдис Хәкимов, консультант – Фәнүзә Габдрахманова һәм баш редактор, макет әзерләүче, битләргә салучы, хатлар бүлеге - Ленар Вәлиев. Моннан тыш, Ленар - “Арча хәбәрләре”, “Әтнә таңы” газеталарының да актив хәбәрчесе һәм, узган елгы нәтиҗәләр буенча, “Публицистика” номинациясендә Гариф Ахунов исемендәге Республикакүләм премия лауреаты да.



“ОрнашБаш” газетасының даими басылып баруында да Ленарның тырышлыгы искиткеч зур һәм мактауга лаек. Җаваплылыкны үз җилкәсенә алган, тыйнак һәм шул ук вакытта үткен каләм иясе - бу егетнең эшен җиренә җиткереп башкаруы, авылдашларында соклану һәм хөрмәт белән беррәттән горурлык хисләре дә уята. Әлеге газета идеядан алып укучысының кулына килеп кергәнче күпме хезмәт башкарылуын авыл халкы яхшы аңлый һәм кулыннан килгәнчә Ленарга ярдәм итәләр. Газета өчен мәкаләләр язалар, хикәя - шигырьләре белән уртаклашалар, шәхси архивтан фотолар белән бүлешәләр һәм матди ягы турында да онытмыйлар. Авыл газетасын уку күңелле бит ул – бар та таныш, бар да - үз.


Уйлап карасаң, әлеге газета авыл яңалыкларын чагылдырып барудан тыш тагын күп кенә максатларны үз эченә ала. Шулар арасында иң мөһиме – ул тарих. Бу хакта авылның хөрмәтле кешесе, Орнашбаш мәчете имамы, “Туган авылым минем Орнашбашым» китабы авторы – Мөнир Касимов билгеләп үтте. “Авыл турында газета чыгару – ул бәреп чыккан чишмәгә тиң. Безнең бурычыбыз – җаваплылыкны үз өстебезгә алып, аны саклау. Авыл тормышын чагылдырып бару - патша заманыннан килгән гадәт, ул вакытта көн саен стена газеталары чыгару булган, уңай һәм тискәре гамәлләрне кызыл һәм кара такталарга язып барганнар. Шул рәвешле авылда бар да уртага салып хәл ителгән”, - диде ул, яшьләрнең эшләрен хуплап.


Орнашбаш авылы электән дан тоткан авыл, биредә колхоз гөрләп эшләгән, халкы тырыш һәм зыялы булган. Тарих - шуңа дәлил. Ә “ОрнашБаш”та чагылып барган бүгенге көнкүреш – ул киләчәк буын тарихы өчен әзер “продукт”. “Бердәмлектә – көч” диләр бит. Биредә моны өлкәннәр дә аңлый һәм, күрәсең, яшьләргә дә “сеңдереп” киләләр...
Яшьләр булса - шундый булсын: туган авыллары өчен янып торган, тапкыр, мәгънәле, үрнәк булырдай!.. Шул очракта, авылның киләчәге дә ышанычлы кулларда! Озын гомерле бул, “ОрнашБаш”!
Ләйлә Арсланова, Арча

Теги: Ләйлә Арсланова Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру